Ринат Исәнбәт: «Театр кием элгеченнән башланмый»

0
20

«Әти – чын мәгънәсендә интеллигент. Бабай беркайчан да берәүгә дә тавыш күтәрмәде». Күренекле язучы, драматург, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең оныгы, танылган режиссер, актер Празат Исәнбәтнең улы Ринат Исәнбәтнең истәлекләре бу. Бүген ул үзе дә әлеге нәсел өчен кадерле булган Камал театрында эшли. Сез сокланып карап киткән афишалар – аның хезмәт җимешләре. Ринат әфәнде белән без дә күрештек, нәселе турында да, киләчәк турында да сораштык.

«Афиша ясар өчен, репетицияләргә йөри идем»

– Сезнең өчен Камал театры – нәрсә ул?

– Бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Минем бабам Нәкый Исәнбәт – күренекле язучы, драматург. Әтием, Празат Исәнбәт – күп еллар буе әлеге театрда эшләгән күренекле режиссер. 1990 нчы еллар башында бирегә монтажлаучы булып эшкә килгән чакта, вакытлыча булыр дип уйлаган идем, ләкин, күргәнегезчә, һаман Камал театрыннан аерыла алмыйм.

– Якын киләчәктә яңа бинага күчәргә җыенып йөрисез. Бу яңалыкка ничек карыйсыз?

– Бик яхшы. Хәзерге бинага килеп керүгә, театр исе килми. Бу – бер. Икенчедән, ул бик кечкенә, барлык техник мөмкинлекләрдән файдаланып булмый. Әлеге бинага хәзерге Тинчурин театры бинасыннан күчтек бит инде, бу юлы да бар да яхшы булыр дип уйлыйм.

– Без, тамашачы, матур якларны гына күреп ияләнгән. Шушы матурлыкны күрсәтер өчен, пәрдә артында ничек тырышканнарын уйламыйбыз да. Шуңа күрә үзегезнең һөнәр турында сөйләгезче.

– Театр кием элгеченнән түгел, афишадан башлана. Бу сүзләрне бер билгеле кеше әйткән булган. Мин дә килешәм моның белән. Афишалар, мәгълүмат буклетлары, җыентыклар – боларның барысын да мин эшлим, реклама белән шөгыльләнәм. Ә реклама – Җир йөзендә кеше барлыкка килгәннән бирле актуаль нәрсә.

– Замана үзгәреп тора бит, реклама да үзгәрә. Элек ничек иде дә, хәзер ничек бара эшләр?

– Эш процессы шактый үзгәрде, билгеле. Әйтик, элек афишалар кулдан ясала иде. Аны ясарга керешер алдыннан, мин спектакльнең репетициясен карап, мәгънәсенә төшенергә тырышып, кайда нәрсә урнашачагын чамалый идем. Ул чакта, буяу һәм пумала белән эшләгәнгәдерме, җаны бар иде аларның. Хәзерге эшләремне дә яратам, бүген мөмкинлекләр күбрәк, компьютер программалары ярдәмендә әллә ниләр ясап куярга була. Мәгълүмат та күбрәк.

Ләкин үзгәрешсез калган бер ягы бар. Бу – барыбер күмәк, киңәшләшеп башкарыла торган эш.

– Элек репетецияләргә йөри идем, дидегез. Хәзер спектакльләр белән танышып барасызмы?

– Әйе, ләкин хәзер инде тамашачы буларак. Спектакльнең премьерасына йөрергә яратмыйм, артистлар тәмам ияләнеп, шомарып беткәч карыйм.

– Коллективыгыз, аеруча, артистлар тарафыннан сезнең хезмәткә хөрмәт бармы?

– Әлбәттә. Монда барысы да бер-берсен хөрмәт итә. Яшьләре дә, өлкән буын артистлар да.

«Син язмышыңа үзең хуҗа…»

– Әтиегез турында сөйләгез әле. Аның белән эшкә, репетицияләргә йөргән чакларыгыз булдымы?

– Әлбәттә. Ул вакытта труппа хәзерге Тинчурин театры бинасында иде әле. Хатирәләр күп, ләкин иң истә калганы – театр исе. Барысы да нидер сөйли, нәрсәдер хәл итәргә тырыша, каядыр йөгерә, шаулашалар, гөрләшәләр – боларның барысын да күзәтү бик кызык иде. Репетицияләрне дә күп карадым. Кыскасы, һәрвакыт шул тирәдә бөтерелә идем.

– Празат Исәнбәт тормышта нинди кеше, нинди әти иде?

– Гаять белемле, чын интеллигент иде ул. Артыгын әйтеп тору кирәкмидер дә.

– Ә бабагызны яхшы хәтерлисезме?

– Хәтерлим. Без бик еш күрешә идек – ялларны күбесенчә аның янында уздырдык. Ул шулкадәр ачык, шук, шаян, ягымлы кеше иде. Беркайчан да аның кемгә дә булса тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Һәр нәрсәгә карата сабыр була белде.

– Ул биргән киңәшләрнең кайсы аеруча истә калган?

– Бервакыт ул миңа: «Берәүдән дә курыкма, кеше сүзенә исең китмәсен. Үз юлыңны белеп, шул юлга тугры кал», – дигән иде. Бүген  бу – минем иң зур хыялым. Кеше фикеренә бәйле булмыйча, үзем салган юлдан атлыйсым килә. Һәм атлыйм да.

– Күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең улы – гаять талантлы музыкант. Ләкин ул һәвәскәр музыкантлар рәтендә, һөнәре буенча – хокук белгече. Истәлекләренә үзе үк: «Музыка юлыннан китсәм, әтине кабатлый алмам», – дип язган. Һәм бу – шактый еш очрый торган күренеш. Сездә мондый хисләр уянганы булмадымы?

– Юк, бер дә бу турыда уйлаганым булмады. Мин үземә нәрсә кирәклеген, тормышта ниләргә ирешергә теләвемне белеп яшәдем.

«Син язмышыңа үзең хуҗа бит. Кем буласыңны, тормыш юлын кем белән үтәсеңне, кем белән аралашасыңны үзең сайлыйсың, хаталар кыла-кыла булса да, яшәргә өйрәнәсең».

– Үз гаиләгез турында да сөйләгез әле.

– Хатыным – рәссам, без аның белән Казан сәнгать училищесында бергә укыдык. Ике улыбыз бар. Олы улым – биология факультетында укыта, кечесе – сынчы.

– Алар үз нәселләре турында яхшы беләме?

– Белә, әмма алар – тәрбиягә алган балаларыбыз. Ягъни «Исәнбәт» фамилиясе – миндә һәм хатынымда гына.

Блиц-сораштыру:

  • – Сезнең өчен Казан  ул – …
  • – … күңелемә якын шәһәр. Ләкин үзгәрде ул хәзер. Билгеле, уңай якка үзгәрешләр дә бар, әмма бүген гади Европа шәһәренә әйләнә, үз рухын югалта бара кебек. Бәлки, бу яхшыдыр да. Шәһәр йөзен үзгәртергә тиеш бит инде.
  • – Сез эшегезне яратып башкарасызмы?
  • – Әлбәттә. Алай булмаса, мин күптән башка урында булыр идем.
  • – Сәяхәт итәргә яратасызмы?
  • – Бик яратам. Элек мондый мөмкинлекләрем юк иде, хәзер менә ничек тә тырышам.
  • – Кайсы шәһәр аеруча исегездә калган?
  • – Санкт-Петербург һәм Киев.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here