Домой Жизнь татар Татары в регионе «…Язмышыбыз үзебездән тора, татарларым!»

«…Язмышыбыз үзебездән тора, татарларым!»

0
«…Язмышыбыз үзебездән тора, татарларым!»
Фотода: Гөлия Мусина (сулдан уңга), Анатолий Нуждин, Кадрия Фәтхуллова, Владимир Пылев, Илгиз Халиков, Радик Газизов һәм Ленар Сабиров

Анам теле – телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга без дә исән,

Син булганга без дә тере.

Фәнис Яруллин.

Билгеле булганча, шушы көннәрдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе үзенең 25нче туган көнен бәйрәм итә. 16 майда “Заря” мәдәният сарае сәхнәсендә бәйрәмнең тантаналы өлеше гөрләп үткән булса, 17 майда Самара өлкәсенең “Профессиональ белем үстерү институты” дәүләт автоном учреждениесе бинасында “Күпмилләтле шәһәрдә туган телебезне саклау һәм үстерү” дип аталган региональ фәнни-практик конференция үткәрелде. Әлеге чарада Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия Мусина, Казан федераль университеты укытучысы Кадрия Фәтхуллова, Казанның 2 санлы гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм директоры Радик Газизов, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Шәвәлиева катнаштылар.

Самара өлкәсенең мәгариф министры Виктор Акопян, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин онлайн элемтә аша мәктәпне юбилее белән котлап, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Виктор Акопян өлкәнең 34 мәктәбендә туган телләр укытыла, дип белдерде. Кызганычка, шуларның җидесе генә татар теле.

Кереш сүзендә Радик Газизов мәктәп эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Ата-аналарның, мәктәпнең һәм мәчетнең тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәсендә акыллы һәм тәртипле, сәләтле һәм тыңлаучан укучылар олы тормыш юлына баса, дип белдерде ул. 25 ел эчендә педагогия институтын тәмамлаган 8 баланың мәктәпкә эшкә кайтуы да мәктәп өчен зур дәрәҗә.

Соңында Радик Рәфгатович мәктәп юбилеена 1 миллион сум акча җибәргән Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде, һәм… тагын 1 миллион сумлык дәреслекләр сорады. Мондый “тыйнаклык”ка кунаклар елмаештылар һәм, мөмкинлек булгач та, дәреслекләр бүлеп биреләчәк, дип вәгъдә иттеләр.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин “Яктылык” мәктәбенең башка мәктәпләр өчен үрнәк булуын белдерде. “Рухи байлык һәм милли үзенчәлек кулга-кул тотынышып баралар, – диде ул. – Гореф-гадәтләр барысы да дин үзенчәлекләреннән килә. Мәсәлән, ислам динендә ак сакаллы кешенең сүзе үтемле. Бу традиция бүген дә саклана. Олы кеше яшьләрнең хисчәнлеген тигезли, сабырлыкка өйрәтә. Шулай, буыннан-буынга олыларны хөрмәтләү һәм сүзен тыңлау гадәте туа. Кем дә кем үзенең тамырларыннан аерыла икән, шуның киләчәге юк инде.

“Яктылык”та ислам культурасы дәресләре укытыла, һәм без ислам дине кыйммәтләрен бала күңеленә салырга тырышабыз”, – дип сөйләде.

Педагогия фәннәре кандидаты, кафедра мөдире Анатолий Нуждинның чыгышы туган телләрне укыту актуальлегенә багышланган иде. “Россия халыкларының күптеллелеге проблемасы беркая да китмәгән, соңгы елларда хөкүмәт тә, милләтләр дә туган телләрне югалта баруга игътибар итә башладылар, мәктәпләрдә туган телләрне укытуны торгызу турында сүз алып баралар, дип белдерде. Россиядә кулланышта 300ләп телләр бар. Шуларның 89сы мәктәпләрдә укытыла. Федераль канунда “Туган телләрне укыту өчен шартлар булдырылырга тиеш” дип язылган. Ләкин, кызганычка, өлкә мәктәпләрендә “туган тел” төшенчәсен дөрес кулланмыйлар. Укытучылар юк, ата-аналар теләге юк дигән сылтама белән, рус телен туган тел итеп алалар да рус телен укыталар. Ә милли телләр торышы ничек бар шулай кала бирә – татар, чуваш, мордва һәм башка телләр укытылмый диярлек. Ата-аналар һәм укытучылар шуны аңларга тиеш, туган тел белән бергә бала күңеленә милли мәдәният та сеңә. Туган телен бала бишектән үк үзләштерә башларга тиеш. Мәктәп, гаилә, дин, җәмгыять бергәләшеп эшләгәндә генә милли телләрне һәм мәдәниятләр төрлелеген саклап кала алабыз”, – дип сөйләде.

КФУ педагогы Кадрия Фәтхуллова да, Анатолий Вячеславович башлаган теманы дәвам итеп, һәр милли тел кешелек дөньясы тарихын саклый, дип белдерде. “Шуңа күрә милли телләрне саклауга бөтен игътибарыбызны юнәлтергә, үстерергә, бөтен дөньяга таратырга тиешбез, – дип дәвам итте чыгышын. – Татар теле Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда да киң таралган булырга тиеш. Моның өчен онлайн курслар оештыру юлы белән китәргә кирәк. Бүгенге көндә иң мөһим бурычыбыз – телебезне һәм мәдәниятебезне, түкми-чәчми, яшь буын кешеләренә тапшырып калдыру. Чөнки телне яклау – милләтне яклау белән тиң. Барыбыз да аңлыйдыр – тел булмаса, халык та булмаячак. Балалар мәктәпләрдә әдәби телне үзләштерә алмыйлар икән, аның киләчәге дә булмаячак. Һәр татар теле укытучысы нәкъ шул проблемага аеруча зур игьтибар бирергә тиеш: ата-аналарга һәм балаларга туган телебезне саклау мөһимлеген аңлату һәм татар булуы белән горурлану хисе тәрбияләү. Сабый бала бишектә чакта ук татар җырлары, әкиятләре тыңлап үсә икән, мәктәптә танылган язучыларыбызның әсәрләрен укый икән, ирексездән татар рухын күңеленә сеңдерә һәм, нәтиҗәдә, чын татар кешесе булып үсә.

