Домой Жизнь татар Минтимер Шәймиев: «Телне саклап калуга һәркайсыбыз тиңсез өлешен кертә ала»

Минтимер Шәймиев: «Телне саклап калуга һәркайсыбыз тиңсез өлешен кертә ала»

0
Минтимер Шәймиев: «Телне саклап калуга һәркайсыбыз тиңсез өлешен кертә ала»

ТРның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе.

Интервью «Безнең мирас» журналының №3 санында басылып чыкты. 

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Әйтегез әле, Сезнең өчен туган тел ата-бабалардан калган әманәтме, әллә тагын да киңрәк төшенчәме?


Туган тел — ана теле, чөнки ул һәркемгә тумыштан бирелә. «Тел — ананың теләге, тел — ананың баласына иң кадерле бүләге», — ди татар халык мәкале. Аны атабабаларыбызның васыяте дип тә, әманәте дип тә әйтеп була. Ана телен саклау, аны буыннан-буынга җиткерү — әниләребезне ярату, ата-бабаларыбызны ихтирам итү билгесе. Шуңа күрә кешене үз теленнән, милләтеннән, диненнән мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк.

Сез ничек уйлыйсыз, ана телебезне саклап калу өчен безгә, беренче нәүбәттә, нәрсәләр эшләргә кирәк?

Туган телебез язмышы иң элек һәрберебезнең аны саклап калу өчен ни дәрәҗәдә тырышуыннан тора. Бу турыда республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәрвакыт искәртеп килә. Телне саклап калуга безнең һәркайсыбыз үзенең тиңсез өлешен кертә ала, чөнки, әйтик, гаиләдә үзара татарча сөйләшергә, балаларыбызга туган телне ана сөте белән сеңдерергә һичнәрсә һәм һичкем комачау итә алмый, моның өчен ниндидер өстәмә чыгымнар яки рәсми карарлар кирәкми. Ата-аналардан башлап, балалар, яшьләр, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт җитәкчеләре һ.б. — һәркем үз урынында татарча мөмкин кадәр күбрәк сөйләшә, аралаша ала. Һөнәре нинди генә булмасын, һәркайсыбыз үз тормышында туган телгә кагылышлы мәнфәгатьләрне яклау мөмкинлегенә ия. Һәм бу, барыннан да бигрәк, яшь буын өчен бик үтемле үрнәк булыр иде.

Икенчедән, бүгенге көндә телебезнең сакланып калуы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрендә язылган хокукларыбызга ни дәрәҗәдә ирешә алуыбыздан тора. Мәгълүм ки, без республикада әлеге юнәлештә егерме ел диярлек Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясе нигезендә эш иттек. Әмма тиешле нәтиҗәләргә ирешә алдык дип әйтеп булмый. Чөнки хәзерге вазгыять шундый: илебезнең төп законында каралса да, күпмилләтле Россиядә халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү сәясәте инде ике дистә ел дәвамында тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмый, бу өлкәдә федераль һәм җирле идарә органнарының бердәм эшчәнлеге каралмаган. Моның белән шөгыльләнергә тиешле федераль органнар, соңгы вакытта әлеге мәсьәләгә игътибар көчәюгә карамастан, гамәли чаралар күрергә ашыкмый. Күптән түгел илебез Конституциясенә төзәтү-өстәмәләр кертү буенча тавыш бирдек, төзәтмәләр кертелгән Конституциянең һәр статьясы төгәл үтәлер дигән ышаныч нигезендә, яхшылап әзерләнеп, законлы, цивилизацияле барлык ысулларны кулланып, хәзерге заман технологияләрен эшкә җигеп, туган телгә хокукыбызны чынбарлыкка ашыруга ныклап тотынырга кирәк.

