Домой Ислам Рамил Юныс: “Курку хисен ураза тотып җиңәргә киңәш итәм”

Рамил Юныс: “Курку хисен ураза тотып җиңәргә киңәш итәм”

0
Рамил Юныс: “Курку хисен ураза тотып җиңәргә киңәш итәм”

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.) шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә: “Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды”, – ди һәм аның хикмәтләрен сөйләп китә. Һиҗри календаре буенча без дә шәгъбан аена аяк бастык. Димәк, ураза турында уйланыр, аңа әзерләнер вакыт җитте. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән әңгәмәбез шул хакта булыр.

– Шәгъбан аенда уразага әзерлекне нәрсәдән башларга?  

– Расүлебез шәгъбан аенда ук ураза тоткан. Бу айда кояш чыкканнан алып баеганчы ашау-эчүдән тыелу зур сөннәт һәм хәерле гамәлдән санала. Рамазан аеның беренче көненнән уразага керү авыр булырга мөмкин, шуңа күрә алдан ук әзерләнсәң, җиңел биреләчәк. Һәр зур эш алдыннан “разминка” кирәк. Спортчылар да бит зур ярышлар алдыннан махсус күнекмәләр уза, тәннәрен язалар, осталыкларын камилләштерәләр.  

Аллаһы Тәгаләгә якынайган, күңеле саф кешеләр уразаны шатланып, куанып көтә. Чөнки рамазан – бәрәкәт, сәгадәт, җәннәт, чистарыну ае да бит ул. Бу исемлекне әле тагын дәвам итәргә мөмкин. Һәрхәлдә, арабызда “тагын ач торырга туры килә, ашап-эчеп тә, туй-мәҗлесләр уздырып та булмый” дип уйлаучылар да юк түгел, уфтанулар да бардыр. Шунысы хак: Раббыбыз безгә бу дөньяда динне бәхет өчен биргән. Дөньяви тормышта да бит югары дәрәҗәгә ирешергә теләсәң, кайсыдыр ягыңны корбан итәргә кирәк. Әйтик, югары белем алу өчен, биш ел гомерне укып, имтихан тапшырып, реферат язып уздырабыз. Олимпия чемпионнарының көнлек режимын карыйк: алар көнгә ничәшәр сәгать шөгыльләнә, диета саклый һәм бала кечкенәдән шундый режимда яши. Зур даирәдә эшләүче синхрон тәрҗемәчеләрнең буш вакытларында чит ил текстлары тыңлап йөрүләрен беләм, ягъни алар шөгыльләнүдән туктап тормый. Дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешү өчен адәм баласы әнә шулай үзен һәрвакыт чикли. Намаз укыганда да як-якка карарга, сөйләшергә, аяк-кулны селкетергә ярамый, хәтта уй-фикерләр дә Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән булырга тиеш. Ул безне шундый итеп яраткан, тыюлар аша гына дәрәҗәгә ирешү мөмкин. Ләкин нәфес моңа каршы килә, чикләмә мине, ди, гел акыл белән көрәшә. Акылга иман ярдәм итсә, нәфескә иблис булышканын да онытырга ярамый. Иртән будильник шалтырагач, акыл торырга куша, ә нәфес биш минут кына ятарга котырта. Гәрчә Пәйгамбәребезнең хәдисләреннән күренгәнчә, уянгач ятып тору бик зарарлы. Нәфес бу хакта уйламый. Әмма ул безгә этәргеч бирү өчен барыбер кирәк. Әйтик, нәфес адәм балаларында җенси теләк уятмаса, без никахлашмас, байлыкка хирыслык тудырмаса, сәүдә кылмас идек. Нәфес байлыкка этәрсә дә, кеше аңа нинди юл белән ирешү турында гына уйламый һәм шуңа да урлый, талый. Ягъни акыл, иман белән нәфесне чикли алмасак, аның колына әйләнеп, һәлакәткә барабыз. Ураза, хаҗ, зәкят – һәркайсы нәфесне тәрбияли, дини гыйбадәтләр безне үзебезне кулга алырга өйрәтә, инстинкт белән яшәп, хайван дәрәҗәсенә төшүдән саклый. Бу уңайдан иң шифалы тәгълимат ул, әлбәттә, ураза. Утыз көн буена нәфесне тыеп торабыз һәм бу мөселманнар өчен фарыз гамәл. Адәм баласына уразадан бернинди зыян юк. Галимнәр әйтүенчә, ул утыз көннән артса сәламәтлеккә зарарлы, ким булса да тиешле сихәте тими. Дөрес, шикәр чире, гипертония, ашказаны җәрәхәте кебек авырулары булып, табиб ураза тотуны тыйса, Аллаһы Тәгалә аны казага калдырырга рөхсәт итә. Ул: “Бу диндә беркемгә дә авырлык кылмадым”, – ди.  

