Домой Жизнь татар «Мишәр» ансамбле һәм «Кәрван мирас» концертларының видеоязмалары интернетка куелган

«Мишәр» ансамбле һәм «Кәрван мирас» концертларының видеоязмалары интернетка куелган

0
«Мишәр» ансамбле һәм «Кәрван мирас» концертларының видеоязмалары интернетка куелган

Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте үзенең 30 еллык эшчәнлеген күрсәткән видеоязмаларын интернетка урнаштырган. Бу хакта оешма рәисе, «Мишәр» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

«40 ел мәдәният өлкәсендә эшләп мондый хәлдә калган юк иде. Без гел хәрәкәттә булырга күнгән кешеләр, хәзер виртуаль эшләргә күчеп барабыз. Буш вакытта архивны барлыйбыз. 30 ел эчендә 200гә якын видеоязма тупланган», — ди Фәрит Гыйбатдинов.

Видеоязмалар арасында 25 еллык «Урмай моңы», сигез еллык «Урмай Зәлидә», унлап «Кәрван мирас» концерты, «Мишәр» ансамбленең төрле еллардагы чыгышлары бар. «Барысын да интернетка куйдым, теләгән вакытта кереп карарга мөмкин. Теләгебез — ил буенча килгән чирдән котылып, эшебезне дәвам итү», — ди ул.

«Махсус санитар-эпидемиологик режим чорында безнең „Кәрван мирас“ проекты да азрак тәнәфес алды. Алдарак Чуашстанда һәм Татарстанның Кайбыч районнарында дистәгә якын концерт күрсәттек. Волгоград, Кабардино-Балкария, Чечен Республикалары, күрше төбәк шәһәрләренә гастрольләр кичектерелде», — ди Фәрит Гыйбатдинов.

tatar-inform.tatar