Шунысын да онытмыйк: 90 нчы елларда, бигрәк тә СССР таркалган чорда, Россия Федерациясендә икътисадны аякка бастыру иң мөһим бурычка әйләнде, чөнки, беренче чиратта, халыкны азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк иде. Мәгарифкә игътибар җитмәде. Федераль органнарга бу мөһим тармак күпмедер вакыт элеккечә — ничек көйләнгән, шул рәвешле барыр кебек тоелды. Шул ук вакытта милли республикалар үзләренең дәүләт суверенитеты турындагы декларация һәм карарларында әлеге мәсьәләләрне кичектермәстән хәл итү бурычын куйдылар. Татарстан Республикасының яңа Конституциясе Россиянең яңа Конституциясеннән иртәрәк кабул ителде һәм гамәлгә керде. Шушы шартларда Татарстан, милли республика буларак, ана телен, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле статусында төп законыбыз — Конституциябездә аерым статья итеп беркетте. Әйткәнемчә, ул чорда илдә төп игътибар икътисадка юнәлтелде, чөнки көндәлек тормыш шуны таләп итә иде. Ә менә элеккеге союздаш республикаларда, СССР таркалгач, ана теле ничек бар — шул килеш дәүләт теле булып сакланып калды, чөнки алар мөстәкыйль дәүләтләргә әверелделәр.

Билгеле булганча, РСФСРда бу мәсьәләгә тиешле әһәмият бирелмәде. Һәм Татарстан үзенең Дәүләт суверенитеты турындагы декларациясе һәм яңа Конституциясе нигезендә дәүләт теле булган татар телен укытуны торгызуга кереште. Исегездәдер, үзгәртеп кору чорында безнең республикада латин алфавитына күчү таләпләре яңгырый башлагач, федераль үзәкнең ана теленә, аны укытуга карашы, нигездә, үзгәрде. Шуннан бирле милли республикаларда уку-укыту системасын үзгәртү иң катлаулы мәсьәләгә әйләнде һәм хәзергәчә катлаулы сәяси проблема булып тора.

Шуның чагылышы буларак, федераль дәүләт органнары ана телендә белем бирү барышына прокуратура аша басым ясап, федераль мәгариф органнары аркылы яңа дәүләт мәгариф стандартлары булдырып, ана телендә укытуны атнага өч сәгатькә калдырдылар. Сүз дә юк, бу хәл барыбызны да борчый. Республика матбугат чараларында күпләр, бигрәк тә бу өлкәдә хезмәт иткән галимнәр-мөгаллимнәр еш кына әлеге хәлгә үз мөнәсәбәтләрен, үз фикерләрен белдерәләр, тәкъдимнәр кертәләр.

Шуларның берсе — Казанда Татар гуманитар университеты ачу. Мәгълүм ки, без әлеге мәсьәләне тормышка ашыруга вакытында, гаять катлаулы сөйләшүләр аша керештек. 2004-2005 нче елларда Казан үзәгендә тиз арада, Казан университетының тарихи бинасына охшатып, мәһабәт комплекс төзедек. Янында Салих Сәйдәшев һәйкәле ачтык. Ике бөек шәхес — Габдулла Тукай һәм Салих Сәйдәшев Болак елгасының ике ярын үзәк күпер аша бәйләп-бизәп торалар.

Билгеле булганча, ул елларда Россиядә алты федераль университет оештырып, аларны ил күләмендә фән һәм мәгариф белән шөгыльләнергә тиешле зур үзәкләргә әйләндерү буенча эш башланды. 200 еллык тарихы булган Казан университеты шушы алты университет сафында үзенең лаеклы урынын алып, үзенең данлы исемен саклап калды. Бу университетыбызны ныгыту һәм үстерү юлында гаять җитди адым булды, һәм ул, әйтергә кирәк, җиңел бирелмәде. Татар гуманитар университеты да аның составына керде. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты фән-мәгариф өлкәсендә киң колачлы эшләр алып барырга сәләтле көчле, заманча үзәккә әйләнеп бара. Аның составында бүгенге көндә 15 институт, 2 югары мәктәп, 2 лицей, 1 мәктәп эшли, ике филиалы бар, яңа, алга киткән медицина тармагы барлыкка килде. Гомумән, КФУның дөньякүләм рейтингы күтәрелә бара, димәк, киләчәге дә ышанычлы. Хәзерге вакытта КФУда туган телдә уку-укыту һәм милли фәнне үстерү юнәлешендә зур эшләр башкару күздә тотыла.

Без еш кына совет чорындагы мәгариф системасын сагынып искә алабыз. Чыннан да, әлеге чорда балаларны мәктәптә укыту һәм тәрбияләү ысулларының тәэсире заман таләпләренә күбрәк туры килә иде. Күпмилләтле Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның ихтыяҗын да яхшырак канәгатьләндерә иде ул. Соңгы елларда берьяклы тәкъдим ителгән федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС), гомумән, илдә укыту-тәрбия системасын какшатты. Урыннарда милли ихтыяҗны исәпкә алып укытутәрбия алымнары, ана телендә укытучы мөгаллимнәр, дәрес саннары бихисап кыскартылды, милли мәктәпләр саны да кимеде һ.б.

