Мостай Кәрим — таш өстендә гөлләр үстергән шагыйрь

0
25

БЕЛЕШМӘ:

Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) 1919 елның 20 ок­тябрендә Башкортостанның Чишмә районы, Келәш авылында дөньяга килгән. Ул – Социалистик хезмәт ге­рое, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты.

1941 елда К.И.Тимерязев исем. Башкорт дәүләт педагогика инсти­тутының тел һәм әдәбият факульте­тын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә. Бөек Ватан сугышыннан соң тормышын тулаем иҗатка багышлый.

1930 елларда ук яза башлый. 1938 елда «Отряд кузгалды» дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм про­за китаплары, 10нан артык пьеса җыентыклары дөнья күрә.

Мостай Кәрим 2005 елның 21 сентябрендә бакыйлыкка күч­те. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

– Әй, Ходаем, – дим мин. – Кодрәтең дә, рәхимең дә чиксез синең. Бар өметебез синдә генә. Изге ихтыярың белән сабыйлар тагы, тагы дөньяга яралсын. Сиңа иман китерер гөнаһсыз җаннар тусын!»

Бу юллар Мостай Кәримнең «Озын-озак ба­лачак» автобиографик повестеннән. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән шагыйрь үзе дә, «мин ир­кенлектә үстем, мине орып-куркытып үстермә­деләр. Ә бу сыйфат иҗатта иң мөһиме дә. Сәләт ул ниндидер богауларга, тәнкыйтьләргә биклә­неп, талант дәрәҗәсенә ирешә алмый», – ди.

Мостай Кәримне кечкенә чагында авыл малай­лары Кендек дип үртәп йөрткәннәр. Бу үзенчә­лекле кушамат аңа Олы инәе белән бала тапты­рырга ияреп йөргәнгә күрә бирелгән. Булачак шагыйрь тормышында, аның шәхес булып җит­легүендә Олы инәе дә зур роль уйнаган, күрәсең, чөнки әдипнең прозасында иң төп әсәрләреннән саналган повестьта әлеге образ төп урынны били.

«Олы инәем әле дә булса минем берчә кояшлы, берчә болытлы, берчә чәчкәле, берчә кар-буран­лы язмышым яланының уртасында басып тора. Аның тирәсендә минем бөтен язмышым әйләнә. Ачык хәтерлим: гомеремдә мине беренче тапкыр җитәкләп алган кул  аның кулы булды. Аннан соң без җитәкләшеп бик күп йөрдек»– дип яза әдип әтисе Сафаның беренче хатыны турында.

«Әткәйнең балалык чоры күңелле һәм бәхетле мизгелләргә бай, – ди Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова. – Алар йортында Аллаһны һәрчак мәрхәмәт иясе буларак зикер иткәннәр. Балалар «Аллаһы орыр, Аллаһы җәзалар!» – дигән сүзләрне түгел, «Аллаһы ярдәм итәр, Аллаһы рә­химле, ул булышыр», – дигәнне ешрак ишеткән. Без үскәндә дә шулайрак булды. Олылар ачык­тан-ачык Аллаһы Тәгалә турында сөйләшмәсәләр дә, без һәр вакыт рәхимле Аллаһның гаиләбез тормышында катнашуын тоеп үстек…»

Мостай Кәрим, 1940 ел

1945 елның апреле. Балатон күле. Венгрия.

УКУЧЫГА КАНАТ КУЮЧЫ КАЛӘМ ИЯСЕ

Мостай Кәрим иҗат иткән әсәрләр дөнья кыйммәтләре үзгәргәч тә үз актуальлеген югалт­мый, аларда тормышның тирән фәлсәфәсе, за­мана укучыларына да аңлаешлы, кызыклы булып кала бирә. Әсәрләре бүгенге көндә дә төрле телләргә тәрҗемә ителүдән туктамый. Киң кыр­лы иҗатчы – чын мәгънәсендә халыкчан әдип.

Башкортостанның халык язучысы шигырьлә­ренә күп кенә җырлар да иҗат ителгән. Ә драма әсәрләре төрки халык театрлары сәхнәсеннән төшми. «Озын-озак балачак» әсәрен Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов русчага тәрҗемә иткән. Биредә автор балачагы вакыйгаларын тасвирлый. Әлеге әсәр 2004 елда кино итеп тә төшерелгән.

