Домой Жизнь татар Аһ, бу күзләр!

Аһ, бу күзләр!

0
Аһ, бу күзләр!

“Исәнмесез, хөрмәтле “Бер­дәмлек” редакциясе хез­мәт­кә­р­ләре! Яраткан газетабыз аша Ерошев­ский исемендәге Самара өлкә клиник офтальмология хаста­ханәсенең балалар бүле­ге табибы Нурсинә Ишкуловага рәхмәт белдерәсебез килә.

Кызыбызның күзләре авырый башлагач, безне шул хастаханәгә җибәрделәр. Табибыбыз Нурсинә Әнвәр кызы үз һөнәре остасы булып чыкты. Игътибарлы, сизгер, белемле табиб кызчыгы­быз белән уртак телне тиз тапты, безгә дә авыруы турында бары­сын да җентекләп аңлатып бирде.

Балабызга операция ясарга кирәк иде. Табибыбыз аны уңышлы уздырды һәм бү­ген кызыбызның күзләре яхшы күрә. Аллаһыга шөкер! Нурсинә Әнвәр кызына олы рәхмәтебезне җиткереп, хез­мәтендә уңышлар телибез!”

Самарада яшәүче Ренат һәм Гүзәл Әсәдуллиннардан әнә шундый хат алдык. Газе­табызның җаваплы сәркатибе Гөлгенә Сәлахова да кызы белән Нурсинә Ишкуловада консультациядә булган икән. Хезмәттәшебез дә та­биб­ны мактап бетерә алмый. Хас­та­ханәнең сайтында да Нурсинә ханым турында элеккеге пациентлары бик күп рәхмәт сүзләре язганнар.

Редакциягә килгән хатны без Нурсинә Әнвәр кызының үзенә дә җиткердек. Форсаттан файдаланып, табибның хез­мәте һәм шәхси тормышы, бу һөнәргә ничек килүе турында сораштык. Тормышта милләттәшебез ачык йөзле, аралашучан булып чыкты. Сорауларыбызга саф татар телендә җавап бирүе дә күңелгә хуш килде.

Челно-Вершины районында туып-үскән Нурсинә ханым балачактан табиб булырга хыялланган. “Беренче пациент­ларым – курчаклар. Мин аларга көн саен яңа диагноз куеп, дәвалый, уколлар ясый идем. Әтием Әнвәр, әнием Рушания һәм абыем Рафаил (ул бик иртә бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын) сабый чактан миндә кешеләргә ярдәм итү теләге көчле булуын күрептер инде: “Сиңа табиб булырга кирәк”, – дип әйтәләр иде.  Гомумән, балачак хыялым чынга ашып, яраткан һөнәр иясе булуымда аларның өлеше шактый. Студент чакта да, хезмәт юлымны башлап җибәргәндә дә газиз кешеләрем нык ярдәм иттеләр. Әти-әнием бүген лаеклы ялда булсалар да, аларның ярдәмен тоеп яшим”, – дип сөйли Нурсинә ханым.

Самара медицина универ­ситетын тәмамлаган мил­­ләт­тәшебез 17 ел инде өл­кә клиник офтальмология хас­таханәсендә көч куя. Та­биб һөнәре җиңелләрдән түгел. Ә сабыйлар сәламәтлеге өчен җавап бирү – икеләтә җа­ваплы. Алар белән уртак тел таба, баланың һәм ата-ана­лар­ның ышанычын яулый белергә дә кирәк бит әле. “Мин үзем дә ике бала анасы. Һәр нәни пациентымның авыруын үземнең шәхси проблемам кебек кабул итәм, бөтен күңелем белән аңа ярдәм итәргә тырышам”, – дип сөйли милләттәшебез. Көн саен Нурсинә Ишкулова ата-аналар һәм балалар белән консультацияләр үткәрә, катлау­­лы операцияләр ясап,  кечкенә пациентлары дөньяның матурлыгын күрсен, тулы тормыш белән яшәсеннәр, дип тырыша.

Офтальмолог әйтүенчә, соңгы елларда балалар арасында күз авырулары арта. Моңа сәгатьләр буе чекерәеп компьютер-айфоннарга карап утырулары да сәбәпче.

– Гаджетларны бөтенләй тормыштан алып ташлап та булмый. Шулай да, балаларга компьютер артында көненә 15 – 20 минуттан артык утырырга ярамый. Бу турыда ата-аналарны даими кисәтеп торабыз.

Миопия (ерактан күрә алмау) очраклары артуы, беренче чиратта, гаджетларны артык озак вакыт куллану белән бәйле. Бүген уку яшендәге малайларга-кызларга бу диаг­ноз еш куела, шуңа балалар­ны елга бер булса да күз та­бибына күрсәтергә киңәш итәм. Әти-әниләр балаларының күзендә үзгәреш булуын күрү белән офтальмологка мөрәҗәгать итәргә тиеш, – дип кисәтә Нурсинә Әнвәр кызы.

…Яраткан һөнәре турында сөйләгәндә, милләттәшебезнең күзләре яна, бите алсулана. Бөтен күңеле белән хезмәтенә бирелгәне, эше белән янып яшәве күренеп тора. Хәтта кызы Диләрәнең киләчәктә тормышын медицина белән бәйләргә теләмәгәне өчен бераз борчылган кебек тә тоела. “Ә менә биш яшьлек улым Тимерлан минем эздән китәр дигән өмет бар. Кечкенә булуына карамастан, эшем белән кызыксына, сорауларын яудырып тора”, – дип елмая табиб.

17 еллык хезмәте Нурсинә Әнвәр кызы өчен эзсез узмаган. Ул күз дәвалау ысулларының барысын да үзләштергән, хәтта күз кабагына да операция ясый. Шактый тәҗрибәле булуына карамастан, табиб квалификация үстерү курсларын даими үтеп, белемен арттырып тора. Дистәләгән Мактау гра­моталары, Рәхмәт хатлары, дәваланучыларның их­лас рәхмәте – аның хезмәтенә олы бәя.

Хушлашканда без Нурсинә Ишкулованы якынлашып ки­лүче һөнәри бәйрәме белән котлап, хезмәтендә уңышлар теләдек. Үз чиратында ул да газетабыз аша хезмәттәшләренә изге теләкләрен юллады.

– Иң мөһиме – исәнлек телим. Гаилә бәхете, иминлек тә читләп үтмәсен. Эшегездә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын, – дип елмайды Нурсинә Әнвәр кызы.

Алия Арсланова.

Бердэмлек