Султан

0
Султан

Төркиләр тарихы тирән һәм серле. Борынгы галимнәр фикеренчә ул хәтта кешелек яралган заманнарга ук барып тоташа. Төркиядән башка барлык төрки халыклар хәзерге заманнарга кадәр үз бәйсезлеген югалтып яшәгәнгә, аларның тарихы да озак еллар көчле басым астында булды.

Төрки татарлар тарихына тирән кагылу тыелган булса да, аларның тормышчанлыгын, яшәү көчен өйрәнү нигезендә тарихчы галим Л.Н. Гумилёв “Закон пассионарности” дигән зур фәнни ачыш ясады. (Ахырда моның өчен унөч елга ирегеннән мәхрүм ителсә дә).

Аллага шөкер, хәзер төрки халыклар тарихының бөтен дөнья тарихы нигезендә ятканлыгы турындагы чынбарлык торган саен ныграк ачыклана бара. Мәсәлән, моннан берничә еллар элек Самара шәһәрендә Канададан килгән “Степь и прерии” дигән бай күргәзмә оештырылган иде. Анда Америка индеецларының Европа һәм Азия илләрендә яшәгән төрки халыклар белән бер тамырдан булуы ачык күренде.

Күп материаллар “Мая” циввилизациясенең дә төркиләр язмышы белән нык бәйләнештә булуы турында сөйли иде.

Булгарларның, төрки бабаларыбызның меңнәрчә еллар буена илләр, цивилизацияләр корып, дөнья халыкларына үрнәк күрсәтеп яшәүләре турында билгеле булуга карамастан, әлегәчә төрки-татар тарихына мыскыллы караш яшәп килде. Шуңа да кинофильмнарда, әдәби әсәрләрдә мондый хәлләрне күргәндә, һәрвакытта җан әрни, күңел кимсенә иде.

Ниһаять, Төркия илендә эшләнгән “Великолепный Век” кинофильмы төркиләр тарихының данлыклы бер чорын ачыклап, аның асылын бөтен дөньяга танытты. Бу фильм көчле бер илаһи дулкын булып, күпләрдә борынгы уртак тарихыбыз белән кызыксынуга юллар ачты.

Анда Европа, Азия һәм Төньяк Африка җирләрендә Госманлы төрекләр империясе хакимлек иткән заманның иң уңышлы һәм гыйбрәтле бер өлеше – солтан Сөләйман идарә иткән вакыт, ягъни 1520-1566 еллар дәвамында булып узган кызыклы вакыйгалар тасвирлана.

Бу вакыт – империянең чәчәк атып, югары үсеш алган һәм дөнья күләмендә иң зур кодрәткә ия әверелгән чоры. Шул вакытта аның башкаласы, Стамбул шәһәре дә бөтен дөньядагы цивилизация үзәге булып таныла.

Мондагы интеллектуаль бөеклек, мәдәният, архитектура һәм сәнгать үсеше, хәрби көчләр төзелеше, сәяси осталык – ул башка илләр өчен дә үрнәк һәм гыйбрәтле күренеш була.

Нинди генә империяне алсаң да, аның уңышлылыгы шул ил аша аша үткән сәүдә юллары белән тыгыз бәйләнгән. Сөләйман солтан да дөнья күләмендәге иң әһәмиятле сәүдә юлларын үз кулына алып, аларны төп табыш алу чыганагына әверелдергән.

Бу сәүдә юллары Һинд океаныннан Кызыл диңгезгә, аннан Персия култыгына, аннан соң кәрван юлары бөтен Гарәп илләре аша Урта диңгезгә һәм ахырда Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткәннәр.

Бу империя Урта диңгез буйларын, Төньяк Африканы, Балкан Ярымутравын, Якын Көнчыгыш җирләрен һәм Кара диңгез буйларын, гомүмән элгәреге Рим һәм Византия империяләренең, шулай ук Гарәп халифәтенең җирләрендәге илләрне үз эченә алган һәм шунда алты гасыр буена хакимлек иткән.

Күпләр бу империя хакимиятен чикләнмәгән монархия, деспотия үзәге дип атасалар да, Солтан Сөләйман ил белән Шәригать кануннарына нигезләнгән законнар белән идарә иткән. Ул башка халыкларга да дин иреклеге биргән һәм үзләрен куркынычсызлык сагында тоткан. Төрле телләрдә сөйләшкән, төрле диннәр тоткан халыклар арасында тәртип урнаштырып, аларны да үсеш юлына бастырган.

Гадел һәм оста идарәче булган өчен ул үзе идарә иткән халыклар арасында олы хөрмәт казанган. Нинди диннән, нинди халык кешесе ул, баймы-ярлымы булуына да карамастан, кимсетелгән кешеләрне аерым очракларда шәхсән үзе дә кабул итеп, гадел хөкем чыгарган.

Империя законнарын төзегәндә ул буйсынган халыкларның да гореф-гадәтләрен истә тотып эш итә. Үз законнарын ул борынгы Рим, Византия һәм герман, славян халыкларының, мамлюкларның хокук системаларын да, исәпкә алып төзегән (Алар Шәригать кануннарына каршы килмәгән очракта).

