Домой Поздравления Котлыйбыз! Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасына – 30 яшь!

Котлыйбыз! Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасына – 30 яшь!

0
Котлыйбыз!  Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасына – 30 яшь!

Хөрмәтле бердәмлеклеләр!

Сезне шәхсән үземнән һәм Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагыйоешмасы исеменнән “Бердәмлек” газетасының 30 еллыгы белән тәбрик итәм.Редакция коллективына һәм газетаның баш мөхәррире Эльмира Мөгәммәр кызыВарфоломеевага татар халкының мәдәниятен, мәгарифен, тарихын, динен киңкырлы яктыртып барулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

“Бердәмлек” газетабыз илдә нәшер ителүче татар басмалары арасындаүзенең лаеклы урынын тапты. Аның һәр санында өлкә татарларының тормышы, гадикешеләрнең язмышы яктыртыла, социаль, дини һәм мәдәни темаларга зур игътибарбирелә. Басма өлкәдә яшәүче күпсанлы милләтләрнең дуслыгын ныгытуга,татарның милли үзаңын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә нык сәламәтлек,гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. Газетабызның әбүнәчеләре ишәйсен,халкыбызның бердәмлеге тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелсен.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.