Повестьтагы вакыйгалар башлыча язучының туган авылы Келәштә бара. Әсәр китап булып басылып чыккач, авыл халкы андагы образ­ларны барларга тырышкан, кайберләре үзен, күршеләрен дә таныган. Бу автобиографик әсәр булса да, анда язучының фантазиясенә күп урын бирелгәнен дә истән чыгармаска кирәк. «Ә менә үз гаиләсе турында барсын да тормышыннан алып язды, – ди язучының кызы. – Мостай Кә­римнең әтисе Сафаның ике хатыны булган. Иренә икенче хатыны Вазифаны беренче хаты­ны үзе сайлаган…»

Мостай Кәрим әсәрләренең жанр төрлелеге аның талантының бай мөмкинлекләрен раслый. Фикер иясе буларак ул әсәрләрендә җитди әхла­кый-иҗтимагый проблемаларны күтәрә, ирония һәм зирәклек белән кеше идеалларының нинди булуын укучыларына күрсәтеп бирә. Иң мөһиме: авторның барлык әсәрләрен берләштерә тор­ган алтын баганасы – кешеләргә игелек кылу һәм яхшы киләчәккә ышаныч, өмет уяту. Язучы буларак укучыларына ул яхшылыкның һәрвакыт өстен чыгуын төшендерә. Ә өмет һәм ышаныч бү­генге укучыга да иң кирәкле нәрсәләр бит инде!

Мостай Кәрим драматург буларак әдәбиятта аерым урын биләп тора. Аның драмалары буен­ча куелган спектакльләргә тамашачы махсус йөри. Шул ук «Ай тотылган төндә» драмасы, мәсәлән, 150 дән артык театр сәхнәсендә куел­ган. Режиссерларның Мостай Кәрим әсәрлә­ренә еш мөрәҗәгать итүенең сәбәбе аның әлеге дә баягы халыкчан әдип булуында да түгелме икән?

Хатыны Рауза белән. 1946 ел.

Хатыны Рауза белән. 1975 ел.

Мостай Кәримнең кайсы милләт вәкиле булуы турында еш кына бәхәсләр чыга. Ә ул үзе исә: «Минем кайсы милләттән булуымны иҗатымнан эзләгез», – дип җавап бирә торган була.

«Тарихи яктан минем халкыма ике кыйт­га  Европа һәм Азия чигендә гомер сөрү насыйп булды. Бу кыйтгалар тоташкан җир генә түгел, ике мәдәният, ике тәкъдир  Европа һәм Азия язмышлары чиге дә, – дип яза Мостай Кәрим үзенең бер китабына кереш сүзендә.  Мин хал­кымның поэзиясе Шәрык шигъриятенең нурлы төсләрен, исерткеч хуш исен, олпат зирәклеге, кырыс тормыш хакыйкате, революцион яңгы­рашы, Көнбатыш шигъриятенең актив зиһенен үзенә алуы турында хыялланам».

ГАЗРАИЛНЕ ҖИҢГӘН СОЛДАТ

Мостай Кәрим иҗатта да, шәхси тормышта да бик бәхетле кеше була. Мөгаен, «Озын-озак балачак» повестенда үзе язганча, Аллаһы белән араларын төзек тоткангадыр. Бөек Ватан сугышы гарасатында авыр яралынып та, үлем тырнагын­нан котылып кала, тормышның шактый кырыс сынауларын да егетләрчә горур җиңеп чыга. Сугыш афәтләрен күргән башка фронтовиклар кебек үк, Мостай Кәрим бәрелешләр турында бик аз сөйләгән. «Олыгайгач кына, теле сү­телә башлады», – ди якыннары. Китапларына кергән эпизодлар, белгәнегезчә, күбрәк шаян, шук хәлләргә нисбәтле. «Сугышта куркыныч идеме?» – дигән сорауга:

 Әлбәттә, куркыныч, без яшь идек, әмма без ул куркуны җиңдек. Сугыш  ул хезмәт, зур хезмәт, солдатларның фидакарь хезмәте. Күпләр аңла­ганча, тактика, стратегия генә түгел. Авыр, газаплы хезмәт нәтиҗәсендә җиңеп чыктык,  дип җавап бирә.

1941 елда, югары белем алгач, ул Ярмәкәйгә укытучы булып китәргә тиеш була, әмма Бөек Ватан сугышы башлана. Яшь язучы, Кызыл Армия сафларына алынып, Муром элемтә училищесына җибәрелә. 1942 елның маенда кече лейтенант 17 нче мотоукчылар бригадасы артдивизионы­на элемтә башлыгы итеп билгеләнә. 1942 ел­ның августында авыр яралана, ярты елга якын госпитальләрдә дәвалана. Терелеп яу кырына кире кайтканнан соң, фронт газетасы хәбәрче­се буларак алгы сызыкка озатыла. 1944 елның августында өлкән лейтенант Кәримов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз­ларга дан җырлаганын, фронтның алгы сызы­гында элемтәче кызларга ничек тә ярдәм итәргә тырышканын искә алган ветеран Мостай ага. «Сугышта, һөҗүмгә барганда, «Советлар Сою­зы өчен!»  дигән фразаны ишетмәдем, ә гел: «Россия хакына!»  дигән шигарьләр яңгырый иде» дип әйтә торган була ул. «Рус түгелмен, ләкин россиян мин», – юллары («Россиянмын» шигыре) юктан гына язылмагандыр.

