Кайчакта була бит шулай: газетага материал кирәк булганда, күз алдыңдагыны күрмисең, әллә кайларда яшәгән һәм бер белмәгән кешеләрне эзләп китәсең. Ә газета геройлары янәшәңдә генә яшиләр икән…
Менә быел да беренче мәртәбә уздырылучы “Аталар көне” алдыннан шундый хәл булды. Кыскасы, күренекле атаны, күпме эзләп тә, таба алмадык. Ләкин Аллаһы Тәгалә, соңгарыбрак булса да, андый геройны алдыма китереп чыгарды.
Мин аны хастаханәдә очраттым. Авылдашым, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Мәсхүт Кәримов, бер кочак кәгазьләр күтәреп, III төркем инвалидлыгын расларга йөри икән. Чират зур булганлыктан, сөйләшеп киттек. Таныш-белешләрне, балачак, үсмер елларыбызны барлап чыккач, нишләп инвалидлык алу эшләре белән йөрисең, дигән сорауны бирми булдыра алмадым.
– Э-э-э, ни. Минем бит бер бөерем юк, – дип әйтеп куйды бу.
– Авырадың мени?
– Юк ла. Улыма бирдем…
Күзләрем шар булды. Ничек алай килеп чыкты соң, дип бәйләнгәч, бөтен гомерен сөйләп бирде Мәсхүт.
Балачагы җиңел булмаган, әлбәттә. Әтисе Шәйхелислам – кое казучы, әнисе Бибинур – колхозда нинди эш бар, шунда эшли. Үзләренең дүрт кызы һәм төпчек малае өстенә әтисенең бертуганыннан туган Әнисә апасы да аларда яши бит әле. Кыен яшәсәләр дә, Мәсхүт тугач, Шәйхелислам абзый, дәртләнеп китеп, 1964 елда өй төзеп куя.
Кызлар үсә тора, үз тормышларын коралар. Әнисә белән Җария авылда калалар, Сания, Нурия һәм Фәния читкә китәләр. Әтисенең өмете булган Мәсхүткә авылда калырга кирәк бит инде. Картлык көннәрендә әтисе белән әнисенең караучысы булыр ул. Ә әлегә ул бик кечкенә, балалар бакчасына йөри. Көз җиткәндә үзеннән бер яшькә олырак булган дуслары мәктәпкә китәләр. Бот буе Мәсхүт тә, балалар бакчасыннан качып, алар артыннан иярә, зур буласы, портфель күтәреп мәктәпкә йөрисе килә. Аны бер кайтаралар бакчага, ике… Ләкин ул үзенекендә тора: “Укыйсым килә!” Шулай итеп, башлангыч мәктәпнең әзерлек сыйныфына йөри башлый.
Үсә-үсә, Мәсхүт аңа югары белем кирәк булачагына инана. Димәк, аңа авыл хуҗалыгы институтын тәмамларга кирәк, чөнки ул авылда калырга тиеш! Шулай итеп, колхоз юлламасы буенча кергән Ульяновскиның авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлар факультетын тәмамлап, авылга практика үтәргә кайта. Соңгы курста укыганда ике метрлы булып үскән егет классташына өйләнә, кызлары Римма туа. Әле армиягә дә китәргә кирәк икән. Нишләсен, яшь хатынын һәм кызын ташлап, Забайкалье краенда хезмәт итә башлый. Күп тә үтми, югары белеме һәм югары партшкола белеме булган солдатны хуҗалык эшләренә беркетәләр. Хатыны укытучы булуын белеп алгач, аны да монда китер, мәктәптә эш бар, фатир бирәбез, дип кызыктыралар. Шулай итеп, Зөһрә дә баласын күтәреп килә. Бераздан уллары Алик туа. Ләкин биредә перспектива юклыгын аңлап, гаилә кабат авылга кайта, әтисе белән әнисе алдындагы бурычны да үтәргә кирәк бит әле гаилә башлыгына!
Ә монда инде үзгәртеп кору таңы атып килә. Авылда эш юк. Аны Балыклы колхозына эшкә алалар, өй бирәләр. Ләкин төрле сәбәпләр буенча бер елдан соң аннан китәргә туры килә. 1990 елда, Бөгелмә районының Горный совхозына барып, экономист-снабженец булып урнаша. Портфель тулы акча тотып, ферма өчен маллар сатып алу белән шөгыльләнә. Ә хатынга эш юк… Боларга тагын күченергә туры килә.
1994 елда Шәйхелислам абзый үлеп китә. Әнисе 70 яшендә, ә ышанычы – күз нуры булган улы, читтә йөри. Шулай итеп Мәсхүткә кабат авылга, төп йортка кайтырга туры килә. Ә анда инде эш түгел, колхоз да юк! Шулай итеп, Кәримов милициягә эшкә урнаша. Аны берничә авылны берләштергән Балыклы сельсоветына участковый итеп билгелиләр. Героебыз шомлы елларда Чечняда да хәрби бурычын үти, аннан кайткач, район үзәгендә милиция хезмәткәрләренең шәхси коралларын саклау һәм исәптә тоту эшен башкара. Шуннан, хәрби стаж буенча, 2009 елда пенсиягә чыга. Биш мең ике йөз сумга балаларыңны укытып, башлы-күзле итеп кара син!
