Домой Культура «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы музыкаль анимацион фильм төшерелгән

«Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы музыкаль анимацион фильм төшерелгән

0
«Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы музыкаль анимацион фильм төшерелгән
«Татармультфильм» берләшмәсе

«Татармультфильм» берләшмәсе «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы музыкаль анимацион фильмны төшереп бетергән. Әлегә аның кайчан тамашачыга барып ирешәсе билгеле түгел.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Камал театрының күренекле щепкинчы артисты Наил Дунаевны соңгы юлга озату мәрасимендә чыгыш ясаганда сүз уңаеннан шундый фильм чыгып килүе турында әйтеп узды.

«Без шушы көннәрдә Равил ага Шәрәфиев белән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә багышланган анимацион фильмның презентациясендә булдык. Равил аганың ул спектакльдә үзе катнашкан, төп рольләрнең берсен башкарган кеше буларак киңәш-фикерләре фильмны әзерләгәндә безгә кирәк булды», – диде ул.

Марат Әхмәтов әлеге легендар спектакльдә уйнаган артистларның бу дөньядан китеп баруларына ачынып әйтте бу сүзләрне.

Оештыручылар әлеге фильмның бик заманча итеп төшерүләрен әйтәләр. Әмма әлегә аның бөтен серләрен ачмыйлар. Бары бик «Ул «бомба» булачак», дип кенә кызыктырып куйдылар.

Фильмны «Татармультфильм» берләшмәсе төшергән. Режиссер – Сергей Киатров. Куючы рәссамнар – Диана Бострикова һәм Ләйсән Гыйльманова.

Әҗәл «Агент 1550» өчен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тавышы яздырылган.

Анимацион фильм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерелгән.

  • «Әлдермештән Әлмәндәр» – Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Камал театрында куелган легендар спектакль. Аны соңгы елларда Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Туймазы татар дәүләт драма театры куйды.