«Мостай Кәрим – шигърияттә Салават Юлаев, Муса Җәлил юлларыннан йөреп, халык азатлы­гы өчен барган яуда каләм дә, корал да тотып катнашкан кеше, солдат, шагыйрь… Менә шуңа күрә фашистлар Мостай Кәримнең дә күкрәгенә төбәп аттылар, мина ярчыгының берсе – сержант Фоминда, кабердә, ә икенчесе шагыйрь тәнендә калган. Әлеге ярчыкны ул унике ел тәнендә йөрткән. Шагыйрь бу хакта сугыш бетеп, ун ел узганнан соң гына язган… Чыннан да, мондый тетрәткеч шигырьне унике ел буе әрнү кичергән, шул тимер эремичә дошманга үче кимемәс ша­гыйрь генә яза ала», – ди Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев.

Кремльнең Георгий залы КПССның 19 съезды, 1952 ел. Фотода: А. Фадеев, С. Бабаевский, М. Кәрим, Н. Черкасов, В. Кочетов, А. Корнейчук.

МОСТАЙ КӘРИМ ИҖАТЫ  КИНО СӘНГАТЕНДӘ

Атаклы әдипнең әсәрләре гади тел белән әйтсәк, кино караган кебек укыла. Гади укучы өчен үтемле фәлсәфә, милләт йолалары, шәхес кичерешләре үтә дә затлы, аңлаешлы тел белән тасвирлап бирелә. Башкортостан табигатенең мәһабәт таулары, урман-сулары, авыл халкы, аларның яшәү рәвеше күз алдына килеп баса. Шуңа күрәдерме, Мостай Кәрим драмалары төрле милләт театр сәхнәләрендә бүген дә по­пулярлыгын җуймый. Мостай Кәрим иҗатына кино сәнгате аша килүчеләр дә әдипнең мирасын яхшы беләләр. Язучы үзе исән чакта ук инде тулы метражлы фильмнар төшерелгән. Тик ав­тор үзе исән чагында төшкән картиналардан канәгать булмаган. Аны гаять таләпчән иҗатчы буларак хәтерлиләр. «Ай тотылган төндә» филь­мын шомлы, караңгы килеп чыккан дия торган була ул. Әсәр жанры ягыннан, трагедия булса да, алай ук төксе түгел, ди аның дәвамчылары. Чыннан да, Мостай Кәримнең трагедияләрендә дә ниндидер өмет чаткысы үзен сиздереп уза, үтәр көннең атар таңы бар дигән иман уята.

Мостай аганың әсәрләренә нигезләнгән кино­лар да шактый. Башкорт кинорежиссеры Айнур Әскәров төшергән «Отряд Таганок» фильмы самими җылылык белән, милли җирлектә туды­рылган.«Соңгы елларда гына да Мостай Кәрим әсәренә нигезләнеп ике фильм төшерелде, – ди Айнур Әскәров. – Мостай Кәримнең барлык әсәрләре диярлек экранга чыгарырлык. Шәхсән үземә аның «Ярлыкау» әсәре ошый. Аннан хәрби темага тулы метражлы кино эшләргә мөмкин. Бәлкем киләчәктә мин моңа алынырмын да әле. Мостай Кәрим экранлаштыру өчен бик кулай. «Отряд Таганок» фильмына килгәндә, Мостай Кәрим дәвамчылары фильмны җылы кабул ит­теләр. Әлфия ханым, фильмны карагач: «Әлбәттә, монда автор язмаган нәрсәләр дә күп, әмма ул аларны язарга теләр иде», – дигәч, безгә бик күңелле булды. Бу сүзләрдән соң, без кар­тинаны Мостай Кәрим рухында эшләгәнбез икән, дигән фикергә килдек. Мостай ага әсәренә нигезләнгән фильмда авторның персонажла­рын, характерларын, авыл исемнәрен алдык, шул ук вакытта үз фантазияләребезгә дә ирек бирдек. Сүз дә юк, бөек кешенең әсәрләренә фильм төшерү ул һәрвакыт җаваплылык таләп итә. Теге яки бу персонажны сурәтләү катлаулы, ә инде ул персонажны якыннан белгәннәр исән чагында – бигрәк тә. Һәр кешенең үз фикере бит. Күп очракта кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Фикерләр еш кына бик төрле була».

