Домой Жизнь татар Татары в регионе Менә шундый “Симфония”

Менә шундый “Симфония”

0
Менә шундый “Симфония”

Элек Куйбышевтан Мәлә­кәскә, Уль­янга, Казанга халык Тупли авылы аша йөри иде. Бу юлдан, бәлки, Парижга, Лондонга да барып булгандыр. Бабайлар сөйләп калдырган ха­тирәләр дөрес булса, “Ефәк юл” да безнең авыл аша узган, ди.

Ульян өлкәсенең Әбдери авылы да Туплидан ерак түгел. Без балачакта әбдерилеләр безнең авыл аша урманга килеп-китеп йөриләр иде. Ә без, Кызыл мәчет (элек ул мәктәп иде) янында уйнаган бала-чага, утын төягән арбаларны күрү белән “Әбдери-Әбдери, чабатага аптырый” дип ирештерә-ирештерә, Калмык очындагы күпергә кадәр артларыннан йөгереп, озатып кала идек. Кем өйрәткән безне, ни өчен алай эшләгәнбез? Белмим. Әбдеридә урман булмаганмы әллә?

Әлеге балачак хатирәмне, Әбдери авылын сагынып язам. Сабыйлыгым белән шукланганым өчен гафу үтенәм. Элек-электән әби-бабаларыбыз Әбдери халкы белән тату күршеләр, кардәшләр булып яшәгәннәр. Исән-сау булыйк, күршеләр. Күрше хакы – Аллаһы хакы, ди­гәннәр борынгылар. Әс-сә­ләәмү-галәйкә-әййүһән-нәбиййү-үә-рәхмәтуллааһи-үә-бәрәкәәтүһ!

Әбдери-Әбдери,

Моңлы җырларын көйли,

Тупли аны сагынып тыңлый,

Чабатага карамый!

Җырлый килә матур көйгә,

Кайдан таба моңнарын!..

Әбдеригә гашыйк мәңге,

Сүрелмәсен көйләрең.

Кыйгак-кыйгак аккошкаем,

Алтын көнбагышкаем.

Җырлап үтсен гомерләрең,

Гүзәл Әбдерикәем!

Вил МОСТАФИН.

Тупли авылы,

Елховка районы.

Бердэмлек