Матросов батырлыгын кабатлаган Миңнегали Гобәйдуллин татар милләтенә әйләнеп кайтты

0
111

Уфада Җиңү паркында Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинга монумент куелган. Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Матросовның Учалы районы Кунакбай татар авылы егете Шакирьян Мөхәммәтьянов икәне билгеле. Ә менә шул ук батырлыкны кабатлаган Гобәйдуллин – Казан өчен билгесез булып калган татар герое.

Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин исеме Татарстанда яшәүче татар кешесе өчен аз билгеле. Күрше республикада ул билгеле шәхес. Бөек Җиңү көннәрендә Уфа урамнарында аның исеме язылган плакатлар да барлыкка килде.

  • Уфаның Җиңү паркында моннан 40 ел элек Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәл куелган. Мемориал Матросовның һәм Гобәйдуллинның портретлары куелган 25 метрлы стелланы тәшкил итә. Стелла янында — солдат фигурасы. Аның җилфердәп торган плащы сугыш утын символлаштыра.
  • Уфада герой хөрмәтенә Гобәйдуллин урамы бар.
  • Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылында геройның музее эшли.
  • Район үзәге Кыргыз-Миякәдә Геройлар аллеясында да үзәк урынны Миңнегали Гобәйдуллинның сыны алып тора.

Кем соң Казан татары өчен билгесез булып калган татар егете?

  • Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллин 1921 елда туган. 3 Украин фронытының 109 гвардия укчы дивизиясендә пулемет взводы командиры. Көнбатыш Украинадагы Молочный елгасы янында барган сугышларда ике тапкыр яраланса да, сугыш кырын ташлап китми. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1944 елда Дудчаны-Рядовое торак пунктлары тирәсендә барган сугыш вакытында дошман амбразурасын күкрәге белән каплый. 1944 елның 3 июнендә Советлар Союзы исеме бирелә. Кабере Дудчаны авылы тирәсендәге курган янында. 

Бер кызыклы факт — энтузиастлар тарафыннан оештырылган «Герои России» интернет-проектында башта Миңнегали Гобәйдуллин башкорт буларак язылган булган. Ләкин геройның туганнары оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, геройның татар булуын искәрткәннәр. Нәтиҗәдә, оештыручылар, мәгълүматның дөреслеген архив документлары белән тикшереп, геройның татар булуын күрсәткәннәр. 

Шулай итеп, Советлар Союзы Герое исемен алган татарлар тагын бергә артты дип әйтергә була. Чөнки моңа кадәр Гобәйдуллинның милләте башкорт дип күрсәтелеп килде. Википедиядә әле дә ул башкорт дип язылган килеш тора.

Гобәйдуллинның милләте башкорт дип күрсәтелүен туганнары хата дип әйтә

«Национальность — башкир, по сообщениям родственников, во фронтовых документах и справочниках указано не верно. Этот факт утверждается архивными документами. В актовой записи ЗАГСа о рождении родители Хабибулла Губайдуллинович и Малика Загидулловна — записаны татарами. Там указана дата рождения — 8 марта 1921 года. Село Уршакбашкарамалы основано в 18 века татарами-мишарями. И в настоящее время в селе преобладающее население — татары», — диелгән сайтта.Миңнегали Гобәйдуллинның әти-әнисе татар дип язылган таныклыкДокументларның фотокүчермәләре Миңнегали Гобәйдуллин музееннан алынды

Сайтта үз вакытында бу уңайдан фикер алышу да булып алган. «Башкортстанда туган икән, димәк, башкорт», «Авылга мишәрләр нигез салса да, 1859 елгы җанисәп алу буенча, биредә башкортлар да, типтәрләр дә яшәгән. 1926 елдан соң барысын да татар дип язганнар. Башкортстанда андый торак пунктлары күп. Сез ашыгып нәтиҗә чыгаргансыз», — дигән фикерләр дә бар. «Һөҗүмгә барганда милләтең кем булуы турында уйламыйсыңдыр ул», — дип тә фикер йөрткәннәр.

Шулай да, күпчелек тарафыннан аның татарлыгы ассызыкланган. Герой туган авылның татар авылы икәнлеге әйтелгән.

  • Сүз уңаеннан, геройның татар-башкортлык темасына бәхәсләр ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев битендә дә бар. Мәскәү галиме һәм публицист Мансур Хәкимовның галим Марат Сәфәров белән авторлыкта чыгарылган «Татары: воины, труженики, патриоты» дигән биографик белешмәлегендә Муса Гәрәевнең татар булуы язылган. Әмма Муса ага үзе язган китапларында башкортлыгына ишарәләгән урыннар бар. Туганнары да журналистлар белән сөйләшкәндә милләт темасының күтәрелмәвен теләде.

Милләте бернинди шик астына алынмаган Миңнегали Гобәйдуллин темасын дәвам итәбез.

