«Монда килгән һәр кеше хәрәкәттә»

0
35

18 августта Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган түгәрәк өстәл утырышында Самара өлкәсе һәм Татарстанның Питрәч районы тарихчыларының китаплары тәкъдим ителде.

Чараның алып баручысы – Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов әлеге чара Самараның “Болгар мирасы” фонды һәм Питрәч районы җитәкчелеге тәкъдиме буенча үткәрелүен искәртеп үтте. Мәртәбәле чарада тарих фәннәре докторы Индус Таһиров һәм Дөнья мәдәният фонды (ЮНЕСКО) институты ректоры, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров та катнаштылар. Алар үзләренең чыгышларында борынгы тарихыбызга багышланган чараларның әһәмияте турында әйтеп үттеләр.

Самара өлкәсеннән галимнәр, тарихчылар һәм укытучылар зур делегация булып килгәннәр иде. Альберт Борһанов сүзне башта ерактан килгән кунакларга бирде. “Болгар мирасы” фонды директоры Гүзәл Сәгадәтова һәм попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин Фонд эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләделәр. “2022 ел безнең оешма өчен гадәти түгел, Россия президенты аны мәдәни мираслар елы дип игълан иткән иде. Шулай ук Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын да билгеләп үтәбез. Шул уңайдан “Болгар мирасы” оешмасы быел аеруча актив эшчәнлек җәелдереп җибәрде. Билгеле булганча, Болгар дәүләте чикләре Самара Җәясенә кадәр җәйрәп яткан. Шул уңайдан 15 еллар элек безнең фонд Ширяево авылы тавында Канатлы барс сынын куйган иде. Быел исә шул ук мәйданчыкта Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап стела да урнаштырдык. Хәзер инде аны тарихи-мәдәни комплекс дип атарга була. Аны тантаналы төстә ачу чарасы сентябрьгә билгеләнгән. Шулай ук быел Болгар дәүләте тарихына багышлап “Возвращение к истокам” дип аталган төсле, иллюстрацияләргә бай булган тарихи-мәдәни китап язып, бастырып чыгардык. Аның авторы – журналист һәм язучы Владимир Ерхов. Кызганычка, ул үз хезмәтенең җимешләрен күрә алмады, үткән ел ахырында вафат булды. Без китапны бүген Болгар тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим итәбез”, – дип сөйләде.

Шамил Галимов Самара өлкәсе тарихчылары һәм төбәкне өйрәнүчеләре утыз ел эчендә башкарган эшләргә нәтиҗә ясады. Шушы вакыт эчендә кырыклап саллы китаплар, буклетлар, белешмәләр бастырып чыгарылган. 2017 елда аның авторлыгында “Татары самарского края. Историко-этнографические и социально-экономические очерки” монографиясе дөнья күргән иде. 600 битле күләмле хезмәттә төбәкнең күпчелек татар җирлекләре турында тулы тарихи мәгълүмат бирелгән, танылган тарихчыларның, археологларның, этнографларның, дин әһелләренең эзләнүләре кертелгән, статистикага игътибар бирелгән. Анда бүгенге Түгәрәк өстәлдә катнашучы тарихчылар һәм археологлар Наилә Таһированың һәм Анна Кочкинаның да хезмәтләре кергән. Китапны язу һәм бастырып чыгару чыгымнарын үз өстенә танылган меценатыбыз Минәхмәт Хәлиуллов алды. “Монографиягә Самараның фәнни җәмәгатьчелеге дә, Татарстан галимнәре Фаяз Хуҗин, Искәндәр Гыйлаҗев та югары бәя бирде”, – дип сөйләде Шамил Галимов.

Питрәч башлыгы Илһам Кашапов Питрәч районы, Чыты авылында туып-үскән Мәүлә Колый мирасын саклауга багышланган проектлар буенча эш башланганын әйтте. 2021 ел азагында “Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән – бүгенгә кадәр”, “Беренче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары” республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелүе турында сөйләде. Ә апрельдә бөтенроссия конференциясе дә үткәргәннәр.

“Икенче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары” өчен “Унҗиденче гасыр шагыйре Мәүлә Колый” (Камил Дәүләтшинның уку әсбабы); “Мәүлә Колый. Хикмәтләр” (төзүче Мәсгут Гайнетдин); “Мәүлә Колый поэмалары” (төзүче Рәиф Мәрданов) китаплары яңадан басылып чыкты”, – дип сөйләде Илһам Кашапов.

Тарихчы Индус Таһиров Самара галимнәре белән элек тә тыгыз эшләгәнен әйтте. “Әгәр тарихны тикшерү эше Самарада дәвам итә икән, димәк, татар теле ул бетә торган түгел. Аның тамырларын беркем йолкып ала алмый, – дип белдерде ул.

– Самара – ул махсус шәһәр. Мин алар белән 5 ел эшләдем, галимнәр белән аралаштым, тарихыбызны бергәләп яздык. Ә бүген күргәзмәгә куелган Алия Арсланованың “Әмин маҗаралары” дип аталган балалар китабы игътибарымны җәлеп итте. Мондый китаплар Самара өлкәсендә чыгарыла икән, димәк, андагы татарлар мәңге яшәячәк. Шушы түгәрәк өстәлгә килгән һәр кешегә дә рәхмәт, һәрберсе хәрәкәттә, һәрберсе милләте, дине, мәдәнияте өчен бик тырышып эшли”.

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Самара өлкәсендә милли эшләр торышы турында сөйләде: “Үткән елда Волгарь бистәсендә ачылган Милли авыл эшчәнлеге, 10 ел буе чыгарылып килә торган “Самар татарлары” журналы, китаплар һәм газеталар – бу эшчәнлегебез татар тарихын саклауга үз өлешен кертеп килә”, – диде ул.

“Болгар мирасы” фонды әгъзасы Наилә Таһированың чыгышы бер яктан лирика белән сугарылган булса, икенче яктан бик дөрес күзәтү булып яңгырады: “Тарих – ул үткән гомер түгел, ул чынбарлык. Аны кемгә ничек кирәк, шулай үзгәртеп, әвеш-түеш китереп тә була. Ләкин Бөтендөнья татар конгрессы, “Болгар мирасы” кебек фондлар һәм оешмалар буыннан-буыннарга күчеп килүче тарихи генны ачыклау белән шөгыльләнәләр. Әлеге ген – ул юмарт, ул халыкның үткәненә мөрәҗәгать итү, иманга кайтуы. Аны сакларга кирәк, ул мәңгелек. Бу эшчәнлеге белән конгресс артык масаймый. Ә шулай да ген үсә, тармаклана, көч ала, тормышыбызга йогынты ясый бара”, – дип, әлеге чараның иң әһәмиятле ноктасына басты.

Эльмира Шәвәлиева

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here