«Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов: «Габдулла Тукайныкы белән охшаш язмыш»

0
30

Көзен Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр кылган идек. Монда кадәр барып җиткәч, безгә «Әлифба» авторларының берсе Сәләй Вагыйзовның туган авылын, нигезе урынында төзелгән музеен да күрсәттеләр. Музей җитәкчесе Нурания Абзалова Сәләй Вагыйзовның ятимлектә үткән тормышы турында күз яшьләрсез сөйли алмады…

«Әлифба, Әлифба, син минем юл башым…»


Камышлы авылына туган якка кайткан кебек кайттым. Авылның тирә-ягын берсеннән-берсе зур һәм биек таулар уратып алган. Камышлы район үзәге булганга, иң элек шунда юнәлдек.

Китапханә җитәкчесе Римма Галимуллина биредә 83-84 процент татарлар яшәгәнен әйтте. Калганары – чуваш, рус, украин, үзбәкләр. Аларның күпчелеге Бөек Ватан сугышыннан соң килеп урнашкан. Ерак юлдан соң чәйләп алгач, Камышлы районы Татар Байтуганы авылы — Сәләй Вагыйзовның ватанына кузгалдык.

Гомере буе Арча педучилищесында хезмәт иткән Сәләй Вагыйзовны, күпчелек кеше кебек үк, Арча якларыннан дип уйлый идем. Сәләй абыйның язмышын, кызганыч, бөтенләй белмәгәнмен.

«Әлифба» — һәр татар баласының беренче китабы. Минем дә яраткан китабым ул. Әле мәктәпкә кергәнче үк әти белән әни малай сурәте төшерелгән кызыл тышлы Әлифба китабын кулга тоттырды. Ә мәктәпкә укырга кергәч, чәчәк тотып барган укучы кыз белән маэмай сурәтләнгән зәңгәр тышлы «Әлифба» ны кулга алдык. Укырга өйрәнү өчен гаҗәп дәрәҗәдә җиңел, аңлаешлы һәм кызыклы китап.

Сәләй Вагыйзовның балачактагы исем-фамилиясе — Сөләйман Хәлиуллин. Хатыны — Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе — Баязитова, ире буенча — Вагыйзова).


«Әлифба» ның авторларын ирле-хатынлы кешеләр икән дип уйламый идем. Сәләй абый үзе исән булмаса да, аның тормышы турында туган нигезе урынында сап-сары калын бүрәнәләрдән салып куелган өй бинасында, музей җитәкчесе Нурания Абзалова сөйләгәннәрдән белдем. Бу язмыш мине бик нык гаҗәпкә салды…

«Хәзер тормышыбыз яктырса да, сәламәтлек тә бетте, картлык та басты»


Музейда Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың шәхси әйберләре, фотолары һәм шул чордан калган тормыш-көнкүреш предметлары бар. Игътибар белән шуларны күзләп чыктым һәм бер ноктага «эләгеп» калдым. Ул Сәләй абыйның Нурания апага язган шәхси хатлары иде. Нурания апа аларның күчермәсен ясаган. Ул хатлардан йөгереп-йөгереп кенә менә шундый өзекләр укыдым:

— Казанга да бара алмаслык дәрәҗәдә картайдык. Үзем 91 яшь белән барам, карчыгым — 85 яшьтә. Язмышларыбыз да катлаулы һәм бик авыр булды. […] Вагыйзов Сәләй Гататович (Татар Байтуганы малае). Безнең йортыбыз мәчет белән янәшәдә иде. Мин Гататдин исемле кешенең асрау малае булып үстем.

Икенче бер хаты:

— Безнең тормышыбыз үз көе белән бара кебек булса да, барысы да ал да гөл түгел. Йөрүләре хәзер читен, без бит Сталин заманында да күпне күргән кешеләр. Балачакларыбыз икебезнең дә ятимлектә үтте. Хәзер тормышыбыз яктырса да, сәламәтлек тә бетте, картлык та басты. Икебез дә төрле сәбәпләр аркасында (беребез больницада, беребез өйдә) егылып, бер җиребез имгәнмәсә дә, карт кешегә күп кирәкмени: бер айга якын авырып алдык. Хәзер терелеп киләбез кебек инде.

Хәзер өй эчендә йортта йөреп торабыз. Безгә ярдәм итүчеләр бар, Аллага шөкер. Педколледж директоры безгә нык игътибар итә. […] Сезгә матур тормыш, балаларыгызга бәхет, тәүфыйк теләп, Рәмзия, Сәләй».

