Домой Жизнь татар Татары в регионе Мондый авырлыкларны күрергә язмасын

Мондый авырлыкларны күрергә язмасын

0
Мондый авырлыкларны күрергә язмасын

Сызран милли-мәдәни автономиясе лидерлары, милли оешмалар вәкилләре һәм Октябрьск шәһәре вәкилләре, мобилизация буенча армия сафларына алынып, сугышка керү алдыннан әзерлек үтүче ир-егетләргә бүләкләр әзерләп килгәннәр: кемдер акча җыйган, кемдер кием-салым теккән, кемдер җылы оекбашлар бәйләгән, ә таҗик милләте җәмәгатьчелеге кипкән җиләк-җимеш һәм көнчыгыш тәм-томнарны алып килгән.

Акцияне оештыручыларның берсе – Сызран татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов сөйләвенчә, хәрбиләр бүләкләр тулы машинаны күргәч, таң калганнар. Хәрби әзерлек үтү пунктына кунаклар килеп төшүе алар өчен көтелмәгән хәл булган. Бу солдатлар күңелендә шатлыклы да, авыр да тойгылар тудырган.

– Мин үзем дә отставкадагы офицер, ләкин хәзергедәй борылышлар кичерергә насыйп булмады, – дип сөйли милли-мәдәни татар автономиясе җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов. – Махсус хәрби операциягә җибәрү алдыннан әзерлек үтүче егетләргә бүләкләр, хатлар, туганнарыннан сәламнәр алып килдек. Аларның күңеленә әлеге очрашу бик зур йогынты ясады: елмаялар да, шаяралар да кебек, тик күзләреннән генә “Гаиләләребезгә исән-имин кайтырбызмы икән”, – дигән борчылу хисләрен күрергә була…

Сызранның әрмән, азәрбайҗан, яһүд, татар, чегән, мордва автономияләре, казак һәм таҗик берләшмәләре, нигездә, бүләкләрне хәрбиләр киңәше буенча әзерләгәннәр. Анда ниләр генә юк: 30 градус суыкта да җылылыкны тота торган йокы капчыклары, рюкзаклар, җылы эчке кием, бәйләгән оекбашлар, балаклавалар, шарф һәм перчаткалар, өч бензин пычкысы… Соңгысы аларга блиндажлар урнаштырганда һәм окоплар казыганда кирәк булачак. Милли оешмалар җитәкчеләре икенче килгәндә тагын әле пычаклар һәм балталар да алып килергә вәгъдә иттеләр. Әлбәттә, беренче бүләкләр үз кешеләренә, якташларына тапшырылды.

Солдатлар килүчеләргә булган үтенечләрен дә җиткерделәр. Араларында таныш-белешләр, хәтта Сабан туе батыры исеменә лаек булган егет тә бар иде. Шуларның берсе ул махсус операциядә булган чакта кызы турында кайгыртуларын соралды. Солдатның кызы мәктәпкә шәһәрнең бер башыннан икенче башына кадәр автобуста, берүзе йөри икән. Ринад Шәрәфетдинов баланы көн саен мәктәп капкасына кадәр илтеп куярга һәм алып кайтырга вәгъдә иткән. Шулай ук башка үтенечләр дә игътибарсыз калмаячак, дип белдергән.

– Без хезмәт иткәндә дә мондый өйрәнүләр булды, әмма без җылы казармаларыбызга әйләнеп кайтачагыбызны белә идек. Ә биредә башкача, чын сугышка әзерлек бара, – дип билгеләп үттеләр акциядә катнашучылар. – Асылда, без бит алар артына качып калучылар. Без җылы йортларыбызда тыныч кына йоклау мөмкинлеген сатып алабыз. Ә аларны нәрсә көтә – билгесез… Солдат бәясе палаткалар һәм итекләр бәясеннән күпкә югарырак, аларның бәясе үлчәмсез. Без алар өчен барысын да эшләргә тиешбез.

“Маленькая Сызрань” сайтыннан.

Айгөл Сафина тәрҗемәсе.