Домой Жизнь татар VI «Сәмрух» премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз!

VI «Сәмрух» премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз!

0
VI «Сәмрух» премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз!

VI «Сәмрух» Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз!

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, проектлар авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү. Республикакүләм «Сәмрух» сәләтле балалар һәм яшьләр премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.

Премия дүрт этапта уздырыла:

1 нче этап – «Гаризалар кабул итү». Катнашучылар гаризаны расланган форма белән www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2020 елның 30 нчы ноябренә кадәр.

2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Вакыты – 2020 ел, 1 — 4 нче декабрь.

3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Вакыты – 2020 елның 8 нче декабреннән — 2021 елның 19 нчы гыйнварына кадәр.

4 нче этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». 2021 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.

Бу елгы «Сәмрух» премиясенең тагын бер үзенчәлеге: портфолиолар электрон рәвештә кабул ителә. Катнашучы заявкасында тутырылган гариза һәм электрон портфолио булырга тиеш.

Гаризалар 2020 елның 30 нчы ноябренә кадәр кабул ителә.

 www.selet.biz