Домой Жизнь татар Татары в регионе Җылы түгел, ялкынлы сүзләр кирәк

Җылы түгел, ялкынлы сүзләр кирәк

0
Җылы түгел, ялкынлы сүзләр кирәк

“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте әгъзалары Мансур Садретдин улы Ямалетдинов һәм Дамир Юрий улы Гатинның вафатына бер ел тулу уңаеннан Самараның Җәмигъ мәчетендә искә алу мәҗлесе үткәрелде. Бу көнне соңгы елларда вафат булган бөтен татар активистлары да зурлап искә алынды.

Чакырылган кунаклар арасында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара татарлары тормышы үзәгендә кайнаучы, аның тарихын барлаучы журналист, җәмәгать эшлеклесе Шамил Галимов, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, туганнары, дуслары һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре бар иде.

Мансур абый Ямалетдинов “Туган тел” җәмгыятенә беренче көннәреннән үк килеп кергән һәм эшчәнлегенә зур йогынты ясаган әгъзаларның берсе. 1990 елда Мансур Садретдин улы “Бердәмлек” газетасын булдыруда актив катнаша, аның инициативасы буенча 1989 елда ислам динен кабул итүгә багышланган фәнни-практик конференция уздырыла. Шулай ук аның катнашы һәм матди ярдәме белән музыкаль мәктәпләрдә укучы балалар өчен татар композиторларының әсәрләрен башкару буенча фестивальләр оештырыла. Бу концертларда аның кызы Гүзәл Ямалетдинова да Кыйссаи Йосыф музыкаль композициясе белән чыгыш ясый. Сабантуйларында оныклары Йосыф – баянда уйнап, Әдилә татар биюе белән катнашалар иде.

Мансур Садретдин улы 2010 елда, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры буларак, Автономия советы рәисе белән берлектә татар мәдәни үзәге төзү буенча да күп йөрделәр. Ләкин бу хыял тормышка ашмый калды.

Авиация заводы хезмәткәре, пенсиягә чыккач, төзү компаниясе оештырып җибәрә һәм “Яктылык” мәктәбен үзгәртеп корганда, Җәмигъ мәчете төзелешендә кайбер заказларны үти.

Гадел, курку белмәс, дөреслекне ярып салырга сорап тормаучан, шул ук вакытта киң күңелле һәм юмарт кеше иде ул.

* * *

Дамир Юрий улы Гатин күп еллар буе Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече булып эшли. Без аны яхшы белгеч, күпмилләтле Самара өлкәсендә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен күп көч куйган шәхес буларак беләбез. Дамир Юрий улы һәрвакыт милләтебез эшләре белән кызыксынып, ана теле язмышын кайгыртып яшәде, “Яктылык” мәктәбе ачылуга чын күңеленнән шатланып, кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесләребезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Татар милли тормышында актив булган шәхесләребезне сагынып, аларның башкарган зур тырышлыкларын искә алып, милләтебез өчен кылган игелекләре өчен рәхмәт әйтеп, дога кылдык. Урыннары оҗмахта булсын. Ә без, үз чиратыбызда, көчебездән килгән кадәр, татар милләтен саклап калуга үз өлешебезне кертергә тырышырбыз.

Мансур Ямалетдинов кебек татар җанлы шәхесләребезнең тырышлыгы белән Самарада татар мәктәбе, газета ачылмаган, мәчет төзелмәгән булса, бәлки бүгенге көнебез караңгы булыр иде. Алар үзгәреш җилләрен сизеп алу белән милләтебезне уяту буенча эшләрне оештырып җибәрмәсәләр, хәзер, бәлки, соң да булган булыр иде.

Сүз дә юк, хәзерге халык иҗтимагый татар эшләренә, газета-журналларга, милли мәгарифкә карата битарафлык күрсәтә. Бәлки, моның сәбәпләре дә бардыр. Милли күтәрелеш чорында татар шәхесләребез башкарып чыккан эшләрне без – оештыручылар, җитәкчеләр, активистлар дәвам итеп, халыкка татар булуыбызның кадерен, телебезнең кирәклеген, җырларыбызның моңын, биюләребезнең дәртен тиешле дәрәҗәдә җиткерә алмыйбыз икән, димәк, гаеп бары тик үзебездә. Кызганыч, бүгенге көндә татар булып калу өчен талпынучылар да күп калмады инде. Безгә бүген дә Мансур, Азат, Рәшит абыйлар кебек милли җанлы шәхесләр кирәк. Һәм без аларны бүген җылы түгел, ялкынлы сүзләр белән искә алырга тиешбез. Чөнки киләчәк – яшьләр кулында. Яшьләр аларның эшен дәвам иткән очракта гына татарлыгыбыз да сүнмәс, ялкынлы җырларыбыз да битарафлык зәхмәтен өтеп алыр!

Айгөл Сафина.

Автор фотосурәте.