Марсель Вәгыйзов:”Кайчак андый җырлар җырлаучыларны кызганып та куям, ничек алар шундый мәгънәсез җырларга шулкадәр акча чыгарып бирә ала икән?”

1
292

Ислам дине йолалары, кагыйдәләренең безгә – татарларга гына хас булган үзенчәлекләре диннән аерылып торган елларда онытылган, алар урынына башкалары “сеңдерелгән”. Бу – җырчы Марсель Вагыйзов фикере. Онытылганны халыкка кайтару максатыннан ниләр эшләнә?

Дини тематикага җырлар язучылар бармы?  Ни өчен тамашачы олпат җырчылардан, тирән мәгънәле җырлардан читләште соң? Җырчы белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

– Әңгәмәбезне “Рухи моң” иҗат берләшмәсе турында сөйләшүдән башлыйк. Әлеге проектның барлыкка килү тарихы кызыксындыра. Мондый берләшмә булдыруга нәрсә этәргеч бирде?  

– Мин әлеге проект турында узган елны Мәскәүдә узган “Мәүлид” бәйрәменнән соң уйлана башладым. Анда Дагыстаннан килгән дин кардәшләребез, аларның “Мәүлид” бәйрәменә һәм, гомумән, дингә карашы, Россия буйлап дини кичәләр оештырып йөрүләре таң калдырды. Һәм мин шуңа игътибар иттем: үзебез зур горурлык белән “Без – татарлар, без – мөселманнар” дип йөрибез, тик дин өлкәсендә эшләнгән гаять зур гамәлләребез дә, даими эшләп торучы, ныклы берләшмәбез дә юк. Шушы фикерләремне Марсель Әхмәдуллинга (алып баручы – ред.) әйттем һәм дини берләшмә булдырырга тәкъдим иттем. Аннан инде без Вәлигә (“Казан егетләре” төркеменең элеккеге солисты, җырчы Вәли Фазлыйәхмәтов – ред.) дә әйтеп, очрашулар оештыра башладык. Соңыннан безгә Марсель Мәхмүтов (сценарист, “Балмай”, “Нур”студияларын оештыручы  – ред.) та кушылды. Шулай итеп, без – өч Марсель һәм бер Вәли изге эшкә тотындык (көлә).  

– “Рухи моң”ның асылы нидә соң? Шушы проект кысаларында нинди эшләр башкарырга өлгердегез?  

– Бүген бездә дини тематикадагы материаллар кытлыгы сизелә. Бүгенге татар җыр сәнгатендә эстрада җырларына дини альтернатива юк. Моннан тыш, традицион ислам, мөнәҗәтләр, бәетләр халык арасында онытылып бара. Әлеге берләшмә шушы мәсьәләләрне хәл итү ниятеннән оештырылды. Күңелләрендә аз гына булса да дин орлыклары сакланган халыкны үзебезнең моңнар аша дингә якынайтырга иде. Тик кискен адымнар ясарга ашыкмыйбыз, чөнки тамашачы эстрада җырларына, музыкаль бизәлешле җырларга күнегеп беткән. Аларга кисәк кенә мөнәҗәтләр тыңлатып булмый шул. Дини өлкәдә иҗат итүчеләрне бергә җыеп, шундый ук эчтәлектәге концертлар, мәдәни чаралар оештырырга иде исәптә. Шушы чараларның берсен Ураза гаетенә багышлаган идек, тик дөнья хәлләренең кискен үзгәрүе аны бераз кичектерде. Әлеге дини эчтәлектәге, театральләштерелгән концертта Ислам диненең башлангыч чорыннан алып, бүгенге көнгәчә тарихын, динебез узган зур сынауларны концерт номерлары белән чиратлаштырып күрсәтергә телибез. Әлегә бу тамашаны Корбан гаете яки “Мәүлид” бәйрәмендә күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез. Бүгенге эшләргә килгәндә, әле күптән түгел “Татар азаны” бәйгесен игълан иттек. Әлбәттә, җырлар язу, мөнәҗәтләргә яңа сулыш бирү белән дә шөгыльләнәбез.  

– “Татар азаны” бәйгесенә аерым тукталыйк әле. Исемендә “татар” сүзе булуы да очраклы түгелдер… Бәйгедә кемнәр катнаша ала?  