Сәләй абыйның менә шундый хатларын укыдым да, Нурания ападан танышулары, язышулары турында сораштым.

Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова

«Авылы, авылдашлары турында уйлап, йокламыйча төн чыккан»


Әлифба авторы туган якларыннан бик яшьли китеп бару сәбәпле, аның хакында якташлары хәбәрдар да булмый. Байтуган авыл җирлегендә шәфкать туташы булып эшләгән Нурания Абзалова Сәләй абыйны 1998 елларда очраклы рәвештә дигәндәй эзләп таба.

1998 ел. Казанда Сәләй абыйның 90 яшьлек юбилеен Кремльдә билгеләп үтәләр. Телевизордан барган туры трансляцияне Нурания апаның авылдашы Рәкыя апа күреп ала. Ул Сәләй Гататовичның «Мин — Байтуган малае» дип әйтүен ишетеп ала:

— Урамда кайтып барганда мине туктатты да: «Нурания, Әлифбаны Байтуган кешесе язган икән бит!» — ди. Өйгә кайткач бу хәлне әнигә сөйләдем. Аның хәтере тарихи вакыйгаларга бик яхшы иде. Әни әйтә: «Менә теге почмакта бер егет яшәгән, Казанга киткән дә, зур кеше булган икән», — диде.

Яңадан Рәкыя апага киттем, Сәләй абыйның кайда эшләгәне турында сорадым. «Арчада», — дигән җавап ишетелде. Шуннан Арчага Сәләй абыйга адреслап беренче хатымны яздым. Хатка җавап шунда ук килде, — ди Нурания апа.

Әнә шулай хатлар алыша башлый алар. Нурания апа Сәләй абыйның язганнарын куана-куана укый, аның өчен авылдашының һәр сүзе, һәр җөмләсе кадерле була.

Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова төзегән әлифбалар

Сәләй Вагыйзов Нурания Абзаловага язган хатларында үзенең дөньясы турында сөйли. Һәр хатында «без бит Сталин чоры кешеләре» дигән сүзен телгә ала. Ә хат ахырында: «Мин Гататдин һәм Гайшә дигән кешеләрнең асрау малае», — дип язарга гадәтләнә.

1999 елның 6 октябрендә Сәләй ага чираттагы хатында авылдашларын Арчада әлифба музее ачылышына чакыра.

— Арчага барып җиткәндә Сәләй абый безне Арча педагогика көллиятенең ишек төбендә көтеп тора иде. Безне күрүгә күңеле күтәрелде — төне буе авылы, авылдашлары турында уйлап, йокламыйча төн үткәргән икән. Аның белән беренче тапкыр күрешүебез шунда булды. Аңа берничек тә 90 яшь бирерлек түгел — күп дигәндә 70 яшь биреп була иде, — дип искә алды Нурания апа.

Сәләй Вагыйзов үз әнисе турында: «Белгән булсам, шул шәл астыннан беркайчан да чыкмас идем»


— Машинадан төшүгә Сәләй абый: «Кайсыгыз Абзалова була?» — диде. «И, Аллакаем, мин бер сүз татарча белмим. Минем сөйләмне ишетмәсә ярар иде» — дип кызарынып чыктым. Үткен телле иде ул, сөйләмендә нинди генә аллегория метафоралар кулланмый — тел байлыгына сокланып туя алмадым, — ди Нурания апа бу хәлне кичә генә булгандай искә төшереп. — «Мин бөтенләй әлифба укымадым шул», — дип оялып куйдым мин. «Әлифба укымаган килеш, әлифба язган кешене эзләп килдеңме?» — диде.

Бу урында Сәләй абый минем милләткә булган мәхәббәт хисен абайлап алды да күзләренә яшь тулды. Яшьләрен шунда ук сөртеп алды. Тормыш иптәшемә карады да: «Бу Габделхак Абзаловның оныгы түгелдер бит», — ди. Иремнең бабасы белән Сәләй абый икетуган булып чыкты — Сәләй Гататовичның әтисе белән иремнең бабасы бертуганнар икән.

«Авыл исәнме? Нәзах нишли, исән-саумы», — дип сораштырды. Нәзах дигәне — сугыш чорында авылга хатлар ташыган. Әни сөйләве буенча колагыма кереп калган иде — юк, ул исән түгел шул, дидем.

