Домой Жизнь татар Татары в регионе Конгресс көчәя бара!

Конгресс көчәя бара!

0
Конгресс көчәя бара!

Самарда татар милли хәрәкәтенең башыннан ук эчендә кайнаган кеше буларак, миңа татар милли хәрәкәте, татар җәмгыятьләре җитәкчеләре турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Татар милли җәмгыятен соклангыч шәхесләр бизәде. Зубрлар! Таш кыялар белән тиңлим аларны.

Ләкин без Самарда гына кайнамадык. Без СССР, Русия киңлекләрендәге татарның күренекле кешеләре белән элемтәдә булып яшәдек.

Таныштык. Күрештек. Аралаштык. Күпләргә үрнәк булдык. Рәхмәт Казаныбызга. Иң элек татар иҗтимагый хәрәкәте тирәсендә кайнасак, соңрак татар конгрессы канаты астына кердек.

Сүз уңаеннан шуны да искәртеп узасы килә. Без әзер конгресска кермәдек. Без – аны оештырган, булдырган кешеләр. Казанга хат язып, конгрессны булдыруны хуплап, Равил Яһудин, Азат Надиров, Илгиз Кәлүч, Җәмил Вәлиуллин, Рәшит Абдуллов, Шамил Баһаутдин имзаларын куйдылар!

Бу олуг гамәл академик, тарихчы, зур галим Индус Ризакович Таһиров җитәкчелегендә барды.

Конгрессның җыеннарында катнашып, татарның атаклы ирләре вә хатыннары белән тәҗрибә уртаклашып гомер иттек.

Яңа гына конгресс үзенең 30 еллыгын колачлы итеп уздырды. Җир шарының барлык почмакларыннан 1500 делегат һәм шәрәфле кунаклар (почётные гости) чакырылган иде. Шәрәфле кунак итеп мине дә – Шамил Баһаутдинны чакырдылар. “Рәхмәтуллаһы”, – дип әйтәм. Куйган хезмәтне онытмаганнар!

Чираттагы корылтайга Самардан зур делегация барды. Ветераннар да бар иде, бүгенге көндә җигелеп эшләгән татар җәмгыяте җитәкчеләре дә, яшьләр дә җитәрлек булды.

Шуны әйтү кирәктер, бу формат барлык төбәкләр тарафыннан сакланган иде.

Конгресс кайсы тарафка бара соң? Шунысы хак, дөрес! Татар конгрессы үзенең кыйбласыннан тайпылмый! Ул көчәя бара! Ул канатын җәя бара! Аның эшчәнлеген, тырышлыгын таныйлар, конгресс белән санашалар!

Индус Таһиров салган нигез ташлары нык булып чыкты. Аны алмаштырган Ринат Закиров, бүгенге көндә бу авыр йөкне җилкәсенә алган Васил Шәйхразиев та – милли хәрәкәтнең олпат, булдыклы ирләре.

Ләкин дә җир шарына сибелгән татарны Казандагы бер шәхес кенә күтәреп бара алмас иде, әгәр дә төбәкләрдә татарның олпат ирләре булмаса.

Самар өлкәсендә бу авыр йөкне, җаваплы вазифаны, җиренә җиткереп, Бәдретдин угылы Фәхретдин Канюкаев алып бара.

Фәхретдин әфәнде, Равил Яһудин, Азат Надиров, Рәшит Абдуллов, Илгиз Кәлүч һәм башка ир-егетләрнең уңай сыйфатларын үзенә сеңдереп, милли хәрәкәтне үстергән шәхес. Фәхретдин Канюкаев – Самар җирлегендә генә түгел, Казанның үзендә дан казанган ир!

Ул Татарстанның иң зур бүләкләренә лаек булды.

Бер генә мисал китерәсем килә:

Фәхретдин Канюкаевның күкрәгенә зур сәхнәдән орден каптырганда Татарстан хөкүмәте башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин болай диде: “Мондый егетләргә һәр көнне орден биреп торырсың!”

