Домой Жизнь татар Татары в регионе Мәчетебез яктырып китте

Мәчетебез яктырып китте

0
Мәчетебез яктырып китте

Изгелек кыл да, суга сал, диләр халыкта. Ринат һәм Рания Иксановлар (фотода) да кеше сүзеннән түгел, ә чын күңелдән, ихластан игелек кылучылар. Үзләре Похвистнево шәһәрендә яшәсәләр дә, туган авыллары Яңа Мансурда узган бөтен чараларны оештыруда актив катнашалар. Күптән түгел генә алар мәчетебез идәненә 100 квадрат метрлы келәм алып кайтып җәйделәр. Шул уңайдан бөтен авыл халкы исеменнән Иксановлар гаиләсенә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәчетне, авыл халкын зурлап, бу зур сәдака-бүләк өчен Аллаһы Тәгаләдән аларга исәнлек-саулык сорыйбыз, эшләрендә зур уңышлар телибез. Шундый итагатьле, мәрхәмәтле балалар үстергәннәре өчен Ринат белән Раниянең әти-әниләренә дә зур рәхмәт.

Яңа Мансур авылы халкы,

Похвистнево районы.