Домой Общество Концертларны туктатырга кирәкме?

Концертларны туктатырга кирәкме?

0
Концертларны туктатырга кирәкме?

Мобилизация башлангач, рус эстрадасының кайбер артистлары концертларын кичектерә башлады. Татар эстрадасында концерттан баш тартучылар юк әлегә, әмма җырчылар бик борчыла. “Концерт кайгысымы хәзер халыкта? Бәлки куймаскадыр? Нишләргә икән?” – диләр.

Артистлар аһ-ваһ килгән арада Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов бу хакта үз фикерен белдерде. Һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып…  

“Кичә минем туган ягым – Уразавылда ( Түбән Новгород өлкәсе) “Халык җәүһәрләре” проектының бу сезондагы беренче концерты узды.  

Беренчедән, “җәүһәрләр”емне җылы кабул иткән якташларыма, ихлас кунакчыллык күрсәткән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт!  

Нишлисең инде, бу концертны оештыру да, үткәрү дә психологик яктан бик авыр булды. Чөнки бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер, һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты…  

Шулай да халык концертка килде (85 процентка зал тулы иде). Халык концертка килде һәм … елап утырды . Сәхнәдән агылган моңлы – сагышлы җырлар залдагыларның эчке халәтенә бик тә туры килгәндер шул. Гадәттә, шау-шулы якташларым бу юлы тын да алмый тыңладылар, урыннарына сеңеп утырдылар. Соңыннан исә килеп, елый-елый рәхмәт әйттеләр: “Азга гына булса да, тынычландырдыгыз бит сез безне”, – дип.  

Әйе, җыр – ул күңел ачу чарасы гына түгел. Җыр – ул юатучы да, чистартучы да, җыр – ул өмет тә…  

Димәк, безгә хәзер концертларны туктату түгел, киресенчә, арттырырга кирәк!   

Бу көннәрдә татар артисты үз халкы белән бергә булырга тиеш. Артистның миссиясе бит кешене көлдереп йөрү генә түгел, ә аның күңелен дә күтәрү, аның хәленә дә керү, бигрәк тә авыр вакытта. Халыкка безнең ярдәм кирәк – рухи ярдәм, мораль ярдәм…  

“Халык җәүһәрләре” иртәгә – Сабада, аннары – Арча, Буа, Мамадыш, Актаныш, Азнакай, Казан…  

Ходайдан дөньяларның тизрәк тынычлануын телим!” – дип язган Рифат Фәттахов.  

Чынлап та, артистлар халыкны җыр белән юатырга, җыр белән халыкка терәк булырга тиеш. Хәтта сугыш елларында да җырчылар концерт куеп йөргән. Иң авыр вакытларда татарга җыр-моң ярдәм иткән. “Килешми”, “яхшы түгел”, “дөрес аңламаслар” дигән сүзләр монда урынсыз. Артист кеше бернигә карамастан җырларга тиеш.     

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан