Котлаулар

0
Котлаулар

Фәхретдин КАНЮКАЕВ,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы,

“Дуслык” региональ

иҗади-иҗтимагый җәмгыяте

пре­зиденты:

– Күп мәшәкатьләре белән та­рихта эз калдырган кәбисә елы, ниһаять, үтеп китте. Күсе елының бихисап күңелсезлекләрен без озак искә алырбыз әле. Әмма без­нең оешма уздырган күңелле һәм файдалы чаралар милләттәшләре­без кү­ңелендә якты истәлек булып сакланыр, дип ышанам.

«Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы 2020 елда дүртенче мәртәбә уздырырга әзер­ләнгән “Мирас” халыкара фес­тиваль-конкурсы пандемия арка­сында чак кына тормышка ашы­рылмый кала язды. Ләкин өлкә татар милли-мәдәни автоно­миясе, Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, «Бол­гар мирасы» хәйрия фонды, өлкә мәдәният министрлыгы, мәга­риф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдә­ният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өл­кәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән фестивальне онлайн форматта уздырырга мөмкин булды. Аның уңай яклары да бар икән: төбәкнең ерак районнарыннан һәм башка өлкәләрдән дә талантлы милләттәшләребез катнаша алдылар.

Шигърият сөючеләрнең күпсанлы үтенечләрен истә тотып, быелгы “Шигърият дөньясында” дип аталган чарабызны Та­тарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышларга булдык. Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар шагыйрьләренең иҗади мирасын популярлаштыру, иҗаты белән таныштыру, яшьләрне халык традицияләрендә тәрбияләү максатында уздырылган конкурста 83 кеше катнашты.

Шәһәр татарлары өчен бик мөһим булган тагын бер вакыйганы искә алмыйча булдыра алмыйм. Самараның Кру­тые Ключи микрорайонында яшәүче милләттәшләребез бала­ла­рына ана телен өйрәнү мөмкинлеген булдыруда ярдәм итүе­безне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов, Самара шәһәре мәгариф бүлеге һәм “Дуслык” җәмгыяте ярдәме белән әлеге мәсьәлә дә уңай хәл ителде. Уку елының II чирегеннән башлап, Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә укучылар ана телен өйрәнә башладылар да инде. Ә уку елының икенче яртыеллыгыннан татар теле мәктәп программасына кертеләчәк.

Августның соңгы көн­нәрендә миңа ТАССРның 100 еллыгы­на һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган “Милләт җыены”нда катнашырга насыйп булды. Анда Рос­сиянең 67 төбәгеннән 500ләп делегат чакырылган иде. Утырышта Бө­тендөнья татар конг­рессының 2017 – 2020 еллардагы эшчән­ле­генә нә­тиҗә ясалды, татар телен һәм милли традицияләрне сак­лап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаш­тыру юллары каралды, “Татар хал­кының үсеш стратегиясе” про­екты турында фикер алышу һәм тавыш бирү булды. Минем­чә, пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, узган ел безнең оешма өчен шактый нәтиҗәле узды.

2020 елда һәрберебезнең тормышында шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар булгандыр. Казанышлар үз көчебезгә ыша­ныч өстәсә, уңышсызлыклар өметне өзмәскә өйрәтә. 

Яңа ел барчабызга да яңа ачышлар алып килсен, яныбызда бары тик шат күңелле, матур һәм уңышлы кешеләр генә бул­сын. “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте әгъзалары исеменнән һәм шәхсән үземнән ниятләрегезнең тормышка ашуын, баш­лаган эшләрегезнең алга баруын, сәламәтлек, бәхет һәм уңыш­лар телим.

*  * *

Әнвәр ГОРЛАНОВ,

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:

– 2020 елда чикләүләр күп булуына карамастан, кул кушырып утырмадык. Дөрес, күп чараларны кичектереп торырга мәҗбүр бул­дык. Аеруча мөһимнәрен генә дистан­цион рәвештә, онлайн фор­матта уздыра алдык. Мәсәлән, Самара “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган “Шигърият дөньясында” бәйгесе, “Мирас” халыкара татар мә­дәнияте фестивале дә онлайн форматта узды. Россиянең төрле төбәкләрендә, якын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче бәйге­нең форматы үзгәрүгә карамастан, катнашучылар саны артты гына. Бу аеруча куанычлы хәл булды. Чөнки “Мирас” фестивале татар телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калу һәм үстерү, килә­чәк буыннарга милли тәрбия бирү, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү эшләрендә бик мөһим роль башкара.

Узган елның августында миңа Казанда үткән Милләт җыенында катнашырга, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү өчен тавыш бирергә насыйп булды. Без барыбыз да балаларыбызның милли җанлы, үз халкының тарихын, мәдәниятен яратучы кешеләр булып үсүен телибез. Стратегиягә таянып, туган телебезне сакласак, милләтебез дә сакланыр.  

Яңа елда моңа кадәр башлаган эшләребезне дәвам итәргә ниятлибез. Чикләүләр алынгач, милли чаралар, Сабантуйлар уздыра башларбыз, милли мәгариф, мәдәният, спорт ярышлары оештырырбыз. Киләчәк буын татарлары туган телебезне бе­леп үссен өчен, татар балалары бакчасы булдыру, “Яктылык” мәктәбен киңәйтү һәм өлкәнең башка мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеген чынга ашыру теләгебез бар. Кыскасы, алда безне зур эшләр һәм яңа казанышлар көтә, дип фикерлим.

Яңа елда милләттәшләребезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, теләкләренең кабул булуын телим. Киләсе елда барлык уй-ниятләрегез дә чынга ашсын!

