Домой Поздравления Мингалим Шакир улы Иманголовка – 80 яшь!

Мингалим Шакир улы Иманголовка – 80 яшь!

0
Мингалим Шакир улы Иманголовка – 80 яшь!

Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Мингалим Шакир улы Иманголовка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем,  әтиебез, бабабыз!

Без сине ихлас күңелдән юбилеең бе­лән котлыйбыз. Сиңа булган рәх­мәтләребезне, күңелдәге те­ләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар

                                   бәйләмен.

Һәрбер иртә, сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң

                                         атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Рәйхана, улла­рың Хәлиулла, Наил, ки­ленең Нурия, оныкларың Рөс­тәм – Юлия, Радик, онык­чы­гың Ди­лә­рә һәм кода-кода­гый­ларың.