Кичә без “Яктылык” мәктәбенең юбилеенда никадәр талантлы татар балалары күрдек! Бииләр, җырлыйлар, милли киемнәрне күреп-белеп, хәләл ашлар ашап үсәләр. Бу инде татар телен саклау эшенә кертелгән конкрет эшләр. Моның өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Радик Рәфгатович!

2022 – 2023 уку елларында без яңартылган дәүләт стандартлары буенча эшли башлаячакбыз. Бу эшнең мөһимлеген аңлап, Татарстанның мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча яңа программалар эшләп чыгарды һәм үз сайтына куйды. Бүгенге көндә бу программалар Федераль экспертиза узалар. Һәр укытучы алар белән таныша алачак”.

Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров үзенең чыгышын Коръән аяте белән башлап җибәрде: “Мин сезне халыклар һәм ырулар итеп яралттым, бер-берегезне өйрәнү өчен”.

– Димәк, без үз ыруларыбызны сакларга һәм башка милләт халыкларының көнкүрешен дә өйрәнергә тиеш. Минем балачак Нурлат шәһәрендә, татарлар арасында үтте. Ә хәзерге балалар мегаполиста, рус мохитында үсәләр, туган телне кирәксенмиләр, чөнки аларның тормышында ул юк диярлек. “Яктылык”та укучыларның ата-аналары үзләре дә күп очракта туган телләрен белмиләр. Бәлки шуңадыр балаларын татар мәктәбенә китерәләр. Ләкин без татар теле мохиты, дустанә атмосфера, җыр-бию һәм спорт белән генә канәгатьләнә алмыйбыз. Безнең балаларга төпле белем дә кирәк. Моның өчен мәктәптә сыйфатлы милли һәм гомумбелем бирү өчен бөтен шартларны да булдыру ләзим, – дип сөйләде ул.

Татарстан регионнарда яшәүче татар балаларының җәйге ялын оештырып кына калмый, ике-өч атна эчендә балаларның татар телен камилләштерү, яшьләрне берләштерү җаен да таба. Бу турыда Татарстанның “Сәләт” лагере җитәкчеләренең берсе булган Диләрә Якупова сөйләде. Казаннан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 санлы гимназия директоры Рамил Гайнуллин татар теле укытучылары өчен бик тә саллы киңәшләр бирде, яңа технологияләр белән таныштырды, үзләре төшереп интернетка элгән видеодәресләрдән файдалана алулары турында әйтте…

…Читтән караганда, татар теле белгечләрен тыңлаганда, “Багдадта бар да тыныч, бар да яхшы”. Татар телен өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип әйтергә дә була. Тик нигә соң бу төз система һаман бер урында таптана? Таптана гына түгел, артка тәгәри. Нигә татар авылларындагы балалар бакчаларында рус телендә сөйләшәләр, ник мәктәпләрдәге бөтен чаралар да рус телендә уздырыла, ник татар теле дәрес булып түгел, факультатив буларак укытыла? Бу турыда педагоглардан сораганым да бар. Аларның җавабы бер: өстән төшерелгән фәрман буенча эшлибез, диләр.

Бу сорауны конференциядә катнашкан абруйлы мәгариф белгечләренә бирмичә булдыра алмадым, әлбәттә. Ни гаҗәп, татар телендә укыту һәм чаралар уздыру өчен ата-аналар теләге һәм бакча мөдире яисә мәктәп директоры ихтыяры булырга тиеш икән. Ата-аналар гариза язган очракта, җитәкче аларга татар телендә уку, чаралар уздыру шартлары булдырырга, татар теле укытучылары белән тәэмин итәргә тиеш. Илгиз Халиков әйтүенчә, директорның абруе һәм теләге булган очракта, бөтен предметларны да татар телендә укытырга мөмкин.

Әйе, бу турыда без үзебезнең газетада язганыбыз да бар. Тик йөк урыныннан кузгалмый гына бит. Ә өлкәдә татар теле буенча хәл бик тә хөрти. Бигрәк тә әдәби татар теле нык аксый. Миңа, татар газетасы редакторына, соңгы елларда тәрҗемәче булып эшләргә туры килә. Күп кенә язмалар газетага рус телендә килә. Ә татар газетасын рус телендә бастырып чыгара башларга күңелебез бармый. Шуңа күрә татарчага тәрҗемә итеп гомерем уза.

…Татар мәктәбебез дә шәп, конференция дә уңышлы үтте, тиешле программалар һәм әсбаплар да бар… Тик балаларыбыз гына Казан университетларының татар теле бүлекләренә укырга бармыйлар. Барсалар да, кайтмыйлар, Татарстанда калу ягын карыйлар. Бу турыда Гөлия Мусина да ачынып сөйләде: “Без КФУга керү өчен документларын җибәргән абитуриентларга дип урыннар саклап торабыз, башкаларны алмыйбыз. Ә күбесе соңгы көнне, башка югары уку йортын сайлап, йә Мәскәүгә, йә Питерга китеп баралар…”

Менә шундый мәсьәлә, татарларым. Роберт Миңнуллин юкка гына “Язмышыбыз үзебездән тора” дип язып калдырмаган шул.

Эльмира Шәвәлиева.