Белгәнегезчә, Сәләй абыйга 6 ай вакытта Камышлы базарында башка кеше белән бутап, әтисен үтерәләр. Әнисе Гайшә, имчәк баласы Сөләйманны алып, авылдан китәргә тели. Каенанасы Шәмсехәят, ир бала әтисе гаиләсендә калырга тиеш дип, Сөләйманны Гайшәгә бирми. Сәләй абыйны балалары булмаган гаиләгә тәрбиягә бирә. Шулай итеп, хәзрәт кушкан исем Сөләйман — Сәләйгә, Хәлиуллин фамилиясе Вәгыйзовка әйләнә.

Сәләй Вагыйзов Гатат белән Гайшә Вәгыйзовлар гаиләсендә тәрбияләнә…

Күрешкәч, Сәләй абый Байтуганнан чыга торган юлда чана шуа идек, дип искә алды:

— Бервакыт малайлар белән чана шуарга чыгып киттек. Тау артыннан икенче авыл ягыннан калын шәл ябынган бер апа килеп бара иде. Мин чанага утырып таудан төштем дә, ул апа мине кочаклап алды. Белгән булсам, шул шәл астыннан беркайчан да чыкмаган булыр идем, миңа шундый рәхәт, җылы иде… Кесәсеннән тәм-томнар чыгарып, миңа биреп калдырды.

Шул апа тәм-томнар бирә торгач, ешрак чана шуарга чыга башладым. Кем белгән бит, ул бит минем үз әнием булган, — дип 90 яшьлек Сәләй абый елап җибәрде. Әнисе аның белән күрешергә килеп йөргән.

— Шундый кичләрнең берсендә урамга чыккан идем, «син әтисез, синең әниең юк, син асрамага алган бала», — дип үртәләп әйтә башладылар. Мин катып калдым. Минем күңелем катты. Аннан соң, әнием белән әтием дә үз әнием турында начар сүзләр сөйли башлады, — дип сөйләде.

«Габдулла Тукайныкы белән охшаш язмыш»: Ике ел әсирлектә, ун ел төрмәдә


Сәләй абыйга 13 яшь тулгач, үги әтисе Гататдин үлеп китә. Бөтен йөк Шәмсехәят әби өстендә кала — ул Сәләй абыйны укыта. Соңрак Казан педагогика институтын тәмамлап, аны Арчага эшкә җибәрәләр. Бу вакытта инде үзе кебек ятим Рәмзия апа белән алар гаилә корып өлгерә. Сәләй абый Шәмсехәят әбине дә үзе белән Арчага алып китә.

Уллары Камил абый истәлекләреннән:

— Мин 1941 елда туганмын. 1942 елның язында әти фронтка киткән. Бер яшь тә тулмаган сабый булып калганмын. Әти 1943 елда Харьков шәһәре янында әсирлеккә эләгә. Яһүд дип уйлап, шунда ук атып үтермәкче булганнар, ләкин шул вакытта аның белән бер тәрҗемәче аралашып ала. Ул тәрҗемәче татар кешесе булып чыга. Әтинең яһүд булмавын калганнарга аңлата һәм аны үлемнән коткарып кала, — дип яза ул.

Америкалылар әсирлектән азат иткәч, туган ягына ашыккан Сәләй абыйны Совет хакимияте халкына хыянәт итүдә гаепләп, төрмәгә җибәрә. Сәләй Вәгыйзов 2 ел әсирлектә, 10 ел ГУЛАГта була…

Камил абый исә әтисен 6 яшендә генә күрә. Аны әтисе белән күрештерергә Рәмзия апа алып барган. Сәләй абый Рәмзия апаны кочаклаган да, «Нинди ят ир-ат минем әнине кочаклый?» — дип, Камил абый акырып елап җибәргән.

Ә инде репрессиядән соң Сәләй абый белән Рәмзия апаның шулай ук җиңел булмаган хезмәт юлы башлана.

— Сәләй абыйның язмышы бик аянычлы. Аның тормышы Габдулла Тукайныкы белән охшаш. Ата-ана назын күрмәгән Сәләй абыйны Аллаһы Тәгалә Тукай иленә илткән. Туктап калмаска көч биргән, — дип басым ясый Нурания апа.

«Кызым, бер соравым калган, минем өем нихәлдә?»


