![“Маша белән аю” татарча сөйләшә башлады “Маша белән аю” татарча сөйләшә башлады](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2020/12/news_31522.jpg?fit=480%2C480&ssl=1)
Бу мультфильмны 100 артык илдә яратып карыйлар, Европада исә ул топ-10 иң популяр мультфильмнар исемлегенә керә. Мультфильм геройлары дөньяның 40лап телендә сөйләшәләр. Ниһаять, бөтен дөньяны таң калдырган Маша саф татар телендә сөйләшәчәк.
Дүшәмбедән җомгага кадәр 11:30да һәм 19:30 “Шаян ТВ” каналында «Маша белән аю» мультсериалын татар телендә карап булачак.
Шаян
matbugat