«Миңнегали Гобәйдуллин татар инде»

1965 елда Өршәкбаш-Карамалы авылында татар теле укытучысы Фатыйма Фәсхетдинова инициативасы белән мәктәптә Миңнегали Гобәйдуллин музее ачыла. Мәктәп коллективы геройга бәйле уникаль экспонатларны туплыйлар. 1991-2005 елларда музей Башкортстан Милли музееның филиалы булып тора. 2006 елдан — Миякә районының муниципаль музее. 2010 елдан музей яңа бинага күченә, хәзер аның мәйданы — 120 квадрат метр. Өч күргәзмә залы бар.

Миңнегали Гобәйдуллин һәм аның музее турында әлеге музей җитәкчесе Миңнегөл Габдрәхимова сөйләде.Миңнегали Гобәйдуллин музееның Башкортстанның иң яхшы муниципаль музее дип танылган көн. 2010 ел.Миңнегөл Абдрахимованың шәхси архивыннан

Музей турында. Миңнегали Гобәйдуллин яшәгән йорт нигезендә хәзер башка кешеләр яши. Ә музей авыл клубының икенче катында урнашкан. Музей төзелгәндә әле Миңнегалинең әнисе — Мәликә әби исән була. Ул музейга Миңнегали ясаган раманы, аның гармунын китереп бирә. Безнең музей бик матур инде ул. Килгән кеше бик яратып китә. Былтыр музейга 2246 кеше килгән. Тирә-як районнардан — Стәрлетамактан, Стәрлебаштан, Дәүләкәннән киләләр. Уфадан да килүчеләр бар. Туксанынчы еллардан соң Казаннан килүчеләрне белмим.

Нәсел турында. Өршәкбаш-Карамалы авылында Гобәйдуллин фамилиясен йөртүчеләр бар, ләкин алар фамилиядәшләр генә. Миңнегали Гобәйдуллинның бит нәселе дәвам итә алмады. Чөнки Хәбибулла бабай белән Мәликә әбинең ике улы булып, икесе дә — Тимергали дә, Миңнегали дә — сугышта үлеп калганнар. Алар сугыш башланганчы өйләнеп өлгермәгәннәр. Хәбибулла абзый 1963 елда 8 мартта үлгән. Мәликә әби 1968 елга кадәр яшәде. Аны картлык көнендә икетуганнары Гөлбикә апа карады. Миңнегали герой исемен алганнан соң авылга хат килә бит инде. Шуннан соң авылда Хәбибулла бабайны герой бабай дип йөртә башлыйлар.

Шәҗәрә. Миңнегалинең картәтисе Гобәйдулла була. Гобәйдулланың улы Хәбибулла (1884 елгы). Хәбибулланың уллары Тимергали һәм Миңнегали. Нәсел шуннан өзелә. Ике егет тә сугышта үлеп калган. Гобәйдулланың бертуганы — Кәрим. Гобәйдулланың әтисе тегермән ташына кысылып үлгәч, аның бертуганы Кәрим Гобәйдулланың хатынын, улы Хәбибулла белән бергә хатынлыкка алган. Кәрим — безнең картәтәй. Туганлыгыбыз шулай. Әле боларны архивка барып өйрәнәсе бар. Әле тагын Лотфулла дигән туганнары бар. Аның нәсел дәвамчысы Рамил Хөсәенов бар. Ул аларның иң якын туганнары санала. Ул Стәрлебаш районында яши. Хәбибулла бабай белән Мәликә әбине картлык көннәрендә аларның әниләр карашты.

Туу турында таныклыгы. Мин «Геройлар сайтына» туганнары исеменнән кем мөрәҗәгать иткәнне белмим. Әмма Миңнегали Гобәйдуллин татар инде. Документларда әти-әнисе татар дип язылган. Безнең авыл — татар авылы. Ә менә награднойларында нигә башкорт дип язылган — белмим. Башкортстаннан чакырылганга башкорт дип язып куелгандыр инде. Исем-фамилия дә төрле урыннарда төрлечә язылган бит. Мингали дип тә язылган, Хайбуллович дип тә. Туу турында таныклыгын Миякәнең 1нче мәктәбеннән 20-25 еллар элек кенә табып китерделәр әле. Алайса тууы турында ике төрле мәгълүмат йөри иде. Хәзер бездә Миңнегалинең туу турында таныклыгы бар инде — 1921 елның 8 мартында туган.

Хатирәләр. Аның яшьтәшләре булган авылдашлар: «Миңнегали белән сугышлы уйнап үстек», — дип искә ала иделәр. Авылга беренче тапкыр «Чапаев» киносын китереп күрсәткәч, малайлар сугышлы уйный башлыйлар. Безнең авылны урталай бүлеп, Карамалы елгасы ага. Ике ярда үскән малайлар ике командага бүленеп аклар һәм кызыллар булып уйнаганнар. Бер як ярдагы малайларның командиры Миңнегали була, икенче ярныкы — Кучкаров Зариф абзый. Зариф абзый: «Миңнегали командасы җиңә иде», — дип сөйли иде. Миңнегали шигырьләр язган бит, гармунда уйнаган. Классташы Заһидә апа: «Үзе ясаган мандолинасы да бар», — дип сөйли иде. Кызларның чәчләрен тарта торган шаян малай булган инде. Зәйтүнә исемле йөргән кызы калган. Сугыш башлангач, ул Үзбәкстан ягына чыгып киткән дә, шунда кияүгә дә чыгып калган. Аның авылга кайтканы булмый. Документларның фотокүчермәләре Миңнегали Гобәйдуллин музееннан алынды

Горурлык. Авылдан Бөек Ватан сугышына 301 кеше китә. 130ы кайта алмый. Хәзер авылда бер генә сугыш ветераны калды. Хаҗи ага Шәймәрданов бар — ул япон сугышында катнашкан. Безнең авыл балалары Миңнегали белән бик горурланалар. Клубта «Туган көн» романын сәхнәләштергәндә Миңнегали булып уйнарга яраталар. 1974 елда геройның классташлары исән чагында БСТ төшергән документаль фильм бар — шуны карыйбыз.

Авыл турында. Безне мишәрләр, диләр. Безнең якларда бик матур табигать. 1700 елларда җиде баба Чакмагыш якларыннан килеп урнаша. 1917 елны җанисәп алуда 518 двор булган. 2982 кеше яшәгән. Мал көтәргә кыенрак була башлагач, 1925 елда Батыршиннар һәм Кучкаровлар аерылып чыгып китәләр, яңа Чишмә һәм Өршәк авылларын нигезлиләр. Хәзер ул авыллар бетеп бара инде. Безнең авылда әле урта мәктәп бар, укырга күрше авыллардан да киләләр. Авылда 242 йорт исәпләнә, 668 кеше яши.

Миңнегали Гобәйдуллин турында

Башкортстанның күренекле язучысы Яныбай Хамматов җитмешенче елларда Миңнегали Гобәйдуллинга багышлап башкорт телендә «Туган көн» романын яза. Китап рус, украин, азәрбайҗан телләрендә басылып чыга. Аның рус теленә тәрҗемәсен интернеттан табып укырга да мөмкин.

Татар егете турында җитмешенче елларда язылып, сиксәненче елларда таралган роман белән Казан гына кызыксынмаган булып чыга.

Яныбай Хамматов — язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, дәүләт, хуҗалык, партия һәм комсомол органнары эшлеклесе, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 17 роман авторы. Аның генерал Шәйморатов җитәкчелегендәге башкорт кавалериясе дивизиясе турында «Башҡорттар китте һуғышҡа…» романы, Салават Юлаев турында «Салават», «башкортларның татар-монгол явына каршы көрәше турында» «Кара яу» һәм башка күп романнары бар.

«Туган көн» тарихи-биографик романы Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Миңнегали Гобәйдуллинның каһарман образын тудырган. Әсәр оптимистик һәм югары романтик рухта язылган дип билгеләп үтә әдәбиятчылар. Каһарманлык әсәрдә кешелек мораленең югары ноктасы итеп күрсәтелә. Автор Миңнегалинең үз туган көнендә батырлык кылуын үлеме белән герой шәхес буларак яңадан туды дип бәяли.

» — Его убили!.. Клавдия Петровна, они его убили!.. Проклятые! Вы знаете… — вдруг встрепенулась она, словно вспомнив что-то такое, что было важнее смерти любимого — ведь у него сегодня день рождения. А я не успела поздравить его… — И с глухими рыданиями девушка снова упала на грудь Миннигали.

— Не плачь, Лейла, — сказала Клавдия Петровна, обращаясь ко всем, стоявшим на кургане в скорбном молчании, — день рождения героя станет днем его бессмертия!..

…Много лет спустя на холме возле села Дудчаны был установлен памятник.

Под барельефом, изображающим мужественное лицо воина с устремленным вдаль взглядом, надпись:

«Герою Советского Союза сыну братского башкирского народа гвардии лейтенанту Губайдуллину Миннигали Хабибулловичу, закрывшему своим телом амбразуру вражеского дзота при освобождении села Дудчаны. 8/III-1921— 8/III-1944».

Внизу, в долине, где когда-то шел кровавый бой, в котором смертью героя пал Миннигали Губайдуллин, теперь Каховское водохранилище. Это — степное море! Степные ветры вздымают на нем волны, степные орлы гнездятся по его берегам и парят в высоком мирном и солнечном небе…

1972–1975»

Мәгълүмат һәм фотографияләр өчен Миңнегали Гобәйдуллин музеена һәм аның җитәкчесе Миңгегөл Габдрәхимовага рәхмәтебезне белдерәбез.

БүгенАвтор: Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here