– Без бүген уразага ни дәрәҗәдә мохтаҗ?  

– Табиблар атнага бер-ике көн ризыктан тыелып торуның файдасын күптән дәлилләде. Ураза вакытында да организм шлаклар, начар холестерин, майдан чистарына, эчке органнарның эшчәнлеге яхшыра. Бу хакта язылган фәнни эшләр бихисап. Галимнәр әйтүенчә, унсигезенче, унтугызынчы гасырда яшәгән кеше бүгенге ризыкны ашаса, шундук агуланып үләр иде. Еллар узган саен без аңа ияләшкән инде. Әмма организмның көче чикләнгән, бәлки ул хәзер ахыргы куәтенә эшли торгандыр. Сәламәтлекне Аллаһы Тәгалә бирсә дә, аның 25-30 проценты нәселдән килә, аңа туклану, яшәү рәвеше, активлык та тәэсир итә. Әлеге факторларны карагач, аңлыйсың: без җитәрлек хәрәкәтләнмибез, табигый ризыклар ашамыйбыз, спорт белән шөгыльләнмибез. Шуңа да сәламәт яшәү өчен бик нык көрәшергә кирәк.  

– Исәнлек өчен көрәшү дә адәм баласы өчен сынаумы?  

– Кайвакыт яшьләргә карыйсың да шаккатасың: авызларында – тәмәке, кулларында – сыра. Алар Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлекне шулай какшатулары турында уйламый. Ә бит еллар узган саен болай да тегеннән-моннан авырулар чыга. Бигрәк тә авырулар кырык биш яшьтән соң бер-бер артлы баш калкыта. Ул чагында инде яшьлек көче кимегән, организм какшаган була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Профилактика дәвалауга караганда хәерлерәк”, – ди. 94 яшькә җиткән мөселман галименнән: “Шушы яшькә җитеп, ничек сәламәт булып калдыгыз?” – дип сорагач, ул “Мин бу сәламәтлекне гомерем буе сакладым”, – дигән. Яшьлектән сәламәтлек турында кайгыртсаң, картлыгыңны сәламәт килеш каршы аласың. Монда ураза тоту – ышанычлы коралларның берсе.

– Табиблар авырулар яшәрә, дип чаң суга. Адәм баласы күпме генә көрәшсә дә, авыруларны бетерә алмый, димәк?  

– Синтетик азык сатыла торган фаст-фуд туклану урыннарындагы чиратны гына карагыз. Әниләр балаларын өстерәп шунда килеп баса. Андагы ризыкның зыяны турында аңа әйтсәң-әйтмәсәң дә аңламый. Соңыннан аллергия, башка авырулар хасил була. Шунда эшләүчеләр әйтүенчә, бәрәңге кыздырган савыт юылмас хәлгә килә, аны чүплеккә генә ташлыйлар икән. Моны белгән, күргән, аңлаган кеше андый туклану урыннарына керми, баласын да алып бармый. Аллаһы Тәгалә уразаны да безгә организмны ризык калдыкларыннан чистарту өчен куйган.  