Шуңа күрә дә, барлыкка килгән каршылыклар, канәгатьсезлекләр гаделлек белән хәл ителгән. Гадел законнар булдырганы өчен аны Сөләйман Кануни (Законодатель), дип атыйлар.

Әлбәттә, Госманлы төрекләр империясенең кодрәте иң элек солтаның гайрәтле, оста, сәләтле идарәче булуына, аның хәрби көчләренә һәм анда урнаштырылган тәртипкә бәйләнгән. Сөләйман солтан заманында төзелгән хәрби диңгез флоты да дөньяда иң көчле булып санала.

Ул империя белән идарә иткән заманда илнең уңышлылыгы ике төп нәрсәгә бәйләнгән: берссе – ныклы сәяси база, икенчесе – илдәге экономиканың үсеш юлында булуы.

Монда әле хәзерге вакытта да үрнәк алырлык гыйбрәтле нәрсәләр күп. Мәсәлән, ул чакта бу империя Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре белән тыгыз бәйләнештә булып сәүдә иткәнгә, ул иксез-чиксез зур бер базарны хәтерләткән. Мондагы товарлар агымын, экспорт-импорт хәлен, товарларның хакларын хөкүмәт ныклы контрольдә тоткан.

Бу товарларны кыйммәтчелектән, ә халыкны хәерчелектән саклаган. Шул ук вакытта урлашуга юл куймаска һәм дәүләт казнасын да үстерүгә мөмкинлек биргән.

Солтан Сөләйман һәр кеше ниндидер һөнәр иясе булуга омтылырга тиеш дигән ныклы фикердә торган. Шуңа да мөселман халыкларындагы ничек тә һөнәрле булырга тырышу – ул матур бер традициягә әверелгән. Һөнәр осталарына аеруча зур хөрмәт күрсәтелгән.

Төрек кинематографистлары эшләгән бу фильм үзенең нәфислеге, гүзәллеге белән генә түгел, тарихи сюжетларның төгәллеге белән дә сокландыра. Беренче чиратта илнең бөеклеге, көче, аннан соң дөнья күләмендә танылган, данлыклы империяне үз кулында тоткан солтан Сөләйман образы таң калдыра.

Ул замандагы тәртип, законнарны, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, аларны төгәл үтәү һәм башка тормыш күренешләре ирексездән шул заманнар даирәсенә алып кереп китә. Бу фильм күпләрдә төркиләр тарихына карата хөрмәт һәм ихтирам уятмый калмастыр дип уйларга кирәк.

Госманлы төрекләр империясы ул дөнья тарихында очраклы күренешме?! Нәрсәгә бәйләнгән соң бу илнең бөеклеккә ирешүе, гайрәтле, бай һәм үсеш юлында булуы?!

Бу сорауларга җавапны белү өчен борынгы төрки халыклар тарихын актарып карарга кирәк. Дөрес, бу фильм әле безгә уртак тарихыбызның бер читен генә, аз гына ачып, аның бер чагылышын гына матур тасвирлап күрсәтте.

Төркиләр борынгыдан илләр, империяләр тотып яшәгәннәр. Бу халык инде тарихта эреп югалды дигәндә дә, ниндидер бер ыруг югары күтәрелеп, бөтен төркиләр дөньясын хәрәкәткә китерә һәм аларны тагын да бергә берләштерә алган.

Төркиләрдәге пассионарлык (яшәү көче, тормышка яраклашу сәләте) ул кырыс шартларда гасырлар дәвамында тупланып, көчәеп килгән. Татар тарихын тирәнтен өйрәнгән тарихчы галим Л.Н. Гумилёв ачкан “Закон пассионарности” менә шуңа нигезләнгән дә инде.

Төрекләр империясенең тарихы да сельжуклар дип аталган көтүче төрки угызларның бер кланыннан башланган бит. Алар элгәре Урта Азия далаларында чатырларда яшәгән һәм хәзерге төрекмәннәрнең бабалары булган дип фаразлана.

Ә Госманлы төрекләр империясе турында без нәрсә генә белә идек соң, бу фильм дөньяга чыкканчы?! Ни кызганыч, аның Россия белән гасырлар буена сугышлар алып барганлыгыннан башка без берни дә белми идек шул.

Ә бу имнериянең тарихы, андагы мәдәният үсеше һәрвакытта Көнбатыш илләрендәге мәдәният хезмәткәрләрен, галимнәрне, тарихчыларны, кызыксындырып, үзенә тартып торган. Мәсәлән, Франциядәге Гран Пале һәм Версаль шәһәрләрендәге галереяләрдә солтан Сөләйман чорына багышланган бай күргәзмәләр оештырылган.

Трианона милли музеенда ул чорны чагылдырган затлы әйберләр, байлыклар, империянең төрле илләр белән алып барган килешүләр турындагы документлар һәм башка кыйммәтле кулъязмалар да тупланган.

