Домой Главные новости В области “Мирас” бүләкләре хуҗаларына тапшырылды

“Мирас” бүләкләре хуҗаларына тапшырылды

0
“Мирас” бүләкләре хуҗаларына тапшырылды

Иске Ярмәк авылы Халик Садри исемендэге мәдәният йортында, Самара шәһәрендә уздырылган 2 нче Халыкара балалар, яшьлэр һэм өлкэннэр татар мәдәнияте конкурс – фестивале “Мирас” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләрне Иске Ярмәк авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйт Низам улы Шәйхетдинов тапшырды. Бүләкләнүче балалар “Нәфис сүз”, “Вокал”, “Хореография”, номенацияләрендә җиңү яуладылар.

Өлкәннәр исемлегендэ “Ак каен ” халык фольклор ансамбле коллективы да, 1дәрәҗә Лауреат дипломына һәм кубокка лаек булды. Самара өлкә укытучыларның белемен күтәрү институты ректоры В.А.Пылев һәм Бөтендөнья татар конгессы әгъзасы, Президент СРТОО “Дуслык” Ф,Б, Канюкаев исеменнән Рәхмәт хатлары Әлфия Рифкать кызы Баһаветдиновага, түган телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә керткән өлеше, үз хезмәтенә тугрылыгы һәм “Мирас” эшендэ актив катнашуы өчен тапшырылды.

Ришат Ибраһимов – Иске Ярмәк Х.Садри исемендәге мәдәният йорты директоры