Рамазан ае адәм баласына өч төрле дәрәҗә дә бирә дип сөйләштек: беренчесе – ашказаны уразасы. Икенчесе – гөнаһ гамәлләрдән саклану, бигрәк тә телне, күзне, аяк-кулны тыю. Өченчесе – уй-фикерләрне пакьләү. Рамазан аеның беренче көненнән үк уразага кереп һәм шушы дәрәҗәләргә җиткерергә тырышсак, бик хәерле. Ләкин шәгъбан аенда ук моңа омтылырга кирәк: уразага кергәнсең икән, телеңне дә тый, уй-фикерләреңне дә чистарт. Шул чагында фарыз уразасын да җиңел тотарсың. Кыямәт көнендә исә фарыз гамәлне төгәл сорыйлар. Ул җитешсез икән, адәм баласының хәле авыр була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) “Кем рамазан аенда телен бозык сүзләрдән тыя алмады, уразасының ач торудан башка файдасы юк”, – ди. Ягъни икенче дәрәҗәгә ирешү уразаның кабул булуы өчен дә бик мөһим.  

– Уй-фикер дәрәҗәсенә күтәрелү ни өчен кирәк?  

– Һәрнәрсә уйдан, фикердән, хыялдан башлана һәм гамәлгә күчә. Начар уйлар безне хәерсезлеккә илтергә дә мөмкин. Рамазан уразасы – адәм баласына бөтен яклап дәвалану, чистарыну өчен яхшы чор. Әйтик, язгы чәчүгә әзерлек көздән башлана: техниканы төзекләндерәләр, кышкы басу-кырларда кар тоталар, аннары сукалыйлар, тырмалыйлар. Сәүдә ноктасы ачсаң да, башта уйлыйсың, бизнес-проектын төзисең. Йорт төзегәндә дә шулай. Рамазан ае да елга бер килә һәм аңа алдан әзерләнү шарт.  

– Башка гыйбадәтләргә дә алдан әзерләнү мөһимме?  

– Кемдер намаз укыганда уйлар чуала, бутала, ди. Бу да намазга керешер алдыннан кешенең әзерлеге булмау турында сөйли. Намаз вакыты кергәнче биш-ун минут тыныч кына утырырга, кулга тәсбих алып, шуны тартырга, догалар кылырга кирәк. Шул чагында намазга әзерлекле булырсың. Пәйгамбәребез: “Мәчеткә барганда азан тавышын ишетсәгез, йөгермәгез”, – ди. Әкрен генә кер, ничәнче рәкәгатькә өлгерәсең, шуңа кушыл. Сулыш кысылганчы чабып кереп намазга бассаң, гыйбадәтең камиллеген югалта. Һәр гамәлне уйлап кылу зарур.  

– Балаларны уразага ничек әзерләргә?  

– Әйе, кемнеңдер ул-кызы быел беренче мәртәбә ураза тотар. Аларны алдан әзерләү өчен берничә сәгать яки яртышар көн ураза тоттырырга, шулай әкренләп күнектерергә кирәк.

– Кемдер, сез әйткәнчә, рамазан җитүне сөенеп көтә, кемдер тагын озын көннәргә туры килә, дип куркып кала. Күңелгә курку кертергә ярыймы?  

– Кыш көне ураза тоту күпкә авыр, чөнки салкында күп энергия сарыф ителә. Җәй көне кояш көч бирә. Башта берничә көн генә – организм ияләшкәнче генә бераз читен була, аннары күнегәсең. Курку исә белмәгәннән, гыйлем юклыктан килә. Кемдер самолетка утырырга курка, күңеленә шик керә. Ә инде оча-оча ияләшә, берни уйламыйча самолетка кереп утыра башлый. Ягъни күп вакыт безне белмәү һәм тәҗрибәсезлек куркыта. Уразадан курку хисен ураза тотып җиңәргә киңәш итәм.

  ***   Әңгәмә “Акчарлак” газетасының архив саннарыннан алынды, 19 апрель 2018 № 15

matbugat