Домой Жизнь татар Марат Әхмәтов: Вакыт шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми

Марат Әхмәтов: Вакыт шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми

0
Марат Әхмәтов: Вакыт шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми

Вакыт һәм тормыш шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми. Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

«Татар теле проблемасы барыгыз өчен дә таныш һәм ихлас тема. Дистә еллар дәвамында җыелып килгән һәм соңгы вакытта, бигрәк тә, катлауланган проблема бу. Телебезне саклап калу бары тик татар халкы эше. Аны бер кеше дә читтән килеп якламаячак. Телебезне милли байлыгыбыз дип саныйбыз икән, киләчәк буынга пөхтә итеп тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак, милләт эчтәлеген дә югалтачак», — диде Марат Әхмәтов.

Ул комиссия максаты конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, телебезгә ихтыяҗны арттыру, үсеш шартларын тудыру булганын билгеләп узды.

«Эшче төркем турында рәсми игълан ителгән көннән соң, социаль челтәрләрдә төрле фикерләр булды. Безнең максат — кемгәдер ошарга тырышу түгел, отышлы алымнарны тәкъдим итәргә сәләтле яшьләр бар икән, без аларның фикерләрен комиссия әгъзаларына тулысынча җиткерә алабыз.

«Бу хәлне уңай якка үзгәртү өчен, берничә эшче төркем кирәк булыр», — диде Марат Әхмәтов.

Утырышта бу эшче төркемнәрнең җитәкчеләре билгеләнде. Бу төркемнәр мәгариф, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне яңартуга; массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерүгә; урта һәм югары һөнәри белем бирү өлкәсенә, дәүләт органнары, хакимият белән эшчәнлеккә багышланган.

Гөлнар Гарифуллина 

tatar-inform.tatar