Бу илнең югары үсеше басып алынган илләрне талап яшәүгә бәйләнгән дип уйлау – тамырдан дөрес түгел. Моның сере – ул фән, мәгърифәт, мәдәният, медицина, сәнгать, һөнәрчелек, экономика һәм башка хуҗалык тармакларының үсешенә киң юллар ачуга бәйләнгән. Шулай ук моңа империя эчендәге тыныч тормыш һәм анда яшәгән халыклар арасындагы уңай мөнәсәбәтләр дә сәбәпче булган. Буйсынган илләр дә ышанычлы канат астында булып, аларга киң автономия хокуклары да бирелгән.

Әлбәттә, бу фильмны төзегәндә ниндидер җитешсезлекләр, шикле тоелган өлешләр, авторлар фантазиясенең дә тәэсире булуы мөмкин. Тик шулай да, тулаем алганда ул искиткеч матур һәм нәфис кенә түгел, безнең оеган күңелләрне актарып, күп нәрсәгә күзләрне ачарлык һәм тарихи вакыйгаларга бай итеп эшләнгән.

Аны караганда экраннардан өйләргә тере тарих үзе килеп керә сыман тоела.

Һәрхәлдә, бу фильм уйландыра. Аның нинндидер урыннары авыр кабул ителә, хәтта кайберләре бөтенләй дә кабул ителми. Нишлисең, ул чорлар белән безнең заманны күп гасырлар аерып тора шул. Фикерләү офыгыбызда да күп нәрсә үзгәргән. Монда озак еллар безнең башларны бутап, адаштырып килгәннәрен исәпләсәң – бигрәк тә.

Тарихның күп өлеше бездән яшерелгән, яисә кирегә борып бирелгән. Шул ук вакытта әле күп нәрсәне белмибез һәм хәзерге вакытта инде белергә дә теләмибез.

Татар халкының һәм Төркия иленең тарихы, анда яшәгән халыкларның теле, мәдәнияты, гореф-гадәтләре аерылгысыз рәвештә тыгыз бәйләнгән. Аларның чыгышы да бер тамырдан булуга карамастан, без бу хакта әле күп нәрсәне белмибез.

Менә бу фильмдагы күренешләр күпләребездә борынгы уртак тарихыбыз белән тирән кызыксыну һәм күп нәрсәне тирәнрәк белүгә омтылыш тудырмый калмастыр.

Бу гайрәтле, йөрәкләрне җилкендерерлек фильмны булдырган һәм аны дөнья күләмендә таныткан авторның хатын кыз булуы – үзе генә дә ни тора бит!

Рак авыруы нәтиҗәсендә авыр хәлдә булуына да карамастан, аның үзе уйлаган проектны лаеклы рәвештә гамәлгә ашырырга тырышуы – үзенә карата олы хөрмәт уята.

Ә инде Төркия илендәге аерым көчләрнең, шул исәптән премьер-министрның да моңа каршы булуын исәпләсәң – аның ирләр дә булдыра алмастай тормыш батырлыгы кәрсәтүенә ничек сокланмыйсың!

Урта Азиядәге төрки халыклар яшәгән илләрдә хәзер төркиләр тарихын үстереп, аның бәрәкәтен халыкка җиткерү, аны кешеләрнең аңына сеңдереп, аларның рухларын үстерү өстендә киң җәелгән эшләр башкарыла.

Бездә дә, тарих өлкәсендә торган саен һаман да күбрәк фәнни хезмәтләр бастырыла. Ни кызганыч, тик күп вакытта алар шул әле гыйлми хезмәткәрләр боҗрасында гына кулланыла дисәң дә ялгыш булмастыр.

Милләтебез тарихы кырларына күптәннән чәчелгән агулы орлыклар сиздермичә дә үсте, хәзер инде алар чәчәк атты, орлыкланды. Татарстаннан читтә яшәгән төбәкләрдә бу проблема аеруча актуаль булып тора. Татар авылларындагы балалар бакчасында да телебезгә, милләтебезгә хөрмәт тәрбиялисе урынга андагы тәрбия дә, үзара аралашу да рус телендә бара.

Милли үзаңны, телне сакларга, чынбарлык тарихны торгызырга дип никадәр лаф орсак та, хәзер инде халкыбыздагы милли хисләр нык зәгыйфьләнгән, тарихыбыз белән кызыксынучылар да бармак белән генә санарлык. Үз авылы, үз нәселе белән кызыксынучылар да шактый сирәк күренеш.

Монда җәдитчеләр тарихын, аларның рухи батырлыгын исәпкә алып, алар тәҗрибәсенә күз салып уйланырга, алар үрнәгендә хәрәкәт итәргә вакыт җиткәндер. Милләтебез язмышына янаган куркынычларга каршы торырлык чаралар булдыра алмасак – нәтиҗәсе күренмәгән хәрәкәт ул тик буш сүзләр чыганагы, файдасыз талпыныш кына булып калачак.

Фәрид Шириязданов