
Кадерле әниебез, сөекле әбиебез!
Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне һәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Без кайткан саен тәмле ашлар, бәлешләр, коймак һәм өчпочмаклар пешереп каршы алганың өчен чиксез рәхмәтлебез. Син – йортыбызның алыштыргысыз яме һәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал! Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың-оныкларыңның бәхетен күреп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.
Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа бәхет, шатлык
теләгәндә,
“Амин” диеп торсын фәрештә.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың исеменнән иң изге теләкләр белән кызың Гөлсинә.