Сәләй Вәгыйзов туган ягы Байтуганда соңгы тапкыр 1969 елда гына була, шуннан соң 30 ел үтеп китә. Бик кайтасы килсә дә, туган ягын күрергә сусап, кайта алмыйча үлеп китә…

— Халыктан ишеттем: бер кайтканда аңа кемдер «син халык дошманы икән бит», — дигән сүз әйткән. Ә бер конференциягә баргач, Сәләй абыйны белгән укытучылар аркалары белән борылып баскан. «Себер суыклары берни дә булмаган икән», — диде Сәләй абый, — дип дәвам итте Нурания апа. — Шул сүзне ишеткәч, авылга кайтмагандырмы…

Бер үкенеч калды — Арчада кунача каласы булган. Сәләй абыйдан авылыбызның тарихын, үз әнисенең язмышын белеп кайта ала идем бит, — дип авыр сулап куйды музей җитәкчесе.

— Саубуллашыр вакыт җиткәч, Сәләй абый күзгә карап үзгәрде — җилкәләре төште, күзеннән яшь тама башлады. Машинага кереп утыргач, минем янга килде дә, күз яшьләре белән балаларча: «Кызым, бер соравым калган, минем өем нихәлдә?» — диде.

Кояш көнне яшен суккандай булып китте. Аның өенең нигезе беткән, тәрәзәләре вакыт иде шул…

Байтуган авылына Сәләй Вагыйзов исеме кайта — музей ачылу һәм урамга исем бирелү турында


Нурания апаны борчыган тагын бер мәсьәлә — Сәләй Вагыйзовның үз әнисенең эзен табу. Күпме сорашса, эзләнсә дә, Гайшә апаның җирләнгән урынын таба алмый ул…

— Байтуган — Камышлы районында иң борынгы авыл. Заманда район да булган. Сәләй абыйның әнисе Гайшә күрше Усман авылыннан. Баласын асрамага тартып алгач, кире туган авылына кайтып китә ул. Кайда җирләнгәне билгесез. Соңга калдым дисәң дә була, аның турында бернинди мәгълүмат юк.

Таныклыкта чын әти-әнисе Миңлегалим һәм Гайниҗамал дип язылган. Мәчетләр буйлап та туган/үлгән кешеләрнең документларын эзләдем — шулай ук таба алмадым. Соңга калдым шул — өлкән кешеләр инде китеп беткән. Алай да өметемне өзмим. Бәлки, ул яңадан башка кешегә кияүгә чыккандыр, балалар тапкандыр…

Байтуганда музей ачылганчыга кадәр иң беренче эш итеп Нурания апа бер урам исемен Сәләй абый исеме белән куштырмакчы була.

Арчадан алып кайткан Сәләй Гататовичның китапларын ике сумкасына төяп авыл башлыгына барып, барысын да аңлата. Өстәленә китапларын тезгәч, «Шушы була инде ул Вәгыйзов», — дип әйтә.

Киләчәктә Сәләй абый исемендәге музей турындагы хыялларын да сөйли ул. Шулай итеп, Байтуганның бер урамы Сәләй Вагыйзов атамасы белән йөртелә, ә музеена аерым счет ачылып, акча җыела башлый. Ә инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язгач, аның ярдәме белән 2016 елда Сәләй Вагыйзов музее ачыла.

Яңа язылышкан гаилә, өлкәннәр һәм тол хатыннар — музейга кемнәр килә?
Музей ачылганнан бирле монда кеше йөрүдән туктамый. Сәләй абыйның ватанына юлларны ачуда Нурания апаның да тырышлыгы бар.

Ул безгә үзе кертеп җибәргән гадәтләр белән таныштырды. Мәсәлән, һәр язылышкан гаиләне ул туй көннәрендә музейга чакыра. Моннан тыш, әби-бабайлар, тол хатыннар, сугыш чоры балаларын да онытмый. Шөкер, Татарстан һ.б. төбәкләрдән дә кунаклар килеп тора.

— Туйчыларны бавырсак һәм бал белән каршы алам. Музейда инде биш гаилә булырга өлгерде. Беренче гаилә биш еллыкларын билгеләп үтте, кызларына Әлифбадагы кыз исемен — Әминә дип исем куштылар. Һәр кунакка Сәләй абый белән Рәмзия апаның язмышы турында сөйләргә тырышам.

Музей йортын гөрләтеп эшләтеп җибәрергә Аллаһы Тәгаләдән көч сорадым. Бүгенге көндә 7 мең 200дән артык кеше булды. Музейның күршесендә — Байтуган авылы мәчете урнашкан. Хак булса, мәчет XVIII гасырда ук төзелгән.

