Домой Жизнь татар Татары в регионе Милләт өчен янып яшәүче яшьләребез үсә һәм ныгый

Милләт өчен янып яшәүче яшьләребез үсә һәм ныгый

0
Милләт өчен янып яшәүче яшьләребез үсә һәм ныгый

1 – 5 сентябрьдә Казанда XXXII Татар яшьләре көннәре узды. “Идел” яшьләр үзәгенә төрле төбәкләргә, илләргә таралып яшәүче татар яшьләре җыелды. Алар, 5 көн дәвамында махсус остаханәләрдә катнашып, лекцияләр тыңлап, белем тупладылар, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Быелгы Татар яшьләре көннәрендә татар телен һәм татар тарихын өйрәнүгә басым ясалды. Гомумән, телебезне саклау, аны яшьләргә өйрәтү һәм популярлаштыру әлеге чараның төп максаты булып тора.

Чарада Самара яшьләре дә даими рәвештә актив катнашалар. Быел, мәсәлән, Казанга 9 кешедән торган делегация барды. Фәрзанә Мәхмүтова, Айнур Алтынбаев, Илфат Мәҗитов, Алия Шәкүрова, Әлфинур Мәхмүтова, Ләйсән Шәрәпова, Рөстәм Хәсәнов, Эльмира Мефтахова һәм Марат Яхин форумда катнашучыларны безнең яшьләрнең көнкүреше, алдагы планнары белән таныштырдылар һәм, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр. Шулай, форумда быел беренче тапкыр катнашучы Рөстәм Хәсәнов – «Идел егете», ә Алия Шәкүрова «Танцпол йолдызы» бәйгесендә катнаштылар.

– Татар яшьләре көннәре турында күптән ишетеп беләм. Чөнки минем апам бу чарада күп тапкырлар катнашты. Быел миңа бу бәйрәмне үз күзләрем белән күрергә насыйп булды.

«Идел» яшьләр үзәгендә һәр тарафтан бары тик татарча сөйләм генә яңгырап тора. Туган телебезне ишетү минем күңелемә май булып ята. Өйгә кайткач та гел татарча гына сөйләшәсе килә. Кызганыч, сөйләм практикасы бераз аксый шул бездә. Татарча укый, яза беләбез, ә менә уй-фикерләребезне туган телдә аңлатып бирүе берникадәр кыенлыклар тудыра. Бу форум кебек файдалы чаралар татар яшьләренең туган телгә булган мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртә, минемчә. Шушы 5 көн эчендә туплаган уңай энергетика миңа бик озак вакыт көч биреп торачак. Самараның татар яшьләре арасында ана телен популярлаштыру буенча төрле план-идеяләр туды. Киләчәктә «Туган тел» оешмасы әгъзасы булып, лидерыбыз Фәрзанә Мәхмүтовага иҗтимагый эшләрдә ярдәм итәсем килә, – дип бүлеште хис-кичерешләре белән педагогия университеты студенты, 19 яшьлек Алия Шәкүрова.

Татар яшьләре көннәре ахырында һәрвакыт резолюция кабул ителә. Моның өчен чараларны алып баручы җитәкчеләрнең фикерләре туплана һәм тавыш бирү ярдәмендә тәкъдимнәр резолюциягә кертелә. Нәтиҗәдә, Россия субъектларында яшәүче яшьләрнең милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлегенә матди ярдәм; регионнарда эшләп килүче иҗтимагый берләшмәләргә грант нигезендә системалы финанс ярдәм күрсәтү; аларга «Идел» яшьләр үзәгенә квартал саен хисап биреп тору; төбәкләрдә эшләүче татар оешмалары белән элемтәләрне җайга салу кебек карарлар кабул ителгән.

Форумны йомгаклау тантанасында быелгы лидер да ачыклана. Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтова, 64 тавыш җыеп, Татар яшьләре көннәре лидеры итеп сайланды.

– Бу грамота яки бүләк алу гына түгел, бу – зур җаваплылык. Алга таба оешма вәкилләре белән бергәләп тагын да активрак эшләрбез, дип өметләнәм. Чын лидер үзе генә эшли алмый, аның командасы булырга тиеш. Үзең генә булсаң, лидерлык сыйфатларыңны да күрсәтә алмыйсың, кешеләрне дә үз артыңнан ияртү кыен, – ди Фәрзанә. Аның фикеренчә, Самарада актив яшьләр шактый күп, ләкин аларның эшчәнлеге күбрәк уку йортларына юнәлдерелгән.

– Мин татар егетләрен, кызларын уку йортларыннан эзләп алам, танышам, кызыксынып китүчеләрен командама җыям. Кызганыч, араларында милләт өчен берни дә эшләргә теләмәгән милләттәшләребез дә бар. Нишлисең бит, кешеләр бертөрле булмый. Күңелендә татарлык хисе булган кеше үзе сиңа тартыла, – ди ул.

“Татар яшьләре көннәре лидеры – милләт киләчәгенә битараф булмаган шәхес. Кандидатларның һәрберсе лаеклы кешеләр, үз төбәкләрендә телне, мәдәниятне саклап калу өчен тырышып, янып йөрүчеләр. Барыгызга да уңышлар телим. Күңелегездәге очкыныгызны югалтмагыз, эшегезне дәвам итегез. Без дә сезне гел куәтләп, көч биреп торырбыз”, – диде ахырда“Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА