Домой Жизнь татар Өр-яңа ел килә, бәхет керсен илгә!

Өр-яңа ел килә, бәхет керсен илгә!

0
Өр-яңа ел килә, бәхет керсен илгә!

Кадерле дуслар, хөрмәтле милләттәшләр!

Татар дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә. Без, бердәм булып, Яңа 2021 елга аяк басабыз. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе сәбәпле, узып баручы ел Татар конгрессының кайбер чараларын онлайн форматка күчерергә мәҗбүр итте, тик шулай да 2020 ел милләттәшләребез күңеленә “Татарлар: гамәл стратегиясе”н кабул иткән тарихи вакыйга белән кереп кала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны – “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип, ә Бө­тендөнья татар конгрессының Милли Шурасы “Татар халкы бердәмлеге елы” дип игълан иттеләр.

Яңа 2021 елның халкыбыз өчен аеруча да мөһим булуын истән чыгармасак иде. Апрель аенда безне Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасы көтә. “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыруда да Җир шарының төрле кыйтгаларында гомер итүче милләттәшләребез бердәм булып үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычыбыз зур. 

Кадерле дуслар, 2021 ел барыбызга да саулык-сәламәт­лек, гаиләләребезгә иминлек алып килсен. Бер-беребезнең кадерен белеп, тигезлектә яшик. Эшегездә зур уңышлар, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим!

Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразыев.

*   *   *   *   *

Кадерле, хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Яраткан кызларым!

Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Иң мөһиме – сезгә исәнлек, гаиләләрегезгә тынычлык, йортыгызга бәрәкәт, иҗади эшегездә зур уңышлар, яңа казанышлар телим. Яңа елда укучыларыгыз саны күбәеп, шатлык сөенечләрегез артып, уй-фикерләрегез укучыларыгыз белән уртак булып, киңәшле эшегезнең нәтиҗәсе мул булып, бердәм яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! Эшегез гомерле, дәвамлы булсын! Амин!

Афәтле елны артта калдырып,

Алга таба омтылыйк.

Күтәренке кәеф белән

Яңа елны каршылыйк!

Туачак ел алып килсен

Хәйран матур тормышлар,

Җан-тәнебезгә – сихәтлек,

Табыннарга – муллыклар.

Хәерле бул, и Яңа ел!

Каршылыйбыз сөенеп.

Изге хисләргә төрелеп,

Күңел җылысын сизеп.

Еллар уза аллы-артлы,

Ә гомер тик бер бирелә.

Һәр көннең кадерен белеп,

Яшик әле бу җирдә!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

*   *   *   *   *

Якты өмет сыман,

Тузгый ап-ак буран.

Шатлык белән тулы йөрәкләр.

Өр-яңа ел килә, бәхет керсен илгә –

Телик әле изге теләкләр!

Үтеп баручы 2020 елда барыбыз да моңа кадәр күрмәгән-белмәгән каршылыкларга очрадык. Шуңа да карамастан, бердәм булдык, яңача эшләргә өйрәндек, бирешмәдек.

Бүгенге көндә Яңа Усман авылында иске елны озату, Яңа елны каршы алу чараларына әзерлекләр бара. Авыл уртасындагы Җиңү мәйданында зур чыршы бизәлде, төрле төстәге утлар белән җемелдәп, тирә-юньгә нур чәчеп тора. Шунда ук зур гына шугалак балаларны һәм олыларны көтә. Һәр оешма үз бинасын матур итеп бизәп куйган. Авылыбызның һәр кешесе, кулыннан килгәнчә, авылдашларының күңелен күтәрергә тырыша. Мәдәният хезмәткәрләре саф һавада балалар өчен чаралар үткәрәләр, бүләкләр тапшыралар. Яңа ел – һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе бит ул.

Менә тиздән үзенең яңа шатлыклары, яңа мәшәкатьләре һәм матур бәйрәмнәре белән 2021 ел килеп җитәчәк. Нинди булыр ул? Ак кәгазьдәй 2021 ел тарихы битләренә ниләр язылыр?

Авылыбызга, илебезгә, бөтен җир шарына яңа елда беренче чиратта сәламәтлек телибез. Бәйрәм белән, дуслар һәм туганнар! Якты хыялларыгыз, яхшылыкка ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булып, сәламәтлектә узсын. Күңелсезлекләр иске елда калсын иде.

Яңа Усман авылының мәдәният хезмәткәрләре.

Камышлы районы.