Домой Жизнь татар Лондонда яшәүче шагыйрь Рөстәм Сүлти: «Ике дустым коронавирустан үлде»

Лондонда яшәүче шагыйрь Рөстәм Сүлти: «Ике дустым коронавирустан үлде»

0
Лондонда яшәүче шагыйрь Рөстәм Сүлти: «Ике дустым коронавирустан үлде»

Лондонда яшәүче милләттәшебез, шагыйрь Рөстәм Сүлтинең (Рөстәм Сүлтиев) күптән түгел «Мөсафир» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шагыйрь белән яңа нәшер ителгән шигырь җыентыгы, Лондондагы татарлар, андагы бүгенге тормыш турында әңгәмә кордык.

«Минем өчен шигырьләремнең һәрберсе фоторәсем кебек»

Рөстәм абый, «Мөсафир» китабына кертелгән шигырьләр арасында нинди бәйләнеш бар?

Шигырьләр арасында бәйләнеш бар да, юк та. Нинди яссылыктан карыйсы бит. Шигырьләр тематикадан бигрәк хронологик һәм күпмедер дәрәҗәдә географик тәртиптә, ягъни язылу чорларына һәм озак вакыт яшәп алган җиргә бәйле рәвештә өч бүлеккә бүлеп урнаштырылды.

«Миңа юл күренә» дип исемләнгән соңгы бүлектә исә 1980 елларның азагында язылган шигырьләр урын алды. Тәүге китабымда урын җитми калган шигырьләрнең кайберләре иде алар. Бик күптәнге булсалар да, ташларга кулым бармады, чөнки аларда миңа кадерле булган бер затның кул җылысы бар…Венера Шәмсетдинова

Хәзерге заманда кулына каләм алып бераз сырлый белүче һәркем язуларын матбугатта чыгару мөмкинлегенә ия. Безнең чорда шулай булган булса икән ул. Шул шигырьләр тәүге китабымдагылары белән бергә әдәби секцияләрдә үзләрен бөек язучылар итеп күргән кайберәүләр тарафыннан сарказмга дучар булган иде.

Ярый әле: «Барысы да бетте, бүтән язмаячакмын», — дигәндә шигырьләр дәфтәрем Лена Шагыйрьҗанның кулына килеп кергән. Мәрхүмә 1988 елда «Татарстан яшьләре» газетасында башкаларның язмалары белән беррәттән аларга да күзәтү ясаган һәм минем шигырьләремә иң югары бәясен биргән иде.  Аның: «Өметле күренә бу егет», — дип язуы мине шигърияттә калдырды. Тик бу вакыйга да җитәрлек түгел иде.

Шигърияткә чынлап керү өчен Мөдәррис Әгъләмов, Әхсән Баяннарның көчле куллары кирәк иде. Хәер, анысы башка мәсьәлә. Кыскасы, шигърияткә үз принципларыма тугры калып кердем һәм бу шигырьләрне янә шул принцип буенча махсус кертергә карар кылдым.

Минем өчен шигырьләремнең һәрберсе фоторәсем кебек. Һәммәсенең бер хатирәсе бар. Теге яки бусын укыганда, аны язган вакыттагы рухи халәтне кичереп, ностальгия дулкынына көйләнеп юана алам. Гаҗәеп тойгы. Шуның өчен генә булса да, шигырьләрнең бер җыентыкта булуын теләдем.

Әлегә кадәр булган гомеремдә миңа еш күчеп йөрергә туры килде. Шулай урын алыштырулар сәбәпле, бик күп язмаларым югалып та бетте. Бар булганнары үзем исән чакта бу җыентыкка кереп калсын дидем. Дөнья хәлен белеп булмый… Тагын китап бастырып чыгару насыйп булырмы-булмасмы бит әле. Китап чыгару елдан-ел авырлаша. Мәгълүм, мин чит җирдә яшим. Нәшрият тирәсендә әрсезләнеп йөрүче кеше дә түгелмен. «Мөсафир» дә берничә тапкыр планнан төшерелеп калдырылганнан соң юбилеем сәбәпле генә дөнья күрде бит.

Җыентыкның исеме исә нинди генә эчтәлекле булуларына карамастан шигырьләрнең барысына да туры килә дип уйлыйм. Чөнки бу дөньяда һәркем һәм һәрбер нәрсә — мөсафир…

Университетта чакта шигырьләрне кулдан-кулга йөртеп уку гадәте бар иде. Шул вакыттагы шигырьләрне һаман хәтерләүче төркемдәшләр: «Нигә аларны да китабыңа кертмәдең?», — дип сорыйлар иде. Менә, бүген насыйп булган икән — рәхим итсеннәр. Шулай ук, бәлки, тагын кемнәргәдер мөсафир-шагыйрьнең сәфәр башын күрү, уку кызык булыр. Әдәбият мәйданына шушы шигырьләр белән килеп кергәнмен бит.

«Гомеремнең яртысыннан артыгы туган җирдән читтә үткән»

Нинди җилләр Сезне Лондонга илтте?

