Домой Жизнь татар Татары в России и в мире «Тәмсез сөйләгән кешене тыңлаганда күңел болгана»

«Тәмсез сөйләгән кешене тыңлаганда күңел болгана»

0
«Тәмсез сөйләгән кешене тыңлаганда күңел болгана»
Фото: tatar-congress.org

Тел турында сөйләшеп утырганда, бер дустым: «Тәмле итеп сөйләгән кешене тәмле әйбер ашаган кебек рәхәтләнеп тыңлап утырасың», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде. Мин исә: «Тәмсез сөйләгән кешене тыңлаганда күңел болгана», –  дип өстәгән идем. Инде менә ничә еллар узгач, әлеге сөйләшү яңадан искә төште. Төшмәс иде, сәбәбе бар: телебез «тәмсезләнә» бара.

Мин моны татар теленең «бәйсезлеге» югала бару белән дә бәйлим. Һәр телнең интернациональ сүзләргә баюы табигый инде ул, тик алар безне артык басып китә башлады кебек. Гомер буе «күрше тавыгы»на кызыгын яшәгән Россиядә башкача булмый да, ахрысы. Сөйләшкәндә бер генә чит сүз кыстырсак та, без үзебезне бер башка үсеп киткәндәй итеп тоябыз. Круто, да?

Телнең «тәмсезләнүендә», чүпләнүендә аны кулланган кеше үзе гаепле. «Син болай әйт, болай итеп сөйлә!» – дип берәү дә авызга китереп сукмый. Дөрес, телне зәгыйфьләндерү, аны кулланылыштан кысрыклап чыгару өчен дәүләт күләмендә дә күпмедер дәрәҗәдә эш башкарыла. Мондый сәясәткә каршы тормаган, дөресрәге, торырга теләмәгән өчен кемне гаеплисең?

Хәтерлим, Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгәч, ана телебез дәүләт теле статусы алгач, кайбер депутатларыбыз, законнарны да ике телдә кабул итәргә кирәк, дигәннәр иде. Ягъни закон язылганда ук ике телдә язылырга тиеш. Тик бу тәкъдим колак яныннан выжлап узды да китте. Җаваплы иптәшләр, бәлки, Мәскәүдән шүрләгәннәрдер, бәлки, урыс кардәш «обидется» дип уйлаганнардыр, ә, бәлки, үзләренә өстәмә мәшәкать аласылары килмәгәндер. Бит закон татар телендә язылса, кабул ителсә һәм гамәлгә керсә, бездә татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылырга, хакимият әһелләре татарчаны су кебек эчмәсәләр дә, ипилек-тозлык белергә, һәрхәлдә, икенче дәүләт теленә дә хөрмәт белән карарга тиеш була. Без үз эшендә ике дәүләт телен дә кулланганнарга өстәмә түләүгә кагылышлы закон проектын да хупламадык. Чөнки кемнәрдер, йомшак кына әйткәндә, «обидеться могут» дип уйлаганбыздыр.

Ниһаять, ана телебез «калькалар чоры»на килеп керде. «Калька» – француз сүзе, «чит тел элементын алып эшләнгән берәмлек» дигәнрәк мәгънәдә. Ягъни «күчермә», «копия» була инде. Аның «копия»се дә латинча бит әле, безнеңчә «күплек» дигән мәгънәне аңлата. Бүген телебез шактый ук дәрәҗәдә «калька», «копия» чолганышында  яши. Сүзнең, җөмләләрнең матурлыгы, тәме генә түгел, мәгънәләре дә үзгәргәли. Бездә хәзер бөтен эш кәгазьләре дә диярлек рус телендә. Татарчалары, нигездә, әлеге дә баягы «калька».

Һәр телнең җөмлә төзелеше – үзенчә, сүзгә-сүз тәрҗемә беркайчан да тулы, дөрес мәгънә биреп бетерә алмый. Яшь вакытта концертларда сөйләп йөргән бер мәзәгем искә төште әле. Ул нәкъ менә татарчадан урысчага тәрҗемә турында иде. Бер ата белән ана шәһәрдә яшәүче улларына хат язалар. Ә уллары инде татарчасын онытып та өлгергән була, әти-әнисенә «пишите по русски» дип хат яза. Нишләсеннәр, әти белән әни өйләренә урысча белгән кешене дәшеп, хатны урысчага тәрҗемә иттерәләр. Хат «письма голова, пиши против», ягъни «хат башы, яз каршы» дип башлана. Авыл  яңалыкларын язганда болар «шайтан суы аркасында персидәтел Шәрифне эшеннән чыгарып аттылар» дияргә дә онытмыйлар. Урысчага тәрҗемәсе болай: «На спине чертовой воды председателя Шарифа вынесли с работы и застрелили». Хат укыганда тамашачы тәгәри-тәгәри дигәндәй көлә иде.

Әмма «көлке астында көллесе» дә була бит аның. Концерт тәмамлангач, яныма килеп: «Телебезне кадерсезгә чыгарып бетерәбез инде, име, энем!» – дип тә әйткәлиләр иде. Ни кызганыч, тел кадерсезләүгә бүген телевидение, радио, басма матбугат та үз өлешен кертә. Мисаллар китереп язып тормыйм инде, бүгенгә, диюем. Дальше «глаз увидит».

Безнең телебез гаҗәп бай, бу байлыкны күреп-белеп кенә бетермибез әле. Шуңа күрә ул төссезләнә, тәмсезләнә, кадерсезләнә бара кебек. Как жаль!

Риман Гыйлемханов