Милләт көче – туган телебездә

0
53

Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителгән иде. Ел агымында Татарстан ярдәме белән төбәкләрдә туган телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә багышланган төрле чаралар үткәрелеп килә. Менә 16 августта башланып киткән «Татар шигърияте көннәре» дә шундый чараларның берсе. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган.

«Татар шигърияте көннәре» кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәрләреннән торган әдәби-тарихи десант, Башкортостан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша үтеп, Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен Татарстанның сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашулар үткәрә, күргәзмәләр оештыра, яңа гына дөнья күргән милли басмалар, әдәби әсәрләр белән таныштыра. «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Яр Чаллыда үткән булса, 30 августта экспедиция инде Самарага да килеп җитте. Алар белән очрашу «Яктылык» татар мәктәбендә узды. Кызганычка, пандемия керткән чикләүләр аркасында, очрашуга кеше күп килә алмады.

Чараны «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең оештыру комитеты вәкиле, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның Язучылар берлеге вәкиле, «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (ул Рәкит Аллабирде псевдонимы астында да билгеле) ачып җибәрде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевтан ялкынлы сәламнәр тапшырды, милләттәшлек җепләрен, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәгәнлектән көчле халык булуыбызны билгеләп үтте. Күпмилләтле дәүләттә татарларның башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе, күршеләргә карата ихтирамлы булуы милләтебезне тәрбияле һәм укымышлы итеп күрсәтә, дип ассызыклады шагыйрь.

– Самара татарларының телебезне, гореф-гадәтләребезне, динне саклау юнәлешендә башкарган эшләре башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә үрнәк булып тора. Сезнең өлкәдә эшләп килүче татар иҗтимагый оешмаларының активлыгы сокландыра. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз һәм, кирәк булса, Татарстан да сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, – дип сөйләде Рәкит әфәнде. – Үз чиратымда үземә якын булган әдәбият юнәлешендә ярдәм тәкъдим итә алам. Әлеге экспедиция маршруты буенча узганда һәрбер төбәктә шигърият сөюче милләттәшләребезне очратабыз. Язган шигырьләрен безгә биреп җибәрүчеләр дә байтак. Шуңа күрә, проект тәмамланганнан соң, төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар иҗат иткән шигырьләрне туплап, җыентык итеп бастырып чыгарырга ниятлибез. Самара татарларының иҗат җимешләре дә анда лаеклы урын алыр, дип өметләнәм. Сезнең белән танышу безнең өчен бик әһәмиятле һәм бүгенге очрашуыбыз сезнең өчен дә файдалы булыр, дип ышанып калабыз.

Филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең энциклопедик фәннәре академиясе академигы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов та үзенең чыгышында Самарада уңышлы гына эшләп килгән татар оешмаларын мактап телгә алды, аларның телебезне, милләтебезне саклау эшенә керткән хезмәтләрен барлаудан башлады.

– Мин 30 ел дәвамында Яр Чаллы педагогия университетында «Борынгы татар әдәбияты» фәнен укытам. Шунлыктан, туган телне саклауда, бала күңелендә ана теленә карата мәхәббәт уятуда укытучы иң мөһим рольне уйный, дип төгәл әйтә алам. Бүгенге көндә татарлар сан буенча руслардан соң икенче урында тора. Киләчәктә дә бу урынны югалтмаска иде. Булачак җанисәп турында барыбыз да беләбез. Анкеталарда милләтебездән оялмаска, киресенчә, горурлык белән үзебезне татар дип атарга өндим. Бу мәгълүматны ата-аналарга һәм балаларга укытучылар җиткерергә тиеш, дип уйлыйм.

Самара өлкәсе татар әдәбиятына күпсанлы талантлы шәхесләр үстереп биргән төбәк буларак та билгеле. Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров кебек талант ияләре – милли әдәбиятыбыз күгендә мәңге балкыячак йолдызлар. «Ялкынлы яшьлек», «Идел», «Ак каен» ансамбльләре, «Яктылык» татар мәктәбе бөтен Россиягә танылган исемнәр. Афәрин! Татарлыгыбызны саклап килгән өчен Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче барлык милләттәшләребез исеменнән сезгә зур рәхмәт!

Кунакка буш кул белән килергә килешми, дип, ул мәктәп китапханәсенә үзенең шигырьләр, җырлар җыентыкларын, шул шигырь-ләргә иҗат ителгән җырлар дискын, шәхси китапханәсеннән Аяз Гыйлаҗевның 4 томлы китабын бүләк итте.

Тау белән тау гына очрашмый, диләр бит. Ә кеше белән кеше очраша. Менә биредә дә көтелмәгән, ләкин бик җылы очрашу булды. «Яктылык» мәктәбендә рус һәм татар теле укытучысы булып эшләүче Фәния Нурсәхи кызы Гыйлаҗева Әнвәр аганың студенткасы булган икән. Остаз да, шәкерт тә әлеге очрашуга бик шат булдылар, әлбәттә. «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов шундый югары квалификацияле укытучы әзерләгән өчен Әнвәр әфәндегә бөтен мәктәп коллективы һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәт җиткерде.

Шигърият – ул моң, моң – ул җыр диләр… Делегатлар арасында спортчы, пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы, дүрт тапкыр дөнья рекордын куйган, күп таркырлар Сабан туе батыры булып танылган отставкадагы полиция подполковнигы һәм баянчы Рәфыйк Ибраһимов та бар иде. Ул үзе баянда уйнап, үзе җырлап та җибәргәч, залда утырган тамашачылар түзмәде, аңа һәм экспедициянең администраторы Лилия Гыймаҗевага кушылып җырлый башладылар. Шулай бераз җырлашып та алганнан соң хуҗалар Татарстан кунакларына чәкчәк бүләк иттеләр. Ә мәктәп директоры Радик Рәфгатович Самара татарларын зурлап килгән, бер кочак яхшы кәеф һәм матур шигырьләр бүләк иткән өчен зур рәхмәтләр белдерде һәм әңгәмәне чәй табыны артында дәвам итәргә тәкъдим итте.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here