Бу юнәлештә республика җитәкчелеге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җитди эш бара, һәрхәлдә, федераль органнар белән эш итүдә хәрәкәт сизелә. Мәсәлән, «Туган (татар) тел», «Туган телдә белем бирүче оешмалар өчен туган (татар) тел», «Татар теле — Татарстан Республикасы дәүләт теле» фәннәре буенча башлангыч һәм гомуми белем бирү өчен якынча программалар эшләнеп, федераль реестрга кертелде. Тагын бер мөһим адым — 2020-2024 нче елларга татар теленә тәрҗемә ителгән уку басмаларын федераль дәреслекләр исемлегенә кертү буенча юл картасы эшләнде, аны гамәлләштерү эше башланды. Республика мәктәпләрендә татар теленә тәрҗемә ителгән 79 басма кулланыла. 2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 38 уку басмасын федераль исемлеккә кертү өчен тиешле акча бирелде.

Уку-укыту мәсьәләләре берьяклы гына хәл ителә алмый. Монда югары дәрәҗәдә килешү-аңлашу бик мөһим. Инде хәрәкәт бар икән, ниндидер каршылыклар булуы да мөмкин. Бер-береңә ихтирамны югалтмыйча, милләтләрне һәм телләрне бер-беренә каршы куймыйча, кешенең эчке дөньясына кагылмыйча, үзара аңлашып эш итү зарур. Шуның бер рәвеше — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзү. Бу комиссия инде бер елга якын эшләп килә. Аның җитәкчесе — ана телебезне камил белгән, тәҗрибәле, республикада билгеле шәхес — Марат Готыф улы Әхмәтов — ТР Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары белән без даими элемтәдә. Шунысын әйтергә кирәк, ул ышанычыбызны аклап килә. Хәзерге вакытта комиссия эзлекле эш алып бара, Марат Әхмәтов үзе һәм комиссия әгъзалары районнар буйлап йөриләр, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр. Әлеге юнәлештә татар теленә игътибарны көчәйтә торган берничә кызыклы конкурс үткәрелде һ.б. Бер генә мисал китерәм: Комиссия тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 ел азагында «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» дигән республика конкурслары үткәрде. Бу өлкәдә тормыш җанланып китте дияр идем.

Безнең барыбызга да, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларына да бу комиссия эшенә ярдәм итәргә кирәк. Хәер, «Безнең мирас» инде болай да әлеге юнәлештә шактый уңышлы эшләп килә, чөнки журналның исеме үк алдыгызга мөһим бурычлар куя. Сезнең эшчәнлегегез соңгы елларда республикада бик активлашып киткән тарихи-мәдәни мирасны тергезү хәрәкәтенә аваздаш. Телебез-мәдәниятебезне саклауның тагын бер юлы бу. Моны «Яңарыш» Республика фонды башлап җибәрде һәм аның төп әһәмияте — кешеләрдә тарихи мираска карата кызыксыну уяту. Соңгы елларда җәмгыятьтә республикабызның күпмилләтле халкының тарихы, рухи һәм матди мирасы, шул исәптән авыллар-шәһәрләр тарихы, гаилә шәҗәрәләре белән кызыксыну көчәйде. Хәзерге заманда моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, архивлар ачык. Үз нәселең җепләрен эзләү-өйрәнү балаларга үрнәк күрсәтү генә түгел, аларның теләкомтылышларына тиешле юнәлеш бирү, үз тамырларына ихтирам, горурлык тудыру дигән сүз дә.

Телебезне саклау юнәлешендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте алып бара торган эшчәнлекне дә билгеләп үтәр идем. Мәсәлән, алар мәчетләр каршында татар теле дәресләре оештырдылар, вәгазьләрне, нигездә, татарча алып баралар. Бу гамәл ислам диненең төп кануннарына туры килә, чөнки безнең динебез белемгә омтылышны хуплый. Хәдисләрнең берсендә болай диелгән: «Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яисә гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың».

Милләтне саклап калуның юнәлешләре күп, алар барысы да бер максатка — телгә ихтыяҗны арттыруга хезмәт итәргә тиеш.