– Татарстан җирлегендә электән килгән үзенчәлекләргә нигезләнгән, чын татар мәкаме(көе) белән башкарылган азан яңгырарга тиеш дигән фикердә без. Тик бу башка мөселманнар, аларның үзенчәлекләре начар дигән сүз түгел. Без бары тик үзебезнең онытылган гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны халык арасына кире кайтарырга телибез. Катнашучыларга килгәндә, бүгенгә кадәр хәтта биш яшьлек азан әйтүчеләр дә теләк белдерде. Яшь чикләүләрен куймасак та, балалар арасында да аерым номинация булдырырга ниятләп торабыз.  Балаларның дингә тартылуы аеруча сөендерә, чөнки аларның әле күңелләре тапланмаган, дини тәрбияне сабый чакта ук биреп калсак, ул күпкә төплерәк булыр иде.    

“Татар азаны” халык бәйгесенең приз фонды – 50 мең сум. Бәйгедә катнашу өчен, азан әйтүегезне видеога төшереп, “Рухи моң” берләшмәсенең Инстаграмдагы сәхифәсен билгеләп, үз сәхифәгезгә урнаштыру зарур. Шулай ук язмаларны Tatarazan@mail.ru адресы буенча да юлларга мөмкин. Рамазан аенда оештыручының сәхифәсендә көн җиңүчесе билгеләнә, һәм аның азаны көн дәвамында Болгар радиосында яңгыраячак. Ә инде радиоэтапка үткән катнашучылар арасыннан җиңүчеләр билгеләнәчәк.    

– Татар эстрадасының бүгенге хәлен ничек бәялисез? Сез әйткән дини тематика кытлыгы – бердәнбер проблема түгел бит…  

– Бүген татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсе бик түбәнгә тәгәрәде. Җырлый белгәне дә, белмәгәне дә сәхнәгә менә. Халык ярата дип, артык әйберне күрсәтеп ташлыйлар һәм үзләре үк халыкны бозалар, чөнки тиешле кысалардан чыккан әйберне көн дә күрә башлагач, ул моңа ияләшә, нормаль күренеш дип кабул итә. Элегрәк телеканаллардан да, радиоканаллардан да олпат җырчыларыбызның язмаларын ишетеп була иде, хәзер кем түли – шул яңгырый. Профессионалларга караганда, һәвәскәрләр игътибар үзәгендә бүген. Тыңлаучылар да бер мәгънәсез җырларга шулкадәрле ияләнеп беттеләр ки, тирән мәгънәле, җитди темага язылган җырларны санга да сукмыйлар. Мин кайчак андый җырлар җырлаучыларны кызганып та куям, ничек алар шундый мәгънәсез җырларга шулкадәр акча чыгарып бирә ала икән? Халыкны яңадан профессиональ сәнгатьне яратырга, җырларның да тирән мәгънәле булу, уйландыра алу кебек сыйфатларына игътибар итәргә өйрәтергә кирәк. “Рухи моң”ыбыз нәкъ шушы максатка хезмәт итә дә инде.  

Татар эстрадасына да, башка өлкәләрдәге кебек, бар нәрсәне дә контрольдә тота алырдай күзәтү органы җитми.

– Алга таба тамашачыга Сездән ни көтәргә? Иҗатыгыз дини юнәлеш алырмы?  

– Мин бу юнәлешкә ике-өч ел буе килдем, шуңа дини күрә тематикада эшләргә теләгем зурдан. Шул ук вакытта әүвәлге татар халык җырларын яңарту өстендә эшләргә ниятлим. Ике-өч көнлек эстрада җырларын башкарырга теләмим.  

Безне дингә китерүче – әби-бабаларыбыз өйрәтеп калдырган бер догадыр. Шушы кечкенә орлыктай бер дога, күңелнең түренә салынып, без үсә төшкәч, көдрәтләнә баргандыр.

– Дини темага җыр язучылар юк диярлек бит…  

– Әйе, моңарчы язучыларга да кытлык иде. Тик бу яктан хәл бераз җиңеләйде дияргә мөмкин. Рифат Сәлах, Айгөл Вәлиуллина, РивальХисматуллин кебек иҗатчыларыбыз активлашты. Җырлаучылары булса, җыр язучылары булыр инде аның…  

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

matbugat

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Ни өчен безнең халык үзенең җырларын онытсын. Безнең нинди бөек җырчылар бар һәм бар иде: Р. Вагапов, И.Шакиров, А. Авзалова, Т. Якупов, А. Кыямов, Р. Ильясов һәм башкалар. Безнең халык сәләтле җырчыларга бай.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here