Домой Общество Минзәлия Закирова: Татар теле, әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорар идем

Минзәлия Закирова: Татар теле, әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорар идем

0
Минзәлия Закирова: Татар теле, әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорар идем

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова  “Туган телне саклау һәм үстерүдә мәгариф системасының роле” темасына чыгышында мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорады.

Бу хакта ул “Адымнар” күп телле мәктәбендә “Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү” республикакүләм форумында сөйләде.

“Уку планнарының аерым вариантларында туган тел һәм әдәбият фәне булмавы, дәресләр саны кыскару борчу тудырды. Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклау максатыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә, яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде”, – дип искәртте Минзәлия Закирова. 

Ул моның мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр өчен көтеп алган мәгълүмат булуын ассызыклады. “Шуңа нигезләнеп, һәр мәктәптә тиешенчә эш оештырылса иде. Мәктәпләрдә, кимендә, ике сәгать татар теле һәм әдәбияты укытылу безнең өстә. Моны карар итеп кабул итүне сорар идем”, – диде. 

“Урыннарда дөрес эш планнары оештырылып, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорыйм. Туган телне укыту өчен барлык шартлар тудырылган. Туган тел укытылмаган бер мәктәп тә калырга тиеш түгел. Әзерлекле укытучыларыбыз да, уку әсбаплары да бар. Телне һәм әдәбиятны укытмаска урыныбыз юк”, – дип билгеләп узды Минзәлия Закирова.