Быел юкә агачыннан бура бурап шакмак кебек мунча өлгерттек. Газ белән җылытырга да була, утын ягарга да… Тик менә соскыч белән кучарка гына таба алмадык. Алар кибетләрдә дә сатылмый, ясап бирүчеләр дә юк.
Кечкенә чагымда туган авылым Иске Ярмәктә тимерче Салих абый бар иде. Әбиемә ияреп барганда, мин аның эшләгәнен күзәтергә ярата идем. Ни сорасаң – шуны берсүзсез ясап бирә иде. Салих абый күптән мәрхүм инде ул, авыр туфрагы җиңел булсын.
Якын-тирәдә Салих абый кебек осталар бармы икән дип, социаль челтәрләрдән эзләп карадым. Карасам, үзебезнең Камышлы авылында алтын куллы тимерче яши икән бит! Искәндәр СӘГЫЙДУЛЛИНның фотосурәтләре арасында матур тимер капкалар, коймалар, шашлык пешәрә торган җиһазлар, чәчәкләр үстерә торган җайланмалар рәсемнәрен күреп, хәйран калдым.
Озакка сузмыйча, Искәндәргә: “Мунча өчен соскыч белән кучарка ясап бирмәссезме?” – дип йомышымны язып җибәрдем. Ул шунда ук: “Өч көннән кил, әзер булыр”, – дип җавап бирде.
Көне килеп җиткәч, Искәндәр Сәйфулла улы яшәгән йортка юл тоттым. Матур капкадан килеп керүгә мине нурлы йөзле гаилә әгъзалары каршы алдылар.
Искиткеч! Үз күзең белән күрмичә, ышанып та бетмәссең. Шундый матур итеп йортларын, бакчаларын, өйләрен төзекләндергәннәр!..
Искәндәр Камышлы районының Дәүләткол авылында Сәйфулла абый һәм Фәнүзә апа гаиләсендә икенче ир бала булып туган икән. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Куйбышевта эретеп ябыштыручы (сварщик) һөнәрен үзләштергән. Ә Венгриядә хезмәт итеп кайтканнан соң Богырысланда техникум да тәмамлый. Бик күп еллар төрле оешмаларда шофер булып эшли. Соңгы елларда эретеп ябыштыручы һөнәре дә кирәгеп чыга.
1993 елда Искәндәр Сәгыйдуллин Ирина белән никах укытып, матур тормышларын башлап җибәрәләр. Әти-әниләре туйга Камышлы авылының Коммуна урамында урнашкан кечкенә генә өй һәм йөк машинасы бүләк итәләр. Көн күрер өчен авылда һәрвакыт җигүле ат яки йөк машинасы кирәк бит. Утын алып кайтасыңмы, печәнме, ташмы, коммы…
1995 елның җәендә, гаиләләрен тулыландырып-шатландырып, көтеп алган уллары Радмир якты дөньяга туа. Ул Тольятти шәһәрендәге Дәүләт машина төзелеше университетын тәмамлап кайткан инде.
Ирина 1994 елдан бирле ПУ-40 училищесында пешекче булып эшли. Аш-суга бик оста ул.
– Уңган-булган эретеп ябыштыручылар бик күп. Ә менә матурлыкны яратып, Искәндәр кебек бөтен күңелен биреп эшләүчеләр бармак белән генә санарлык. Улы Радмир да кечкенәдән әтисе белән бергә эшләп үсте, эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерде, — дип горурланып сөйли останың бертуганы Зөлфия ханым Галиханова.
Авыллар безнең бүгенге героебыз кебек уңган, һәр эшкә кулы ятып торган осталар белән матур. “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – дип, юкка гына әйтмиләрдер. Ә Искәндәр белгән һөнәрләр җитмештән дә арткандыр. Мин аның кул эшләренә бик озак сокландым. Искәндәр ясаган кучарка белән соскычым да музейга куярлык, шәп килеп чыккан!
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Бердэмлек