Домой Жизнь татар Марат Шәйбәков: Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли

Марат Шәйбәков: Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли

0
Марат Шәйбәков: Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли

Пандемиядән зыян күргән һөнәр ияләре арасында артистлар беренче бишлеккә керәдер, мөгаен. Бу афәт Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны да урап узмаган. Иҗат кешесе бит ул сәхнәдән башка яши алмый. Марат та тамашачыларын сагынуы турында сөйләде.

Марат, Башкортстанда нинди вәзгыять? Бу афәт сезнең гаиләгә дә кагылдымы?  

– Башкортстанда бик күп кеше авырый, диләр. Танышлар арасында чирләүчеләр күп. Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли. Безгә килгәндә, атнадан артык ис-тәм тоймау булды. Ләкин температура күзәтелмәде. Ятып чирләмәдек, Аллаһка шөкер.  

– Соңгы тапкыр кайчан һәм кайда концерт куйдың?  

– Соңгы тапкыр апрель аенда Нефтекамск шәһәрендә чыгыш ясадым. Шуннан бирле зур шәһәрләрдә җырлаганым юк. Сентябрь аенда авылларда биш концертым булды.  

Пандемия аркасында булмый калган концертларыңның язмышы нинди?  

– Пандемия аркасында бик күп концертлар булмый калды. Билетлар да яхшы сатылган иде. Ул концертлар булыр дип ышанам, халык та билетларны кире тапшырмый, бик көтә. Үзем дә сәхнәне, тамашачымны бик сагындым.  

Үзеңнең концерт кую теләгең бармы?  

– Хәзерге мизгелдә концерт куярга теләгем юк. Күңел китек сыман. Һәркем борчыла. Дуслар, танышлар арасында күпме кеше китеп барды. Шуңа күрә кеше ут йотканда, концертлар куярга теләмим.   

Иҗат белән шөгыльләнәсеңме?  

– Яңа җырлар яздырасым бар, ләкин ни өчендер күңел тартмый. Бу чирне дошманыңа да күрсәтмәсен. Барыбыз да исән-имин булып яшик. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде.  

Пандемия дип тормагансың, өй салгансың әле…  

– Әйе. Пандемия башланганнан бирле, көне-төне өй төзү эшләре белән мәшгуль булдым. Кәбисә елы булгач, быел күченмәскә булдык. Киләсе елга күченербез дип уйлыйм, Аллаһы боерса.   

Бик күп артистлар акчасызлыкка зарлана. Сездә ничегрәк хәлләр?  

– Аллаһка шөкер, акчабыз бар. Хатыным Ләйсән дә эшли бит әле, эш хакын вакытында түләп баралар. Мин исә әлегә кадәр банкетларда эшләдем. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Аллаһка шөкер, ашарыбызга бар. Авылдан ярдәм итеп торалар. Бу юлы әбидән каз-үрдәкләр төяп килдек.     

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан

matbugat