Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Мингалим Шакир улы Иманголовка – 80 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз!
Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар
бәйләмен.
Һәрбер иртә, сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң
атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәйхана, улларың Хәлиулла, Наил, киленең Нурия, оныкларың Рөстәм – Юлия, Радик, оныкчыгың Диләрә һәм кода-кодагыйларың.