Окоплар казыган әбием

0
136

Сугыш… Нинди дәһшәтле, кур­кыныч сүз бу. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтсә дә, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Минем карт әбием, әниемнең әбисе Асия Хуҗиәхмәт кызы Бариева 1926 елның 20 апрелендә Куйбышев өлкәсе­нең Иске Ярмәк авылында туган. Аңа 2 яшь чакта әтисе вафат булган, һәм алар, 3 бала, әниләре белән ятим калганнар.

“Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек инде, балам, – дип искә ала иде әбием. – 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Җылы җәйләр үтеп, салкын кышка кергәч, бигрәк тә кыен була иде. Шул вакытта, суык өйләрне җылыту өчен,  мичкә ягарга утын да юк иде. Өстәвенә дәүләткә ел саен 400 килограмм ит, 200 литр сөт, 3 центнер бәрәңге, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк иде…

Ә бервакыт безне – хатын-кыз­ларны, яшүсмерләрне җыеп, Та­тар­станның Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Андагы Ямбухта дигән авылда 2 ай буе бер әбидә яшәдек. Төннәрен, җылырак булсын өчен, бер сәндерәдә йокладык. Өйдә бик салкын була иде, чөнки без яшәгән йорт хуҗа­ла­рының мичкә ягарга утыннары юк, шуңа да каян нәрсә таба алдык, шуны яктык.

Тагын бернәрсә исемдә калган: ниндидер бер тау башында “точка” дигән нәрсә  казырга куштылар. Суык кыш көннәре… Туң балчыкны авыр лом белән ватып азапланабыз. Без казыган окопның киңлеге дә, тирәнлеге дә алтышар метр, ә озынлыгы – хисапсыз. Ашарга көнгә 400 грамм икмәк бирәләр, анысы да туңып каткан. Ул ипине балта белән чабып ашый идек”. 

Бер айдан Асия апасы Сания һәм иптәш кызы белән, бу авырлыкларга түзәлмичә, авылга качып китәләр. Өй­ләренә кайткан чакта юлда күпме кыенлыклар кичерергә туры килгән! Әгәр дә кызларны качкан вакытта куып тоткан булсалар, шул вакыттагы хәрби закон буенча аларга төрмә янаган. Бәхетләренә, юлда очраган бер игелекле кеше кызларны салам астына яшереп алып кайткан. Ә авылда исә: “Ник качып кайттыгыз?! Төрмәгә җибәрәбез!” – дип куркытканнар. 

Сугыш вакытында, кич утырып, солдатларга оекбаш бәйләүләрен, бә­рәңге кипте­рүләрен хәтерендә яңарта әбием. Ул елларның авырлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. 

“И-и-и, күпме авырлыклар күрдек без, кызым. Инде минем кебекләр сирәк кал­гандыр. Шөкер, яшьлегебездә кыен­лыклар кичерсәк тә, карт­лыгыбыз рә­хәт тормышта  уза. Яшьләр генә бу тор­мышның кадерен белсеннәр иде”, – дип барыбызга да тынычлык тели Асия әбием.

Алия Биксалиева,

“Яктылык” мәктәбенең

9нчы сыйныф укучысы.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here