Домой Главные новости “Кишер чәчкәнне беркем күрмәскә тиеш!”

“Кишер чәчкәнне беркем күрмәскә тиеш!”

0
“Кишер чәчкәнне беркем күрмәскә тиеш!”

Туксанынчы елларда Югары Ослан районының Рус Мәмәтхуҗасы авылында мәктәп директоры булып эшләдем. Мәктәпнең дүрт гектардан артык яшелчә, ике урында җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Русларның яшелчә үстерү буенча бездән күпкә остарак халык икәнлегенә бу авылда яшәгән чагымда инандым.

Күл буена ике яклап тезелеп киткән бакчаларында нинди генә яшелчә үсми иде! Кабаклары 25-30 килолы, кәбестәләре кочакка сыймаслык, кыярлары Яңа ел гирляндасындагы кебек тезелешеп тора, помидорлары да бик мул уңышлы — җыеп бетерерлек түгел. Авыл хатыннары орлыкны сатып алмый, үзләре әзерли. Кул арты китүдән куркып, артып калган рассаданы бер-берсе белән бүлешергә яратмыйлар. Кыяр орлыклары тизрәк шытым бирсен өчен, иртән көтү кугач, җылы суда чылатып, кулъяулыкка төрәләр дә, күкрәкчә­ләренә тыгып куялар. Көне буе тән җылысын тоеп йөргән орлыкларны төнгә җылы тастымалга төреп, мендәр астына салып йоклыйлар. Иртән янәдән лиф эченә тыгалар. Орлык бүрттерә башлагач, үзләрен бик әдәпле тоталар. Ирләренә каршы дә­шүдән, балаларына тавыш күтәрүдән, күршеләр белән әрләшү­дән тыелып торалар. Мар­җа түтиләрнең фикеренчә, тән җылысына тиенгән нәни орлыклар бары тик уңай энергияне генә йотарга тиеш. Әгәр чирләсә­ләр, терелгәнче бу эшкә тотынмыйлар. Иң кызыгы шунда: түтәлгә иң беренче кәлшәне күчереп утыртуга, ике куллап башларына ябышалар. Болай эшлә­сәң, тамыразыклар, аеруча, кабак, кабакчык, кә­бестәләр нык, баш кадәрле эре һәм түм-тү­гәрәк була, имеш.  

Казаннан кайткач, орынып торган күршем Александра әбекәй янына хәл белергә шәһәр күчтәнәче кыстырып кердем. Ул бакчада кишер чәчеп маташа иде. Мине күрүгә, сәламемне дә алмыйча, сөмсере коелып, эшен ташлап, түтәлләре арасыннан чыгып китте. Аптырап калдым: моңарчы бик дуста­нә мөнәсәбәттәге күршемне нинди корт чаккан? “Кишер чәчкәнне беркем күрмәскә, хәтта читтән генә дә карап тормаска тиеш! Юкса, кишер сирәк тишеләчәк, татлы да булмаячак”, — дип аңлатты Александра түти үз-үзен тотышын. Менә сиңа мә!  