 Сез нигез салган күптелле мәктәпләр бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килә. Күпләребез моны туган телебезне саклап калуның бер юлы дип кабул итте…

— Дөньяда интернет-сан технологияләре (цифрлы технологияләр) алга киткән заманда безгә, әйткәнемчә, туган телебезне саклауда яңа ысулларны киң кулланып, җиң сызганып эшләргә кирәк. Күп телдә белем бирү комплекслары булдыру — шуның бер уңай чагылышы. Бу бөтен яктан да отышлы һәм барлык кануннарга, стандартларга туры килә торган гамәл. Хәзер ата-аналарга балаларының кайсы телдә белем алуын сайлау хокукы бирелгән. Баласын белемле һәм булдыклы итеп тәрбияләргә тырышкан атаана, аның үсешен чикләп, телләрнең кайсысыннан булса да баш тартуга бармас дип уйлыйм, чөнки ул — замана таләбе.

Бу — мәктәпләрдә һәр телгә тигез шартлар тудырыла, димәк, татар телен укытуга да тиешенчә игътибар бирелә, нәтиҗәле ысуллар кулланыла дигән сүз. Әйе, безнең мәктәпләр телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә җитди адым булып тора. Шуны аңларга кирәк: хәзерге заманда без балаларыбызны бары тик татарча гына укыту кысаларына кертеп утырта алмыйбыз… Төп максат — балаларны дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле итеп әзерләү. Кимендә өч тел — рус, татар һәм инглиз телләрен белү баланың мөмкинлекләрен арттыра, үз сәләтен тормышка ашыру өчен киң юллар ача. Мин гел әйтеп киләм: бүген дөнья ачык, шуңа күрә күп телдә белем бирү мәктәпләренә ихтыяҗ зур һәм ул арта барачак. Быел Казанда һәм Алабугада ачылган мәктәпләребездә укырга теләүчеләрнең гаять күп булуы шул хакта сөйли. Әлбәттә, мондый мәктәпне тәмамлаучылар барысы да Татарстанда калмас, үз сәләтләре һәм мөмкинлекләре буенча төрле эш урыннары сайлар. Иманым камил, алар, яхшы укып, көндәшлеккә сәләтле булып чыгалар икән, димәк, кирәкле белгечләр сыйфатында, яхшы урыннарда эшләячәк. Башка илләр тәҗрибәсен карагыз, чит илләрдә укып-эшләп, лаеклы урынын тапкан балалар шул илләр белән үз илләре арасында икътисадый элемтәләр коруда бик яхшы арадашчылар була ала. Шунысын да онытмыйк: татар телен белү төрки дөнья белән багланышлар өлкәсендә эшләү мөмкинлекләре ача. Мөселман дөньясында да, төрки халыклар арасында да татарлар гыйлемле халык буларак танылган. Безнең киләчәк буын татар егет-кызлары да шушы традицияне дәвам итәр, башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә үз илен, үз республикасын, үз милләтен лаеклы күрсәтер дип өметләнәбез.

Минтимер Шәрипович, сентябрь аенда ил буйлап халык исәбе алыначак. Соңгы вакытта бу вакыйга тирәсендә төрле сәяси ыгы-зыгы кузгалды. Сезнең әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтегез ничек?

Бөтенроссия халык исәбен алу — илнең бөтен халкы катнаша торган, ил үсеше өчен кирәкле, даими үткәрелүче гамәл. Мәгълүм булганча, безнең ил биләмәсендә беренче җанисәп 1718-1727 нче елларда алынган. Бу ниндидер сәясәт чагылышы да, закон белән мәҗбүр итү дә түгел. Җанисәп — ирекле гамәл, һәркемнең үз ихтыярында.Безнең өчен исә үз сүзебезне, үз карашыбызны турыдан-туры белдерү мөмкинлеге. Телне, милләтне саклау күзлегеннән караганда, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече. Аны хәтта сынау дип тә атарга буладыр, мөгаен.

