Домой Главные новости В области Лидерлар үссен өчен ни җитми?

Лидерлар үссен өчен ни җитми?

0
Лидерлар үссен өчен ни җитми?

Самара өлкәсендә мәктәпләрнең 2021 елгы эшчәнлеге тикшерелгән. Лидерлар арасында татар авыллары – Похвистнево районының Гали һәм Яңа Мансур мәктәпләре дә бар. Алар, “2021 елда Самара өлкәсенең иң яхшы белем бирү учреждениесе» исеменә лаек булып, дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

Россия мәгарифенең максаты – һәр балага сыйфатлы белем бирү. Кайсы мәктәп шушы максатка ирешүгә якын булуын тикшерү өчен, махсус билгеләр системасы эшләп чыгарылган. Шуларның берсе “Рейтинг РО” дип атала. Җиңүчеләр балага сыйфатлы белем бирү, тәрбия эшен оештыра белү, укучыларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп яшәүгә гадәтләндерү, талантларын үстерү, һөнәр сайлауда үз сәләтләренә таянып эш итү пунктлары буенча бәяләнә.

Бүләкләү Төньяк-Көнчыгыш мәгариф идарәсендә үткәрелгән. Округның 30 мәктәбе арасыннан унысы лидерга чыккан. Без шуларның икесе – Похвистнево районының Гали һәм Яңа Мансур авыллары белән элемтәгә кереп, котлауларыбызны җиткердек.

Мәгариф өлкәсен контрольдә тоту һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Светлана Юрьевна Бакулина Гали авылы мәктәбе турында мондый фикер белдергән:

– Искиткеч мәктәп! Биредә милли мәдәниятне кадерләп саклыйлар: татар телен һәм мәдәниятне өйрәнәләр, милли бәйрәмнәрдә актив катнашалар, гаилә гореф-гадәтләренә хыянәт итмиләр. Шуның белән беррәттән рус теле буенча имтиханны да округта иң яхшы билгеләргә тапшыралар.

Әле тагын бер гаҗәп хәл бар монда: шушы мәктәпне тәмамлап чыккан эшкуар Дания Тулова акчасына 2014 елда төзекләндерелгән уку учреждениесе бүген дә чиста һәм пөхтә, ремонт кичә генә тәмамланган булып күренә. Менә шулай укытучылар һәм балалар үз мәктәпләрен яраталар.

Актлар залында эленгән баннерлар миңа бигрәк тә ошады. Анда һәр чыгарылышның фотосурәтләре зурайтып ясалган, мәктәп тормышының иң мөһим моментлары, укытучылары һәм директорлары, гомумән, бөтен тарихы сурәтләнгән. Минемчә, мәктәп тарихы авылның һәр кешесе өчен дә мөһим һәм кадерле, чөнки буыннар бәйләнеше буларак кабул ителә.

Шулай ук Яңа Мансур авылы директоры Тәнзилә Әхмәтбари кызы Вәлиеваны да җиңү белән котладык. Директор бу рейтингта өченче ел рәттән җиңү яулап килүләре турында искәртеп үтте.

– Уку-укыту күрсәткечләре безнең мәктәптә стабиль. Барлыгы 47 бала укый. Бер яктан бу әйбәт, чөнки дәрестә һәрберсенең белем дәрәҗәсен тикшереп карарга мөмкин. Икенче яктан караганда, күпсанлы сыйныфларда гына лидерлар үсеп чыга һәм башкалар да алар артыннан тартыла, укуда һәм спортта ярыш барлыкка килә. Менә шул җитешеп бетми хәзерге мәктәпләргә, – дип үз комментариен бирде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.