Ә Байтуган авылына шагыйрә Флера Тарханова сукмак салды. Сәләй Гататовичны танытып йөрде. Соңгы тапкыр күрешкәндә кочаклады да: «Көчлеләр дә кайчан бер сына. Сәламәтлек телим сиңа», — дип саубуллашты. Музей ачылганын гына күрмичә калды шул, — дип музейдагы экспонатларны күрсәтә-күрсәтә сөйләде Нурания апа.

«Без укыган вакытта 1960 елларда мәктәптә бер татар сүзе өчен каныгалар иде», — ди Нурания апа. Татарча укымаганлыкның күңелендәге әрнүе дә шушы музейны ачуга этәрә аны…

Сәләй абый музеен тышкы яктан тагын да матурлап, алмагач, миләш кебек куаклар да үсеп утыра.

Нурания апа белән саубуллашып, 1580 елда нигез салынган Камышлыга кузгалдык.

Камышлы район үзәге турында берничә сүз


Район үзәгендә безне үзенең бүлмәсендә Камышлы муниципаль районы хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдинов авылның тарихы, тормыш-көнкүреше белән таныштырды. Безгә ясаган экскурсиядән истә калганнардан:

Авылның иң борынгы мәчете дип агачтан ясалган 1757 елгы мәчетне әйтәләр, ләкин авыл булгач, мәчете дә булгандыр инде дигән фикер йөри. Архивлардан эзләнеп карасалар да, мәгълүмат таба алмаганнар.

— Җомгага 15-20 кеше йөри. Авыл халкы диндә, ләкин Шыгырдан халкы кебек үк түгел. Булдыра алганча дин тотарга тырышабыз инде. Яшьләр дә килә, — дип сөйләде мәчет мөәзине Әхмәтгали Хәлимов.

Мәчеттә бер-ике тапкыр янгын да чыккан булган, шуңа күрә аны яңартып торганнардыр. Әмма шунысы хак — мәчет революция вакытында да, Бөек Ватан сугышы вакытында да эшләвеннән туктамаган. Намаз уку, азан әйтү туктатылмаган. Манарасын кисмәгәннәр. Камышлы халкы азаннан өзелмәгән.

«Күрәсең, авыл картлары бик каты каршы торган», — дип аңлата авыл халкы. Яңа мәчетләре 1992 елда салынган, тагын бер 2008 елда яңа мәчет төзелә. 2014 елда хәйриячеләр ярдәме белән, яңа мәчеткә манара куялар. Шулай итеп, Камышлы авылында барлыгы өч мәчет эшләп килә.

Кем белән горурланасыз дигәч, Камышлылар танылган якташлары — шагыйрь Әнвәр Давыдов һәм эшкуар Солтан Сафинны атады. Мәктәптә аерым бүлмә Әнвәр Давыдовка багышланган, ә Солтан Сафин турында исә:

— Солтан Каһирәдә укып кайтып, нефть компаниясендә эшләде, шуннан туган ягына кайтты да бизнес ачып җибәрде. Солтан дин юлына ныклап басты. Әти-әнисен дә дин юлына ул бастырды. Җәйләрен безнең якка кайткач, дин дәресләре үткәрә, балаларны гыйлемле итәргә тырыша, — диделәр.

Аннан соң, Камышлы чишмәләргә дә бай төбәк. Авыл үзендә генә дә биш чишмә ага. Авыл халкы шушы чишмәләрдән генә эчә, ди. Чишмәләрнең суы тәмле дә, чиста да. Ә кайберләре килеп чыгышы борынгы гасырлардан ук. Менә шуларның берничәсе: Каратөп, Арлан, Озын тау. Чишмәләрне авыл халкы бик кадерләп карап тора.

Камышлының мәктәбенә дә кереп чыктык. Шул ук мәктәптә тагын бер мәктәп — сәләтле балалар өчен сәнгать осталыкларын үстерү дәресләре үтә торган янкорма бина бар. Балалар бик теләп татар теле дәресләренә, шул ук вакытта төрле осталыкларга — рәсем ясарга, чигәргә, бәйләргә, агач эшләнмәләре ясарга өйрәнәләр. Бер сүз белән, монда бик тырыш халык яши.

Ә инде Камышлы якларына килеп чыксагыз, аның янындагы авылга — Татар Байтуганына да керергә онытмагыз. Алар бит өч авыл бер җирлектә урнашкан: Татар Байтуганы, Рус Байтуганы һәм Чуваш Байтуганы. Авыллар үзара тату яши, дуслашканнар.

Монда кайтучылар, «Бай туганымның авылы!» — дия торган булганнар.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here