Сабыр төбе – сары алтын

0
107

Дөресен генә әйткәндә, хатын-кызлар белән бәйле бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин әниләребезне ничек кенә данласак та, хөрмәтләсәк тә, рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмабыздыр.

Әни! Әнием! Нинди бөек исем! Күпме наз һәм нур сибелә бу сүздән!

Баласы якты дөньяга аваз салган көннән башлап, бөтен җан җылысын, ана мәхәббәтен аңа багышлый. Ул тормыш юлына бастырган нарасыен гомере буе озата бара, вакытында киңәш бирә, кирәк чакта дәшмичә генә башыннан сыйпый, еракка киткәндә озата, сагына, көтә, шатланып каршы ала… Беркемгә дә сөйли алмаган эч серләребезне тик әнигә генә сөйли алабыз һәм ул гына безнең эчке халәтебезне аңлый ала.

Бәйрәм көннәрендә генә булса да аларның барлык борчу-мәшәкатьләре онытылсын иде. Ә борчулар ана йөрәгенә бик күп җыела шул. Үз баласы өчен генә түгел, күршесенең, туганының, авылдашларының балалары өчен дә борчыла ул. Соңгы вакытларда моның өчен нигез бар – илебез чигендә сугыш бара, улларыбыз, энеләребез яу кырында Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшәләр. Билгеле булганча, анда җиңүләр дә, югалтулар да булырга мөмкин.

Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Халисә Хәйретдин кызы Фазуллина балаларын сугышка озаткан аналарның күңел халәтен бик яхшы аңлый. Чөнки үзе дә ике баласын югалткан хатын ул. Алар өстенә әти-әнисен, сугыш кырында ятып калган Тәлгать абыйсын, тормыш иптәшен һәм бик күп туганнарын мәңгелек йортка озаткан. Шуңа күрә намаз укыган саен илебезгә тынычлык, балаларга исәнлек, аналарга сабырлык теләп дога кыла.

Кем белә бит, бәлки менә шундый ак яулыклы, чиста, пөхтә, керсез күңелле әбиләребезнең, әниләребезнең догалары кабул буладыр.

Халисә апа сугыш вакытында бик кечкенә булса да, ул елларны бик яхшы хәтерли. Үз-үзен аңлый башлагандагы ачлык-ялангачлыкны күп татыган. Сугыштан соңгы елларда да җиңел булмаган. Кулына чүпрәк курчак тотып уйнап утыру кая инде ул! Әнисенә бакча утарга, көтүдән кайткан малларны каршы алырга, өйне җыештырырга булыша. Авыр булса да, әти-әниле балачагы күңелле үтә. Ләкин бәхетле чаклары озакка булмаган икән шул…

Башта яу кырыннан кайткан әтисе сугышта алган яраларыннан тернәкләнеп бетә алмыйча вафат була, аннан әнисе – Минсафа апа да озак тормый, мәңгелеккә күзләрен йома. Халисә һәм сәламәтлеккә туймаган Әнисә апасы сугыштан кайткан Әсхәт абыйлары һәм аның тормыш иптәше Кәүсәр апа кулына калалар. Гаиләдәге җиде бала янына тагын ике кызны да сыйдырып, Әсхәт белән Кәүсәр бик күркәм тормыш алып баралар. Балалар да, алардан үрнәк алып, күндәм холыклы, уңган, сабыр булып үсеп җитәләр.

21 яшендә Халисә тормышка чыга. Рәшит Шәйхелислам улы бик яхшы кеше булып чыга. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала, парлы гаиләдә сабыйлар тәгәрәшеп үсәләр, ата-ана гомер буе колхозда эшлиләр, лаеклы ялга чыкканда Халисә Хәйретдин кызына Россия Федерациясенең хезмәт ветераны исеме бирелә.

“Ходай түземле бәндәсенә генә бирә”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Халисә апа да шул сүзләрне кабатлагач, бу кеше күпне күргән икән, дип уйлап куйдым.

– Барысына да түзеп була, ләкин балаңны югалту кайгысы бигрәк тә ачы, – дип уфтана әңгәмәдәшем. – Башта Әнәс исемле улымны җирләдек, ике елдан, яман чир белән авырып, Рәйсә кызым вафат булды. Балаларым икесе дә бик игелекле, ярдәмчел иделәр, авылдашларым аларны гел мактап телгә алалар. Ничек кенә авыр булмасын, калган балаларым – улым Ильяс, кызларым Саҗидә белән Алсу, оныкларым хакына яшәргә кирәк иде, шуңа күрә сабыр булырга тырыштым.

Сабыр төбе – сары алтын, диләр. Балалары, туганнары белән бу авыр кайгыларны бергә күтәреп, Халисә апа инде 82 яшенә җиткән. Бүген улы Ильяс һәм килене Рушания гаиләсендә яши. Бу гаиләдәге мөнәсәбәтләрне белгән, йорт-җирләренең матурлыгын, пөхтәлеген күргән кешеләр кызыгып та куялардыр. Рушания белән Халисә апа бер-берсен яратып, хөрмәтләп, килен белән кайнана түгел, ана белән кыз кебек 30 елдан артык яшиләр икән. Ана киленен мактап һич туймый: “Бик игелекле бала, Аллаһы Тәгалә исәнлек биреп, улым белән пар канат булып яшәсеннәр, балаларының игелекләрен күрсеннәр”, – ди. Әти-әнисеннән күреп Халисә апаның оныклары Ләйсән белән Рамил дә әбиләрен хөрмәт итәләр, туган йортка аяк басу белән әби бүлмәсенә кереп муенына сарылалар.

Ә кызлары Саҗидә һәм Алсу гаиләләрен, кода-кодагыйларны сөйләп тә торасы юк. Көненә бер күрешмәсәләр, телефон аркылы гына булса да, хәл-әхвәл белешеп торалар. Һәр зур эшне бергәләшеп эшлиләр – мал чалу дисеңме, өй-абзарларны төзекләндерүме – барысы да өмә белән эшләнә. Алай тизрәк тә, күңеллерәк тә.

Әниләре исән булган кешеләр бик бәхетлеләр, дип карап тордым әле. Дога кылып, көне-төне балаларына бәхет теләп торган ана – гаиләнең үзәге ул. Олы яшьтәге балалары да әниләре яшәгән йорт тирәсендә җыелырга яраталар. Аннан алар ана җылысын алып чыгалар, ниндидер эчке халәт туплап үзләренең балаларына да тараталар. Аналарның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен иде. Халисә апаны һәм барыбызның да газиз әниләребезне бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, озын гомер һәм ана бәхете телисе генә кала.

Фәния Кәримова.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here