СССР яңа гына таркалып, чит илләргә юллар салынып кына килә иде әле. Читкә китү өчен иң җайлысы Төркия иде. Белем алу теләге белән укырга китүче яшьләр кәрванына кушылдым. Анда дүрт ел аспирантурада укыганнан соң, юлымны Көнбатышка таба дәвам иттем, тик моның өчен әйбәт дәрәжәдә инглизчә белү шарт иде. Бу максат белән Лондонга килдем.

Бер-ике елдан башка илгә китәргә ниятем бар иде. Тик Лондон гади шәһәр генә түгел, озаграк торсаң, магнит кебек үзенә тарта башлый. Минемчә, Бөекбританиянең генә түгел, дөньяның башкаласы да ул. «Вашингтоннан һәм Нью-Йорктан да әһәмиятлерәкме?» — диярсез. Әйе, гөнаһы-савабы белән аннан да әһәмиятлерәк. Монда бер килгәч озаккарак калсаң, китүе авыр булыр дигәннәр иде — шулайрак килеп чыкты да.

Туган яктан читтә иҗат итү авыр бирелмиме?

Әлегәчә яшәлгән гомеремнең яртысыннан артыгы туган җирдән читтә яшәлгән. 24 яшемдә чыгып киттем. Кичә генә кебек… 26 ел узган да киткән. Күнегелгән инде. Шуңа күрә, хәзер андый проблемам юк.

Нәрсә илһамландыра Сезне? 

Кайчан, ничек илһам килә — үзем дә анык кына белмим. Тик шунысын тәгаен беләм — илһам бер мизгеллек, язып өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң юк. Кайвакытта үземне гаепле хис итәм: күңелгә илһам килгәндә дә, эш-мәшәкать белән язып куярга мөмкинлек булмый кала. Күпчелек очракта төп эш шәхси вакытны да басып ала.

Кешене роботлаштыра торган бу җәмгыятьтә вакыт беркайчан да җитми. Минем өчен төп мәсьәлә вакыт җитмәве генә булды бугай. Бу көннәрдәге мәгълүм вирус афәте чорында вазгыять башкачарак, әлбәттә. Тик барыбер кулда булган эшне ычкындырмау өчен дөнья куарга мәҗбүрсең. Бу кризистан соң тагын да катлаулырак булачагы көн кебек ачык.

Дөресен генә әйткәндә, мин үзем өчен язам. Күңелне бушату өчен язып-сырлап бер кырыйга куям да шул килеш кала.  Шуларны китап итеп чыгарам дип узган ел күпмедер эшләнде эшләнүен. Кулга эләккәннәрен эшли алган кадәр эшләдем.  Элек «профессиональ язучы» төшенчәсе булган бит әле. Иҗат белән генә яши алсаң икән ул. Булмый шул.

«Әнә, бер егет гармун сайлый!»

Шигырь ничек туа, Рөстәм абый?

Мисал өчен, сезгә бик яхшы таныш булган бер шигырь тарихын сөйлим әле. Без шагыйрь Рәмис Аймәт белән сабакташ дуслар гына түгел, якташлар да. Шулай булгач, туган авылларыбызга да, гадәттә, бергә кайта идек. Шулай бервакыт тимер юл вокзалына шактый иртә киленгән. Вакыт уздыру өчен урам буйлап киттек. ЦУМ дигән зур кибеткә кердек.

Рәмис кием-салым рәтенә таба китеп барды. Минем исә күзем уен кораллары сатылган җиргә төште. Элегрәк гармунда ярыйсы гына уйный идем. Әйләнә-тирәмдә беркем юклыктан файдаланып, кулыма гармун алдым да уйнарга тотындым. Күпме уйнаганмындыр, «Әнә, бер егет гармун сайлый!» дигән сүзгә һушыма килеп артыма борылсам — бер төркем кеше җыелган, мине тыңлыйлар…

Шул сүзләр шигырь булып туды. Хәтерем ялгышмаса, Лена Шагыйрьҗан юллаган бугай, күпмедер вакыттан соң «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыкты. Инсаф Хәбибуллин исемле композитор шигырьне шуннан укып көй язган. Ягъни, җырдагы гармун сайлаучы егет — мин үзем.

Лондонда Сезнең иҗатны ничек кабул итәләр?

Мин мондагы татарларның «Рөстәм абый»сы инде, рәхмәт яусын, үземне дә, иҗатымны да ихтирам итәләр. Яңа китабым чыгар-чыкмас иҗат кичәмне дә оештырасы иде — насыйп түгел икән.

Анда тагын татар телендә иҗат итүчеләр бармы?

Юк бугай. Булса, ишетелер иде. Элегрәк Равил Бохараев бар иде. Гәрчә, ул да русча иҗат итте.

«Британиядә татар телле татар булып яшибез»

Лондондагы татарларның тормышы ничек?

Лондонда татарлар әллә ни күп түгел. Тик шулай да башка диаспораларга үрнәк итеп күрсәтерлек җәмгыятебез эшләп килә. Татар теленә, әдәбиятына битараф булмаганнарның саны аз булса да, бар. Шулай Британиядә татар телле татар булып яшибез.