Минем бик хөрмәт иткән блогерым — илкүләм танылган яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үстерүче Юлия Миняева Мәскәү өлкәсендә яши, алдынгы фикерле, тырыш, булдыклы ханым. Аның тәҗрибәсен, үтә дә кызыклы алымнарын үз бакчамда бик еш кулланам. Ул үзенең бер видеорепортажында: “Мин бары тик хатын-кыз көннәрендә ге­нә, ягъни, “а”га беткән “среда, пятница, суббота” гына чәчәм”, — дип, шаккатырды. Аның фикеренчә, җирдәге тереклекнең тууы, тернәкләнеп китүе хатын-кыз җенесенә бәйле, димәк, орлыкларны да “хатын-кыз көннәре”ндә чәчсәң, тиз тишелә һәм әйбәт үсеп китә. Бу ырымга ышану славян халыкларында бик борынгы заманнардан ук килә. Алар уңдырышлылык төшенчәсен хатын-кыз җенесенә турыдан-туры бәйле дип саный. Шунлыктан рус авылларында ир-атларга яшелчә бакчасында түтәлгә орлык чәчәргә, бүлбе утыртырга рөхсәт итмәгәннәр. Хәер, игеннәрне тубал тотып ир-атлар чәчкән. Чәчүгә бәйле тагын бер ышану бар: бу эшкә керешкәнче бурычларыңнан котылырга кирәк. Чә­чү чорында берәүгә дә бурычка акча яки әйбер бир­мәскә, үзең дә алмаска. Бу ышану бик борынгы заманнардан ук килгән икән. Иген чәчәсеңме син, яшелчәме — күңелең тыныч булсын, алачак белән бирәчәк хакында борчулы уйлар кичереп, җаның гасабиланмасын. Әлеге тискәре энергия чәчүлеккә йогып, киләчәк уңышка зыян сала күрмәсен! Кешеләр үзләрен табигатьнең бер кисәкчәсе итеп тойганга күрә, мондый ышануның нигезле булуына да ихластан инанганнар. Русларда “Чистый четверг”, “Страстная пятница” дигән көннәрдә берни чәчәргә, утыртырга ярамый. Көннең энергетикасы начар булганга, кысыр көннәр санала. Бакча кишәрлегенең дүрт ягына усактан казык кагу, Пасха бәйрәменә буяп пешерелгән йомырка кабыгын түтәлгә күмү катгый тыела.  

Чәчүче эшкә догалар укып, изге теләкләр теләп, якты хыяллар, яхшы ниятләр белән керешергә, кү­ңеле күтәренке булырга тиеш дип санаганнар һәм әле дә шулай уйлаучылар бар. Борынгы бабаларыбыз киләсе ел уңышы әйбәт булсын дип өметләнеп, буразнага йомырка тәгәрәткән. Җаваплы, зур эшкә керешкәнче, мул уңышка адарынып, корбан чалу, ярлы-ябагайны, авыруларны, балаларны, туганнарны сыйлау; иген чәчә башлаганчы, җир башында азан әйтеп, намаз уку; яз башында күмәкләп кырга чыгып, карга боткасы пешереп, басудагы кош-кортларга өлеш чыгару кебек йолалар гамәлдә булган. Шәхсән үзем ай календарена карап чәчәм. Ай тулырга бер көн кала, ай тулган көнне һәм аннан соң бер көн берни чәчмим. Иске ай бетеп, яңасы туган көннәрдә дә үсемлекләрне борчымыйм. Ай үскән вакытта, җир өстендә уңыш өлгертүче яшелчәләрне, ай кимегәндә, туфрак астында үсүче тамыразыкларны чәчәм. Кәефем әйбәт булмаса, орлыклар ягына борылып та карамыйм. Га­дәттә, чәчүгә керешәсе көннәрне түземсезләнеп көтеп алам, миңа алар бәйрәм кебек тоела. Ихластан сөенеп эшләгәнгә күрә, уңышсыз калганым юк. Миңа “кулың җиңел” диләр. Кул арты китүгә, күз тиюгә ышанырга мәҗ­бүр булдым. Искиткеч мул уңыш бирә торган Рэт-Скарлет сортлы бәрәңге бүлбеләрен, көздән кызыксынып сорап килүчеләргә биргәннән соң, икенче җәйдә бу сортны бөтенләйгә югалта яздым. Алдагы елда һәр төптән йодрык кадәрле 25-27шәр бәрәңге җыеп алган булсак, икенче елда үрдереп алып килгән бер дигән чәчүлек материалыннан, чем кара туфраклы, яхшылап эшкәртелгән бакчада, адәм көлкесе, тавык йомыркасы кебек 5-6шар бәрәңге үскән иде…    

Хәмидә ГАРИПОВА

matbugat