Моңардан да югары бәя буламы соң?!

Конгрессның 30 еллыгы сокланырлык фикерләр белән истә калды. Конгресс яхшы эшли.

Самарда, конгресс вәкиле буларак, Фәхретдин Канюкаев, ару-талуны белмичә, җиң сызганып, милләтебезгә хезмәт итә! Без, барчабыз да аңа тик ярдәм итәргә тиешбез!

Шамил БАҺАУТДИН.

***

Конгресс все больше раскрывает крылья!

Будучи человеком, стоявшим у истоков создания татарского национального движения в Самаре, а также будучи ветераном этого движения, отдавшим много лет служению своему народу, думаю, я могу высказать мнение о работе татарских национальных организаций и об их руководителях.

Это люди, вызывающие уважение и гордость! Зубры! Я их сравниваю с каменными скалами.

Хочется отметить, что мы вели свою деятельность не только в Самаре.

Мы всегда поддерживали связь со своими соплеменниками, проживающими в разных уголках нашей страны. Знакомились, общались, обменивались опытом. Для кого-то мы были примером, у кого-то мы брали пример.

Хочется сказать спасибо городу Казань – духовной столице татар. Всемирный конгресс татар, созданный там, взял нас под свое крыло. Но хочу отметить, что мы не пришли на все готовое. Мы – люди, которые участвовали в его образовании. Мы, Равиль Ягудин, Азат Надиров, Ильгиз Колючев, Жамиль Валиуллин, Рашит Абдуллов, Шамиль Багаутдин, поставили свои подписи, поддерживая создание конгресса.

Эта деятельность велась под руководством академика, историка, ученого Индуса Ризаковича Тагирова.

Мы всегда принимали участие в съездах конгресса, обменивались там опытом с соплеменниками, приехавшими из разных уголков мира.

Недавно конгресс с размахом отметил свое 30-летие. В работе съезда приняли участие 1500 делегатов и почетных гостей из разных стран. Я тоже был приглашен в качестве почетного гостя. Спасибо, что оценили мой труд по заслугам.

Из Самары в  VIII съезде Всемирного конгресса татар приняла участие большая делегация. Были и ветераны, и сегодняшние лидеры, и молодежь. Такой формат был сохранен и у других регионов.

Радует то, что конгресс сохраняет свою идейную направленность, становится сильнее, все больше расправляет крылья. Работу и старания конгресса признают, с ним считаются.

Индус Тагиров заложил крепкий камень в основание конгресса. Его дело на должном уровне продолжили Ринат Закиров и Василь Шайхразиев.

Конечно, конгресс не смог бы развернуть свою деятельность и добиться успехов в сохранении языка, культуры, традиций татарского народа без поддержки лидеров и активистов в различных регионах.

В Самарской области таким лидером является Фахрутдин Бадрутдинович Канюкаев, который вот уже много лет, не покладая рук, трудится во благо татарского народа.

Фахрутдин Канюкаев вобрал в себя лучшие качества таких ветеранов Самарского татарского национального движения, как Равиль Ягудин, Азат Надиров, Рашит Абдуллов, Ильгиз Колючев и других.

Фахрутдин Канюкаев – человек, добившийся славы не только в Самаре, но и в Казани. Он был удостоен самых высоких наград Татарстана.

Хочу привести всего один пример:

Однажды глава Правительства Республики Татарстан Фарид Мухаметшин вручил Фахрутдину Канюкаеву орден со словами: “Таким людям можно вручать орден хоть каждый день!”

VIII съезд, посвященный 30-летию Всемирного конгресса татар, запомнился мне прозвучавшими там мнениями, достойными восхищения.

Конгресс ведет свою работу на должном уровне.

Член президиума Национального Совета Всемирного конгресса татар Фахрутдин Канюкаев тоже вносит огромный вклад в сохранение и развитие языка, культуры и традиций татар Самарского региона. И, я считаю, что мы должны его во всем поддерживать!

Шамиль Багаутдин

Фото: Руслан Мустафин