* * *

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим,

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе,

Иске Ярмәк авылы имамы:

2020 ел күңелсез ва­кыйгалар белән генә түгел, шатлыклылары белән дә исем­дә калачак. Балыклы, Чул­пан һәм Яңа Ярмәк авыллары мәчетләрендә зур төзекләндерү эшләре башкарылганда, шушы авылларда һәм читтә яшәүче як­ташлардан ярдәм зур булды. Мөх­тәсибәттәге берничә яшь имам­га акчалата ярдәм итә алуыбызга да шатландым. Кайбер авыл мәчетләре, коммуналь хезмәт күр­сәтүче оешмаларга түләп торырга акчалары булмаганлыктан, өлкә мөфтиятенә мөрәҗәгать иттеләр. Өлкә мөселманнары­ның региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Ярул­лин, һәрвакыттагыча, ярдәм кулын сузды. Шушы изге гамәлләребез өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән калдырмасын иде.

2020 ел шәхсән минем өчен юбилейларга бай булды. Язын тормыш иптәшем белән фарфор туебызны билгеләп үттек, имам вазифаларын башкара башлавыма да 25 ел тулды. Шушы көннәрдә 45 яшем тулу уңаеннан мөфти Талип хәзрәт Яруллин, авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхет­ди­нов һәм авылдашларым котлауларын җиткерделәр. Район баш­лыгы Рафаэль Баһаутдинов үзе һәм губернатор исеменнән котлап, “Кешеләргә хезмәт иткән өчен” күкрәк билгесен тапшырды. Миңа шундый зур ышаныч белдергән региональ Диния нә­зарә­тенә, өлкә хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә һәм мөхтә­сибәт халкына бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә ислам дине­безгә, халкыма тугры хезмәт итеп яшәргә насыйп булсын иде. …Менә җиргә 2021 ел аяк басты. Ул тыныч-имин үтсен, күңелсез хәлләр кабатланмасын иде. Кеше җилкәсенә төшкән авырлыклар мәңгелек түгел,  барысы да вакытлыча, күңелсез чаклар үтеп китсен, Яңа елга яңа өметләр белән керик. Дөньяларыбыз тыныч булсын, мәчетләребез мөселманнар белән тулып торсын.

* * *

Вазых Гата улы Мөхәммәтшин,

“Прогресс-В” төзү компанияләре президенты, Россиянең атказанган төзүчесе:

– Узып киткән Күсе елы җиңел бул­мады. Безнең өлкәбез, илебез өчен генә түгел, көтелмәгән чирдән бөтен дөнья зарар күрде. Гади халык та, эшкуарлар да кыен хәлдә калдылар. Шуңа да карамастан, безнең оешмабыз Яңа ел тупсасын яхшы нәтиҗәләр белән атлап керә. Планлаштырган, башлаган эшләребезне уңышлы гына тәмамлап, ки­ләсе елга да яңа планнар төзеп куйдык. Объектларда төзү, ремонтлау эшләрен алып барудан тыш, иҗтимагый эшләрне дә читкә куймыйбыз. Мәсәлән, Кошки районының Иске Фәйзулла авылында күренекле якташыбыз Гакыйль Сәгыйров музее булачак урында яңа бина өчен мәйданны чистартып, фундамент ясап куйдык. Киләсе язга, Аллаһы теләсә, төзү эшләрен башлап җибәрергә уйлыйбыз. Шулай ук, оешмабыз җиңеп чыккан төрле аукционнар буенча да эшләр җитәрлек. Аллаһыга шөкер, штатыбызны да саклап кала алдык.

Яңа ел уңаеннан, бөтен милләттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Үгез елы барыбыз өчен дә шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булып килсен иде. Ковид дигән хәвеф-хәтәр күпчелек халыкны өйдә утырырга мәҗбүр итсә дә, без бирешә торган халык түгел. “Мөгез белән җир сөреп” булса да, нияте­безгә ирешә торганнар без. Алдагы елларда да шундый булып калыйк, дусларым! Яңа ел белән!

* * *

Лилия Вакказова,

“Болгар” агентлыгы мөдире:

2020 елның мартында та­тар кызларын һәм егетләрен танышты­рып, гаилә корырга яр­дәм итү максатыннан Сама­рада “Бол­гар” агентлыгы оеш­тырып җи­бәргән идек. 10 ай эчендә безнең ярдәм белән егермедән артык пар танышты, 9 гаилә барлыкка килде, җиде пар әлегә сөйләшеп-очрашып йөриләр.

Безгә Самарадан гына түгел, күрше өлкәләрдән дә, хәтта гарәп илләреннән дә кәләш-кияү эзләү­челәр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, күптән түгел Пен­за егетенә Та­җикстаннан кәләш таптык, шушы көннәрдә генә никахлары булды. Киләсе елда да эшчәнлегебезне дәвам итеп, милләтебезне саклап калу эшенә үз өлешебезне кертербез, дип ышанабыз.

Үз милләтеңдәге һәм диндәге кеше белән корган гаилә нык була, яшьләр шуны онытмасын иде. Яшь чакта алар бу турыда уйлап бетермәскә дә мөмкин. Әмма бергә яши башлау белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бала тугач, аңа нинди исем кушарга, нинди мохитта тәрбияләргә, милли бәйрәмнәрне ничек уздырырга, туганнар ничек йөрешер кебек мәсьәләләр аркасында гаиләдә еш кына ыгы-зыгы килеп чыга, кода-кодагыйлар арасында каршылыклар туа. Олыгая барган саен ир белән хатын һәркайсы үз дине ягына карый башлый, күңел тынычлыгы, җаннар берлеге югала.

Кадерле милләттәшләр! Сезне чын күңелдән Яңа 2021 ел белән котлап, парсызларга насыйп ярлар, гаилә бәхете, иман байлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә оныкларыбызны ана телендә назлап сөю бәхетеннән аермасын иде.