Домой Жизнь татар Татары в регионе Туган якның матурлыгы кешеләреннән килә

Туган якның матурлыгы кешеләреннән килә

0
Туган якның матурлыгы кешеләреннән килә

Камышлы районының “Туган як” иҗтимагый оешмасы, моннан өч ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, халык телендә “Кече Татарстан” дип аталган җирләрнең тарихын, нәсел шәҗәрәләрен, буыннар бәйләнешен өйрәнү юнәлешендә шактый катлаулы бик мөһим эшләр башкарып килә.

Оешма җитәкчесе Раилә ханым Сафина сүзләренә караганда, июль башында активистлар районның топонимик (географик атамалар) электрон картасын төзеп бетергәннәр. Шактый авылларда активистлар тырышлыгы белән чишмәләрнең, елгаларның, калкулыкларның, урманнарның һәм башка географик объектларның исемнәре – барлыгы ике йөздән артык атама язып алынган. Проектны башкаруга ике елдан артык вакыт киткән. Һәр авылның топонимик картасы, зур баннерга бастырылып, китапханәләрдә, Мәдәният йортларында урнаштырылачак, ә электрон карталар авыллар китапханәләрендә сакланачак. Шулай ук аны социаль челтәрләр аша сылтамасы буенча да кереп карарга була.

– Проектның икенче этабында географик атамаларның килеп чыгу тарихын, нәрсә аңлатканын өйрәнеп, электрон картаның эчтәлеген тулыландырырга планлаштырабыз. Бу эшкә мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә уйлыйбыз. Алар өчен бу аеруча мөһим шөгыль, дип уйлыйм. Без моны белергә, балаларыбызга сөйләп, буыннан-буынга тапшырып килергә тиешбез, – дип планнары белән уртаклаша Раилә ханым. – Хәзерге вакытта җыелган мәгълүматларны “Яндекс карты” сервисына кертү өстендә эшлибез. Нәтиҗәдә, әлеге топонимик атамалардан бөтен Россиягә таралып яшәүче якташларыбыз да куллана алачак.

«Туган як» әгъзалары бик күп вакыт һәм тырышлык таләп иткән тагын бер зур эш – Камышлыда элек булмаган зират дәфтәре проектын башкарып чыкканнар. Оешма активистлары, төрле елларда вафат булган һәм җирләнгән кешеләрнең исем-фамилияләрен язып алып, электрон картотека төзегәннәр. Картотека кесә телефоннары өчен кушымта рәвешендә эшләячәк. Аннан һәркем дә куллана ала. Бүгенге көндә язмалар тикшерелгән, һәрбер кабер өчен номерлы табличкалар әзерләнгән. Нәтиҗәдә, исемлек буенча бик борынгы каберләрне дә эзләп табарга мөмкин булачак.

– Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан да чара уздыру теләге бар. Нинди форматта, масштабта узачагын әле төгәл әйтүе кыен, бу турыда җыелыш булмады әле. Шунысын гына әйтә алам: бәйрәм бу елның көзенә планлаштырыла, – ди оешма җитәкчесе.

«Туган як» оешмасы грант проектларында да актив катнаша. Сок елгасы буйларын чистартып, туристик маршрут ясау, шулай ук елганың төп чыганагы булган чишмә тирәләрен төзекләндерү дә оешманың күптәнге хыялы икән. Ләкин бу проект бик күп көч һәм материаль чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә аны гамәлгә ашыру да озакка сузыла. Раилә ханым сүзләренчә, Сок елгасы буенча туристик маршрут төзү идеясе «СОдействие» Самара өлкәсе дәүләт программасына керә алса, эш тизрәк барыр иде. Әмма моның өчен авыл халкының күмәк тырышлыгы кирәк булачак. Оешманың бу һәм башка проектларын тормышка ашыруда район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның һәм администрациянең ярдәме зур, дип белдерә әңгәмәдәшем.

– Сок елгасы буенда күкерт чыганаклары күп. Элек-электән әби-бабаларыбыз ул чыганакларның шифасын күреп, төрле авыруларны дәвалау өчен кулланганнар. Хәзерге вакытта бу урыннар билгесез булып, чирәм арасында югалып ята. Шушы чишмәләрне, Сок буйларын чистартып, уңайлы һәм файдалы ял итү урыннары ясарга, туристлар өчен кызыклы маршрутлар төзергә була. Камышлының искиткеч табигате җәен генә түгел, кышын да бик матур. Монда кышкы ял өчен дә бик кулай урыннар бар, – дип бүлеште планнары белән Раилә Нәгыйм кызы.

Бернинди авырлыклардан да курыкмыйча, куйган максатларына ирешеп килгән оешманың яңа планнары дә тормышка ашар, дип өметләнәбез һәм изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.