Төньяк Кавказда, Нальчик шәһәрендә яшәгән вакытта, җирле газетада басылып чыккан бер хикәя, ә бәлки, риваятьтер, минем күңелемдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Инде чирек гасыр вакыт узса да, мин аны кабат-кабат искә алам.
Кайчандыр, бик борынгы заманнарда, ул җирдә бер гаилә: әни, әти һәм өч уллары яшәгән. Озакламый әниләре үлеп китә, ата кеше өч улы белән кала. Ул башкача өйләнмәгән, балаларны берүзе тәрбияләп үстергән.
Малайлар үсеп җиткәч, аталары аларны янына җыйган да: “Балаларым, булдыра алганча, мин сезгә тәрбия бирдем, үстердем. Ә хәзер алдагы көнегез турында үзегез кайгыртыр вакыт җитте. Җәяләрегезне алыгыз да атып җибәрегез, укларыгыз кая төшсә, язмышыгыз шунда булыр”, – ди.
Олы һәм уртанчы улларның угы кешеләр яшәгән ишегалларына төшеп кадала. Алар шул йортларда яшәүче кызларга өйләнәләр. Ә кече улының угы кара урман уртасына барып төшә. Егет озак эзли, әмма кызны таба алмый. Ул шул урында йорт салырга була. Берникадәр вакыттан соң егет йортыннан азык-төлек югала башлый. Ул өеннән чыгып киткән булып, яшеренеп күзәтә башлый. Бераздан карак пәйда була. Бу бик чибәр кыз булып чыга. Егет посып торган урыныннан сикереп чыгып, кызны эләктереп ала. “Нигә син минем йорттан ашамлыклар урлыйсың”, – дигән сорауга кыз: “Мин – синең язмышың”, – дип җавап бирә.
– Син моны каян беләсең? – дип сорый егет.
– Урманда яшәүче сихерче әйтте, – ди кыз.
Егет үзен шул карт янына алып барырга куша. Алар икәүләп сихерче янына баралар һәм тегесе кызның сүзләрен раслый. Егет белән кыз өйләнешәләр һәм матур гына яши башлыйлар.
Абыйлары һәм ата кеше, кече улының бик яхшы яшәгәнен күреп, көнләшә башлыйлар. Һәм алар аннан арынырга, ә мал-мөлкәтен үзара бүлешергә уйлыйлар. Көннәрдән бер көнне аталары балаларын чакырып китерә дә кече улына: “Улым! Әниеңне бармагындагы туй балдагы белән җирләделәр. Теләсәң нишлә, ләкин йөзекне миңа табып китер!” – ди.
Егет кайгыга чума. Ул якларда өлкәннәр сүзен тыңламыйча ярамый. Ул өйгә кайткач, барысын да хатынына сөйләп бирә. Хатын аңа сихерчегә барырга киңәш итә. Егетнең зарын тыңлап бетергәч, сихерче карт аңа үлән кайнатмасы бирә һәм, шуны эчеп, йокларга ятарга куша. “Төшеңдә атыңа атлан да әниең янына элдер. Аңа барысын да сөйләп бирерсең. Ул сиңа йөзеген бирер. Юлда бөтен нәрсәне күзәтеп һәм исеңдә калдырып бар”, – дип кисәтә.
Егет өенә кайтуга кайнатманы эчә дә йокларга ята. Менә төш күрә башлый… Аны ап-ак әкияти матур ат көтеп тора. Ул атка менеп атлана да әнисен эзләп китә.
Юл буенда ул бер хатынны күрә. Хатын үзенең телен кызган торбага тидерә дә кычкырып елый башлый, әмма торбаны ялаудан туктамый. Егет алга таба китә. Икенче бер хатын очрый. Ул көн буе сыерын савып утыра, ләкин сауган сөте бер чынаякны да тутырмый икән. Бераз алга таба баргач, тагын бер сыер савучы хатын очрый егеткә, әмма моның савымы искиткеч мул була. Бераздан аның юлында сарык көтүе күренә. Алар барысы да авыру, аксак булалар. Соңрак очраган көтүдә, киресенчә, сарыклар симезләр, зурлар, ди. Егет аптырап кала. Көтүчеләр белән аралашып торырга вакыты аз була – ул бит әнисе янына ашыга.
Менә алда бер авыл күренә. Егет каяндыр әнисе йортының кайда икәнен ничектер белә һәм туп-туры шул йорт каршысына барып туктый. Әнисе каршы чыгып аны кочаклап ала да йөзекне улына бирә. “Кайткач, әтиеңә – син дуңгызга, ә абыйларыңа – сез этләргә әвереләсез, дип әйт”, – ди дә улы белән саубуллаша. Егет атына атлана да кайтыр юлга чыга. Хәзер инде ул ашыкмый…
Ул яхшы сарыклардан гына торган көтүне очрата. Көтүчедән: “Ни өчен көтүдәге хайваннар шундый матур, тазалар? – дип сорый. Көтүче: “Корбан бәйрәменә мин сәламәт, симертелгән хайваннарны гына суя идем”, – дип җавап бирә. Егет юлын дәвам итә. Юл кырыенда ябык, аксак сарыклар көтүен күреп ала. Ни өчен бөтен сарыклар да шундый начар хәлдә булуы белән кызыксына. “Корбан чалырга һәрвакыт шундый сарыклар ала идем, менә хәзер мәңгелектә көн саен шуларны күзәтәм”, – дип аңлата көтүче.
Бераздан егет сыеры күп сөт бирүче хатынны очрата. “Дөньялыкта мин юмарт булдым, барысына да сөт өләшә идем”, – ди хатын.
Көн буена бер чынаяк кына сөт савучы хатын да кабат очраган егеткә.
– Нигә синең савымың шулай аз? – дип сораган ул хатыннан.
– Мин саран идем, беркемне дә сөт белән сыйламадым, тик бәләкәй күрше кызына гына бер чынаяк сөт бирә идем. Шуңа күрә хәзер үзем интегәм, – дигән хатын.
Ниһаять, егет кызган торбага телен куеп торган хатынны күрә. Аның, авыртуга түзә алмыйча, кычкырудан туктаган бер мизгелдә егет нигә болай эшләвен сорый.
– Мин гайбәтче идем, бөтен кеше турында төрле әшәкелекләр сөйләдем. Шуңа күрә миңа шундый җәза бирелде, – дип аңлаткан гайбәтче.
Егет юлын дәвам итә. Тиздән үз йортын күрә. Атыннан төшә дә уянып китә. Як-ягына каранса, ул үзенең караватында ята икән. Ә-ә-ә, болар барысы да төш булган икән, дип уйлап ала ул. Йодрыгын ачса – учында әнисе биргән туй балдагы. Егет барысын да хатынына сөйләп бирә һәм, йөзекне тапшырырга дип, әтисе янына ашыга. Ул йортка кергәндә, абыйлары инде анда булалар. Энеләренең исән-имин булуына бик гаҗәпләнәләр алар.
– Әти, мин синең биремне үтәдем! – ди егет һәм балдакны бирә. – Әни сезгә: “Атаң – дуңгыз, ә абыйларың эт булсыннар”, – дип әйтергә кушты, – ди. Шул ук минутта әтисе дуңгыз башы төсле, ә туганнары эт башларына охшаган тауларга әверелгәннәр, имеш.
Бу урында, чыннан да, яссы җирдә хайван башларын хәтерләткән өч тау калкып тора. Алардан ерак түгел генә Кызбурун-1, Кызбурун-2 һәм Кызбурун-3 дигән өч авыл урнашкан. Балкар телленнән “Кызбурун” “эт башы” дип тәрҗемә ителә.
Менә шундый әллә әкият, әллә гыйбрәт, әллә риваять. Ышансаң – ышан…
Гөлшат ГАРИФУЛЛИНА,
Самара шәһәре.