Домой Жизнь татар Татары в регионе Печенье-кәнфитләрегез дә күңелләрен җылыта ала

Печенье-кәнфитләрегез дә күңелләрен җылыта ала

0
Печенье-кәнфитләрегез дә күңелләрен җылыта ала

Украинадагы махсус операция барышында солдатларыбызга – җылы киемнәр, сугыш утыннан качып котылган халыкка көндәлек кирәк-яраклар кирәк булуы ачыклангач, өлкә халкы гуманитар ярдәм җыярга керештеләр. Акрынлап Самара татарлары да бу эшкә тартыла башлады.

Үткән атнада “Дуслык” иҗади-иҗтимагый президенты Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты директоры белән очрашты. Игорь Викторович Буров Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан өлкәбезгә килгән качкыннарга һәм сугышка алынган хәрбиләргә ярдәм кирәк булуы турында хәбәр итте:
– 24 февральдән бирле сугыш утыннан качып китүчеләр өлкәбезгә килеп урнаша тора. Аларның күпчелеге – балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Губернатор Дмитрий Азаров карары буенча аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштыралар, ашаталар, укыталар, мөмкинлеге булганнарын эшкә урнаштыралар. Ләкин олыларга һәм балаларга көндәлек тормышта мөһим булган гигиена кирәк-яраклары, ә сугышка алынган ир-егетләребезгә дарулар һәм бәйләвечләр, батарейкалар һәм фонариклар кебек әйберләр гел кирәк булып тора, – дип сөйләде.

Фәхретдин Бәдретдин улы, проблеманы күңеленә якын алып, шундук качкыннарның тормышын җайга салучы оешма хисабына 200 мең сум акча күчерергә вәгъдә итте, ә фронт өчен бинтлар, жгутлар, шәхси гигиена әйберләре бүлеп бирде.
Фәхретдин Бәдретдин улының хәйрия эшчәнлеге Самара татарларына яхшы билгеле – татар теле укытучылары конференциясе, “Боз озату” бәйрәме, Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туе, Самара һәм Мәчәләй авылы Сабантуйлары, ничәмә еллар буе Литвинов исемендәге мәдәният сараенда даими рәвештә оештырылып килгән Мәүлид бәйрәме кебек күләмле чараларны уздырып тора, “Подвиг огненных лет” һәм “Благодатный край Камышлинский” китапларын язып бастыру спонсоры булган өчен дә халык аңа бик рәхмәтле.

Ә хәзер инде без башка заманда яшибез – бәйрәм чаралары читтә калып тора, аналар һәм хатын-кызларга ир-егетләребезне тулы обмундирование белән сугышка әзерләп озатырга, ә тыл халкына Донецк һәм Луганск республикалары халкын кабул итеп, ашатып-киендереп торырга кирәк. Бу юнәлештә ил һәм өлкә җитәкчелеге дә күп эшли, билгеле. Шулай ук милли оешмалар да, аерым гражданнар да ярдәм итә ала. Моның өчен “Все для победы” гомумроссия халык фронты платформасы https://pobeda.onf.ru кереп, ярдәм ысулларын белә аласыз, акчаны да шуннан гына күчерергә ансатрак.

Әлеге проект төрле ысул белән ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә – акча күчерергә дә мөмкин, сугышчыларга һәм мохтаҗ булучыларга җылы киемнәр һәм консервланган ашамлыклар да җибәрергә була. Халыклар дуслыгы йорты директоры сүзләренә караганда, хәйрия ярдәмен Халыклар дуслыгы йортына да китереп бирергә була. Тик ул әйберләр яңа, этикеткалы булырга тиеш. Чөнки алар сабый балалар өчен тотылачак. Ә аларга төрле размерларда подгузниклар һәм юеш тастымаллар, савыт-саба, имчәкләр, уеннар, уку кирәк-яраклары, юыну өчен сабын-шампуньнәр һәм төрле размерда кышкы киемнәр кирәк.

Фронтка китүчеләргә дә юыну-кырыну кирәк-яраклары, газ җылыткычлары, эчке җылы кием, кара төстәге җылы шапка һәм перчаткалар, оекбашлар, салкын җиргә җәеп яту өчен туристик ковриклар һәм утыргычлар, тәмәке-шырпы, фонариклар һәм батарейкалар кирәк. Посылкаларны Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан Халыклар дуслыгы йорты вахтасында калдырып китәргә була.

Чәй-кофе, печенье-кәнфит тутырылган посылкалар һәм хуплау сүзләре язылган хатлар да сугышта булган улларыбызның күңелен җылытып торачак.
“Камышлы районы администрациясе ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иткәч, Камышлының үзендә дә, Иске Ярмәктә һәм районның башка авылларында да сугышка китүчеләргә һәм сугыш утыннан качып килгән Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье кешеләренә әйбер җыя башладылар, – дип хәбәр итә Үзәк китапханә директоры Римма Галимуллина. – Посылкаларыгызны Камышлы авылы, Победа урамы, 37а, 2 кат адресы буенча, ә авылларда социаль оешмаларга китерә аласыз”.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА