Домой Ислам Ислам в стране и в мире Мең дә бер йөз дин әһеле очрашты

Мең дә бер йөз дин әһеле очрашты

0
Мең дә бер йөз дин әһеле очрашты

Россиянең барлык төбәкләрендә – Сахалиннан алып Калининградка кадәр бәйрәм чаралары гөрли. Төп тантаналар Болгарда 20 – 21 майда уза. Биредә 1100 еллык уңаеннан әзерләнгән почта маркасын рәсми рәвештә чыгару чарасы һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләгән оештыру комитеты утырышы каралган, ә сәгать 11дә “Ислам динен кабул итү” истәлек билгесе каршындагы мәйданда халык катнашында бәйрәм башланды.

17 – 20 майда Казан чаралары узды: Халыкара Коръән бәйгесе, “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” XIII Халыкара икътисади саммиты һәм Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылышы булды, Казан Ратушасында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы, Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы һәм “Милли үзенчәлек һәм дин” дип исемләнгән татар дин әһелләренең XII Бөтенроссия форумы үтте. Анда бөтен Россиядән 1100 имам чакырылган иде.

Форумда Самара өлкәсеннән мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә кырыклап дин әһеле катнашты.

Болгардагы “Утлы шоу” белән башланды. Инсталляция Ак мәчет йортында 20 һәм 21 майда күрсәтелә. Казандагы тамашада исә 1000 еллык мәйданы ягыннан Кремль диварында күрсәтелде.

Яңартылган чаралар “Казан басмасы” тәүге тапкыр “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан тәкъдим ителде. “Казан басма”сының электрон версиясен һәм “Казан басма” компьютер шрифтын теләгән һәркем күчереп ала алсын өчен, онлайн-ресурска урнаштырылачак. Бәйрәмгә багышлап, кулъязма Коръән дә әзерләнә – бүгенге көндә мүсхәфнең бер җүзе, ягъни Коръән текстының 1/30 өлеше язылып беткән һәм Изге Китапның тагын бер җүзен язу буенча эш тәмамланып килә. Моннан тыш, белгечләр бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең танылган фәнни әсәрләрен рус телле укучылар өчен беренче тапкыр тәрҗемә итте.

Россия ислам институты белгечләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара үзәге белән хезмәттәшлектә шулай ук рус, инглиз һәм гарәп телләрендә “История Ислама в России” хезмәтен әзерләгәннәр. Нәзарәтнең проектлары исемлегенә тагын Darul-Kutub.com электрон китапханәсен яңарту, рус телендә онлайн-мәдрәсә эшләү, “Ислам в лицах” кыска метражлы фильмнар сериясен төшерү, Коръәннең тарихи “Казан басмасын” репринт рәвештә бастыру һәм Халыкара Коръән бәйгесе керә. Бәйгене, Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы оештырган. Бәйгенең гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык заявка алынган. 29 чит ил катнашучысы һәм Россия субъектларыннан 20 кеше сайлап алу турын үткән. Катнашучыларның яше – 18дән 30га кадәр.

Шулай ук “Ибн Фадлан” документаль нәфис фильмы да тәкъдим ителде.

Бәйрәмнең мәдәни чаралары да бик бай: концерт программалары, опералар, спектакльләр күрсәтелә. Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә композитор Эльмир Низамовның “Кара пулат” операсы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында композитор Резеда Ахиярованың “Алтын Урда” спектакле үтте. 13 – 18 май көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Әстерхан, Волгоград, Самара шәһәрләрендә “Болгар эзләреннән” дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Ә 15 июньдә Г.Кариев театры “Йосыф” премьерасын күрсәтәчәк. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, Казан Ратушасында, Казан Кремлендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә, Милли музейда, Сынлы сәнгать музеенда күргәзмәләр планлаштырылган.

(dumrt.ru)