Мөмкин булганча ешрак очрашып, кулдан килгән кадәр эшләргә тырышабыз. Берничә ел инде татар телен укытам. Укучыларымның күпчелеге туган телен белмәүче яки аз дәрәҗәдә белүче кешеләр. Әмма алар, туган телне өйрәнүнең кирәклеген аңлап, укыр өчен җиң сызганган татар кешеләре. Шулай дәвам итсәк, киләчәктә татарча сөйләшүчеләрнең, ана телдә укучыларның саны тагын да күбәер дип өмет итәм. 

«Ике дустым коронавирустан үлде»

Коронавирус турында да сөйләшми калып булмый. Сездә хәлләр ничек?

Дөньяда коронавирус җиле бөтен кешегә кагылды. Аерма бары тик йогынтының дәрәҗәсендә генәдер. Мәгълүм, иң зур зарарга Көнбатыш дучар булды. Европаның башка күп илләре чаң кага башлаганда да Бөекбритания җитәкчеләре башта бу афәтне җитдигә алмадылар.pixabay.com/ru

Илнең премьер-министры хәтта кибеттә битлексез йөрүен дә күрсәтте. Күп вакыт үтмәде, аннары үзе үк шушы авыруның тырнакларына эләкте. Хәзер савыкты инде. Бу җитдисезлек сәбәпле авыру таралганнан таралды, үлем очраклары артты. Инде күпләр уйлаганча ялган яки күпертелгән хәбәр дип кенә узарлык түгел. Шәхсән үземнең ике дустым бу вирустан дөнья куйды. Шөкер, якташларыбызның үлем-китем хәбәре ишетелмәде.

Хәзер менә бер айдан артык инде карантин, өйдә генә сакланып утырабыз. Аралашу чарасы — телефон белән интернет. Бу көннәрдә бөтен җирдә мәгълүмат кайный. Акны карадан, хакны ялганнан аерып алу җиңел түгел. Бу мәгълүмат дуенының төпкә утыруы өчен күпмедер вакыт үтүе кирәк. Әлегә кадәр тиңе күрелмәгән вирус булганлыктан, вирус белгечләре дә фараз кылулардан ерак китә алмыйлар. Беркем дә бу афәтнең кайчанга кадәр сузыласын белми.

Исән булсак, бер дистә ел эчендә 11 сентябрь хакыйкате кебек барысы да билгеле, фаш булыр. Бу вирус табигыймы, әллә ясалмамы – мөһим түгел. Моннан соң дөньябызның, яшәешебезнең элеккечә булмаячагы тәгаен билгеле. Дөньяның сәяси төзелешеннән башлап, тормыш-көнкүрешебезгә, гадәтләребезгә кадәр үзгәрешләргә әзер булырга тиешбез. Дөнья ике чорга – «вируска кадәр» һәм вирустан соң» дип бүленәчәк. Шулай да, төшенкелеккә бирелмичә, киләчәккә өмет белән, вакыйгаларга уңай яктан карарга тырышырга кирәк.pixabay.com/ru

Ярты стакан су хакында яртылаш буш дип тә, яртылаш тулы дип тә әйтеп була бит. Без исә тулы ягын күрергә тырышыйк.. Борынгылар юкка гына һәр начарлыкта бер яхшылык бар димәгәннәр.

«Вирус безне бераз айнытты»

Аңлавымча, Сез укыту эше белән шөгыльләнәсез. Карантин вакытында нишлисез?

Уку йортлары ябык. Өйдә эшсез утырам. Тик шул ук вакытта хәерле эш тә юк түгел: күптәннән көтеп яткан фәнни мәкаләләремне тәмамлау, яңаларын язу өчен форсат һәм вакыт пәйда булды. Татар фольклоры нигезендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш халыклары фольклорларын параллель рәвештә чагылдырган бу мәкаләләрем киләчәктә инглизчә китап булып та басылып чыгар дигән өметем бар.

Минемчә, вирус безне бераз айнытты. Матдилеккә бирелгән җаннарны аз гына булса да рухи тормышка якынайтты. Гаилә, туганлык, кардәшлек төшенчәләрен искә төшерде. Көчле дип белгәннәребезнең көчсезлеген, зәгыйфьлеген күрсәтте, хакыйкатькә этәрде. Кешелекнең, үз чиратында, моннан гыйбрәт һәм сабак алуы гына кирәк.

Рөстәм Сүлти иҗат иткән «Бер егет гармун сайлый» җыры:

Бармаклары белән гүя,

Гармун телләрен саный.

Берсен ала, берсен куя,

Бер егет гармун сайлый.

Гармун сайрый сандугачтай,

Гармун сайрый да сайрый.

Көйгә көйне ялгый-ялгый,

Бер егет гармун сайлый.

Уйнамый түзеп буламы,

Кулда гармун булганда?!

Тын гына торып кара син

Җаның моңга тулганда.

Кызлар күңелен җилкетер

Гармуннар бармы монда?

Тукта-тукта, нинди көй бу?

Йөрәкне урый моңга!

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar