Домой Жизнь татар Мәчетле авыл күрке

Мәчетле авыл күрке

0
Мәчетле авыл күрке

Быел Камышлы райо­ны, Яңа Ярмәк авылы мәчете сыйфат­лы итеп төзек­лән­де­релде, бөтен эшләр дә янгын куркынычсыз­лыгы таләп­лә­ренә туры китереп эшләнде.

– Узган елларда региональ Диния нәзарәте, авыл халкы һәм мәхәллә картлары ярдә­ме белән мәчетнең тышкы ягы төзекләндерелде. Эчке ягы да  күптән ремонт таләп итә иде. Аллаһы Тә­галәгә тапшырып, язын эшкә керештек. Диварларын, ишек алдын җылыттык, намаз уку бүлмәсенә “җылы идәннәр” җәелде, моның өстенә яңа котельная төзелде, ишек алды баскычы яңарды, – дип сөйли Яңа Ярмәк авылы имамы Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов.

Гали авылының һәм Са­мараның “Нур” мәдрәсә­ләрен­дә дини белем алган хәзрәт имамлык вазифасына биш ел элек кереште. Аның вәгазьләре үтемле, никах уку, исем кушу, мәетне соңгы юлга озату йо­лаларын җиренә җиткереп баш­кара, мәҗлесләрдә дә, мәчеттә дә изге күңеле белән Коръән сүрәләре укый. Менә төзекләндерү эшләре дә Рә­ис хәзрәт тәкъдиме белән баш­ланып киткән. Уңган-булган, бөтен эшкә кулы килеп торган хәзрәт мәчетне төзекләндерү эшләренең күбесен үзе баш­кара. Авылдашлары да яр­дәм итә, әлбәттә. Ә түбәсе белән диварларын Самарадан килгән төзү бригадасы ясап киткән.

– Бу эшләрнең барысы да изге күңелле кешеләр хисабына эшләнде. Самара өлкәсе мө­селманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөф­ти Талип хәзрәт Яруллин булышлыгы белән “ЗИС” җәм­гыяте директоры Тимур Искәндәров хәйрия ярдәме күрсәтте. Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутди­нов сөйләшкәннән соң, “Бай­текс” оешмасы (җитәкчесе Олег Торопчин) да ярдәм кулы суз­ды. Кыргызстаннан Яңа Яр­мәк авылына кайтып төп­лән­гән дин кардәшебез Ибра­һим Латыйпов шактый зур сумма­га паласлар, киезләр кай­тарт­ты, акчалата да ярдәм күр­сәтте. Яңа Ярмәк авы­лын­да туып-үскән, бүген читтә яшәүче авылдашларыбыз Аб­делхак Шакиров һәм Хәйдәр Сафиуллинны да билгеләп үтәсе килә. Хәтта бер дә таныш булмаган чит ке­шеләр дә хисап счетына ак­ча күчерделәр. Аларга һәм яр­дәм кулы сузган авыл­даш­ларга, Урта Азиядән кай­тып төпләнгән мөселман кар­дәш­ләребезгә, Камышлы рай­оны эшмәкәрләренә, күр­ше “Рас­свет” совхозында яшәү­че милләттәшләребезгә олы  рәх­мәтебезне җиткерәбез. Ал­ла­һы Тәгалә аларның бары­сына да исәнлек-саулык, бәрә­кәт­ле тормыш насыйп итсен. Из­ге эшкә өлеш керткән бар­лык кешеләрнең исем-фа­ми­лия­ләре махсус дәфтәргә язы­лып, гыйбадәтханәдә сакла­на. Ал­лаһыга шөкер, эшләребезне Корбан гаетенә кадәр тә­мам­лап, бәйрәм намазын яңар­­тыл­ган мәчеттә укырга на­сыйп булды, – дип шатлыгы бе­лән уртаклаша Рәис хәзрәт.

Берничә ел элек, мәчетнең тышкы ягын төзекләндергән вакытта, бүрәнәләргә киртләп “1870 ел” дип язылуын күр­гәннәр. “Бу мәчет салынган ел бул­са кирәк”, – дип, мөфти Та­лип хәзрәт Яруллин белән киңәшкәннәр дә мәчетнең 150 еллык юбилеен уздырырга ни­ят иткәннәр. “Самарадан, ра­йон үзәгеннән мөхтәрәм ку­наклар чакырып, төзелеш эш­ләрендә ярдәм иткән ке­шеләрне җыеп, юбилей ча­расын корбан мәҗлесе белән билгеләп үтәрбез дигән идек. Тик коронавирус аркасында планнарыбызны үзгәртергә туры килде”, – дип уфтана Рәис хәзрәт. Шул сәбәпле мәчеткә йөрүчеләр саны да кимегән. Элек намазга уннан артык ир-ат йөргән булса, бүген күпкә азрак. Ә менә җомга намазына шулай ук 25 – 30 кеше килә икән.

Аллаһы теләсә, дөньялар ях­шырыр, Яңа Ярмәк авы­лы­­ның яңартылган мәчетендә ка­бат Гает бәйрәмнәре үтәр, иф­тар мәҗлесләре гөрләр, мәү­лид мөнәҗәтләре яңгырар. Иң мөһиме, бүген яңартылган бо­рынгы мәчет авыл күрке булып, халыкны үзенә чакырып тора.

Алия Арсланова.

Галия Вәлиәхмәтова фотосурәте.

Бердэмлек