Домой Общество Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш

0
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.

«Татар хатын-кызлары калфак киеп куялар да, милли кием диләр. Бу өйдә, яулык астына киелә торган баш киеме, аерым аксессуар түгел. Ә ни өчен кирәк ул? Чөнки яулык бәйләгәндә, башның алды ачылып кала, чәчләр күренмәсен өчен башта калфак кигәннәр, аннары яулык бәйләгәннәр. Советлар Союзы чорында яулыкны салганнар да, калфакны калдырганнар. Бу өйдәге эчке кием, аны милли кием дип атап булмый бит», – ди Нурулла хәзрәт.

Аның фикеренчә, күлмәк өстеннән киелгән алъяпкыч та өйдә кия торган гына кием, халык арасында, урамда кия торган милли кием түгел. «Карл Фукс язып калдырган язмалар, иске фотографияләр бар. Анда татарның милли киемнәре күренә: итәкләр җиргә кадәр төшеп тора, калфак өстенә яулык бәйләнгән, күкрәк формалары күренмәсен өчен, күкрәкчә дигән нәрсә кигәннәр», – дип искәртте хәзрәт.

«Милли кием ул шәригатькә туры килгән. XX гасыр башында, русларга, Европага иярә башлагач, милли кием бозыла башлый. Бүген мөселман кызлары билләрен буып, күлмәк кенә киеп йөри. Ул да дөрес түгел, шәригатькә туры килми. Билләр, күкрәкләр күренмәскә тиеш. Әле элек күлмәк өстеннән иңбашына тагын аерым яулык та япканнар», – дип билгеләп узды Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.

Имам-хатыйб элек, ирләр белән сөйләшкәндә, хатын-кызлар яулык чите белән битен каплаганнарын искәртте. «Татар хатыны йөзен каплаган, кайнатасына да күтәрелеп карамаган, чит ирләр турында әйткән дә юк. Бүгенге татар хатыны милләттән, диннән бик ерак. Элекке хатыннар бүгенге татар хатыннарын күрсә, авызларын ачып калырлар иде», – ди ул.

«Киемгә дин тәэсир итә. Дин бетү белән кием дә үзгәрә. Хәзерге милли кием безнең асылга туры килеп бетми», – дип йомгаклады бу темага сүзен Нурулла хәзрәт.