Ә Аликка ниндидер чир йокканмы, нәрсә булганмы, билгесез. Гел тамагы авыртып тора, хәле юк. Ә бер көнне егыла да, аяклары йөрми башлый. Баланы тикшерә торгач, ангинадан азган чир, дигән нәтиҗә ясыйлар һәм ангинасының бер ягын кисәләр. Малайның хәле бераз рәтләнә, ләкин бөтенләй сәламәтләнми. Район табибларына ялынып, ангиналарының икенчесен кистергәч кенә савыга, мәктәпне гел бишле билгеләренә тәмамлап, апасы Римма янына Казанга китә, химия һәм технологияләр факультетында укый башлый.
Чибәр генә ир булып җитешкән егет, диплом якларга җыенганда гына, тагын авырып китә. Бу юлы иләмсез булып шешенә башлый. 72 килолы кеше, кыска гына вакыт эчендә 132 килога җитә.
Сергиевск минераль сулары курортында сакчы булып эшләп йөргән Мәсхүт, иске генә Запорожецына утырып, күз ачып йомганчы Казанга килеп җитә. Гомумторакта, нинди дару туры килә, шуны эчеп яткан студентны хастаханәгә алмыйлар, пропискасы Самараныкы, диләр. Әти кешегә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга туры килә. Татар милләтендәге табиб кына, Аликны жәлләп, больниска илтә. Авыруны никтер кардиология бүлегенә салалар. Анда да аны алырга теләмиләр, чөнки авыруы аларның профиле буенча түгеллеген күреп торалар. Табибларның берсе: “Өметсез, ахыры, аңа яңа бөер кирәк”, – дип ычкындыра. Мәсхүт, шуны гына көткән кебек: “Минеке ярарга тиеш, мин аның әтисе, минекен алыгыз!” – дип ялвара. Ярар, тикшерербез, дигәч тә, ата кеше авылга кайтып китә, малайны пропискадан төшерә, яңа полис ясаттыра, үзен тикшертә һәм ун көн дигәндә операциягә килеп җитә.
Табиблар: “Бар да яхшы, каныгыз бер, туры килә. Ләкин шуны белегез, операция вакытында сез үләргә дә мөмкин. Риза булсагыз, кәгазьгә кул куегыз”, – диләр. Мәсхүт ике куллап риза була: “Үлсәм – үләм. Улым гына исән булсын. Кирәк булса, йөрәгемне дә аңа бирергә риза!” – дип, икеләнмичә кулын куя. Аларның икесен дә РКБга илтеп салалар, операция уңышлы үтә. Аликның хәле икенче көнне үк яхшыра. Әтисе өч көннән соң гына тора башлый. Ләкин, йөзе алсулана башлаган улына карап, бөерсез калганына шатлана гына.
…РКБның трансплантация бүлегеннән чыкканда Аликка – икенче төркем инвалидлык таныклыгы бирәләр, ә Мәсхүткә берни дә юк. 2018 елда гына III төркем инвалидлык таныклыгы алуга ирешә ул. Аны да ел саен раслап торырга кирәк икән.
Алик бер елдан соң дипломын бишлегә яклап, “инженер по переработке нефти и газа” һөнәре буенча эш эзли башлый. Ләкин, диагнозын күрү белән, аны кире кагалар. Ә офиста эшләүдән файда юк – хезмәт хакы бик түбән. Бүгенге көндә кече Кәримов Әлмәттә яши, өйләнмәгән, такси йөртүче булып эшли.
Олы Кәримов авылда яши. Хатыны белән аерылган. Сәламәтлеге әйбәт түгел. Инвалид таныклыгы алырга йөргәндә, бер кабинетта: “Үз теләгең белән биргәнсең бөереңне, хәзер нәрсә эзләп йөрисең!” – дип борып чыгарганнар. Тик еллар узу белән бер бөерле кешенең сәламәтлеге артмаганын исәпкә алмаганнар, күрәсең…
…Бу турыда күп уйланып йөрдем мин. Уйлый торгач, башыма бер фикер килде әле. “Карале, дидем мин үземә, редактор буларак. Аталар көненә туры килмәсә дә, инвалидлар көненә тач килде бит әле мәкаләбез!” Менә нинди резус-казуслар була бит дөньяда! Ата бурычын үтәгәндә дә герой-атаның батырлыгын бәяләүче булмаган, инвалидка әверелгәч тә, ярдәм күрсәтергә ашыгучылар юк, әлегә.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.