Безнең телебездә бик матур, тирән һәм күп мәгънәле «хак» дигән сүз бар. Халык исәбендә катнашу ул — безнең хакыбыз. Хак-бәһа, кыйммәт мәгънәсендә алсак, без никадәр күбрәк булсак, ил күләмендә бәһабез-дәрәҗәбез дә шулкадәр югарырак дигән сүз. Димәк, безнең белән шул дәрәҗәдә санлашалар. Хак-бурыч мәгънәсе, аңлашыла ки, киләчәк буыннар алдында җаваплылыгыбызны күздә тота. Хак-дөреслек исә хаклык мизгелен аңлата, ягъни җанисәп чынлыкта ни хәлдә икәнебезне чагылдырачак. Минем фикеремчә, әлеге сүзнең җанисәпкә иң туры килгән мәгънәсе — хак-хокук. Әлбәттә, бу очракта сүз законда язылган хокуклар турында гына түгел, тумыштан, тарихыбыздан килгән хокуклар турында бара. Без шушы хакыбыздан тулысынча, кем әйтмешли, күкрәк киереп, горурланып файдаланырга тиешбез. Татар булып тугансың, үзеңне татар дип саныйсың икән, бернинди чит фикерләргә бирелмичә, курыкмыйча җанисәпкә кереп каласың һәм милли үзаңың ни дәрәҗәдә икәнен чынлыкта күрсәтәсең. Әгәр дә кемдер ниндидер өндәүләргә-үгетләүләргә бирелеп башкача эшли икән, димәк, бу — аның татар булырга йә ихтыяры җитми, йә ихтыяҗы юк дигән сүз. Андыйларны, «татар булып языл», дип, милләт исәбенә кертергә тырышуның мәгънәсе бармы икән?! Әйтик, җанисәпкә татар булып кереп тә, милләтне саклап калуга үз өлешен кертү теләге белән балаларына ана теле өйрәтеп, милләтнең киләчәген кайгыртучы ата-аналар исәбенә кермәсә, моннан ни файда? Шуңа күрә җанисәп тирәсендә ниндидер сәяси уен кузгатып йөрүләрне өнәп бетермим. Әйткәнемчә, бу — һәркемнең үз эше, намус эше. Әгәр үз милләтеңнең санын арттыруны чын күңелдән кайгыртасың икән, ул көндәлек тормышта чагылсын. Әйтик, дәүләт һәм төбәк җитәкчеләре балалар санын арттыруны тирән уйланылган сәясәткә әйләндереп, эзлекле-нәтиҗәле эш алып барырга тиешләр.

Сез республикабыз белән җитәкчелек иткәндә, Татарстаныбыз төрле милләт, төрле дин вәкилләре янәшә дус-тату яшәгән республика буларак танылды. Толерантлык, ягъни тигез караш дигәндә бүген Татарстанны дөнья күләмендә дә үрнәк итеп китерәләр. Татарстан әлеге юнәлештә алга таба да үрнәк төбәк булып калырмы?

Безнең башка юлыбыз юк, башкача булу мөмкин дә түгел. Чөнки республикада яшәүче барлык халыкларга да тигез караш, мәнфәгатьләр тигезлеге — Татарстандагы югары казанышларның нигезе. Кемнеңдер мәнфәгатьләрен кимсетү исәбенә башка берәүнең мөмкинлекләрен арттыруга беркайчан да юл куярга ярамый. Бездә бит күпме милләт вәкиле, төрле дин тотучылар яши, шуңа күрә хәтта республикадагы районнар тормышы да, шул сәбәпле, бер-берсеннән күпмедер дәрәҗәдә аерылып тора. Болар бит барысы да гасырлар дәвамында туган үзенчәлекләр. Болар — бик нечкә җисем һәм төшенчәләр. Үз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, шул исәптән туган теленә карата мөнәсәбәткә һәр кеше бик сизгер, шуңа күрә бик ипләп, уйлап эш итәргә кирәк. Республика җитәкчелеге төп игътибарны һәрвакыт шуңа юнәлтә. Исегезгә төшерим, 1990 елда кабул ителгән ТРның Дәүләт суверенитеты турындагы декларациядә үк, «башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә», дип яздык. 1992 елда республикада, ТР Законы нигезендә, Туган тел көне кертелде. Беләсез, ул һәр ел 26 апрельдә — Г.Тукай туган көнне үткәрелә. Шул ук елда «Татарстан Республикасы телләре» турында закон кабул ителде. 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү дә шушы максатка — бездә яшәүче милләтләрнең телләрен саклап калуга эшли. Тагын бер мисал: алда телдә алынган күптелле белем бирү комплексларын без «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» дип атадык. Бу исем очраклы гына сайланмады, ул белем аркылы тынычлыкка-татулыкка атлау дигәнне аңлата.

intertat.tatar