Соңгы араларда Россия экраннарында зур уңыш белән барган «Сестренка» («Безнең өйнең яме» әсәре буенча, режиссёры – Алек­сандр Галибин) фильмында бәләкәй Җәмилнең олы йөрәге, гади бер башкорт авылында яшәүче кешеләрнең рухи матурлыгы тасвирлана.

Улы Илгиз белән. 2003 ел.

МОСТАФАДАН  МОСТАЙГА

Иҗатта да, тормышта да Мостай Кәрим – үткен сүзле, һәр нәрсәгә үз карашы булган горур шәхес. Тормышта комфорт яраткан, гаиләсен дә уңай­лы шартларда яшәтергә омтылган. Якыннары белдергәнчә, байлыкка омтылмаган, нинди генә зур дәрәҗәләргә, танылу, дан-шөһрәткә ирешсә дә, гади кеше булып кала белгән. Үз иҗатының халыкка барып җитүен даими кайгыртып торган. Төрле очрашулар, иҗади кичәләргә еш йөргән, төрки халыклар белән очрашкан. Җәмәгать эшлә­рендә дә актив катнашырга җай тапкан. СССР Югары Советында депутат булып торган.

Әдип әңгәмәдәшен тыңлый белгән. Олы шә­хескә күпләр сүз катырга кыенсынып торганда да ул үзенең гадилеге белән әңгәмәдәшенә җи­ңеллек китерә торган булган. Мостафа – «сайлап алынган, башкалардан өстен» дигән мәгънәдә­ге исем. Ә безнең героебыз киресенчә, дан- шөһрәткә күмелеп яшәсә дә, үзен гади тоткан. Аның саллы исеме Мостафаны Мостай дип үзгәр­түе дә шул гадилеккә омтылу галәмәте түгел микән әле?

Башкортостанда Мостай Кәрим фонды актив эшли. Әлеге фонд 2013 елны улы Илгиз, кызы Әлфия һәм язучының оныгы Тимербулат Кә­римовлар тарафыннан гамәлгә куела. Фондның төп бурычы – башкорт теле һәм әдәбиятына ярдәм итү. «Безнең бурыч – мәгърифәтчелек, – ди Тимербулат Кәримов. – Бу фонд халык әди­бе һәм аның замандашлары – Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев һәм башкалар иҗаты белән таныштыруга юнәлтелгән. Фонд мәктәпләрдә башкорт теле, әдәбияты, тарихы буенча академик программаларга булышлык итә. Студентларга, башкорт телен өйрәнүдә уңыш­ларга ирешкәннәргә, журналистларга ел саен ярдәм күрсәтә. Без башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Татарстандагы элемтәләребез белән дә горурланабыз».

Соңгы елларын Мостай Кәрим кызы янәшә­сендә яшәгән, хатыны үлгәннән соң 3 елга якын гомер иткән. Фәлсәфәче әдипнең иҗат, тормыш кыйммәтләре турында уйланулары оныгына – Россиянең танылган эшкуары Тимербулатка да күчкән. Данлыклы бабасыннан күп нәрсәләргә өйрәнеп калганын Тимербулат үзе дә горурла­нып сөйли.

Атаклы бабайның «вакланма» дигән сүзе бул­ган. Тормышта вак-төяктән иң мөһимен аера белергә кирәклеген балаларына да, оныкларына да төшендергән ул. «Теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә мөмкин, үлгән кешене генә терел­теп булмый», – дияргә яраткан. Беркайчан да, бернәрсәне дә ашыгып эшләмәгән, шул ук ва­кытта барысына да өлгергән. «Хәтта шоферны да көттерми иде, биш минут алдан киенеп куя, төгәл кеше иде», – ди кызы.

Нияз Кәримовта да (Илгизнең улы) бабасы­ның чалымнары мулдан. Ул рәсем ясый, музыка иҗат итә, каләм тибрәтә. Иҗади егет. Шунысы да игътибарга лаек: Мостай Кәрим дәвамчылары барысы да гыйлемгә омтылучан, китап укырга яраталар.

Узган ел Башкортостанда Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан зур чаралар узды. «Без Мос­тай Кәримнең йөз еллыгын Башкортостан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә халык бәйрәме итәргә телибез», – дигән иде Тимербулат Кәри­мов. Ә быел Татарстанның башкаласы Казанда Мостай Кәримгә зур һәйкәл куелды. Аның танта­налы ачылышында Татарстан һәм Башкортостан Президентлары, халык язучысының кызы Әлфия Кәримова белән оныгы Тимербулат Кәримов та катнашты. Ә былтыр аның исемен йөртүче пароход суга төшерелде.

ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ…

Гәрәй Рәхим, Татарстанның ха­лык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

– Мостай Кәрим – безнең төрки халыклар арасында иң күренек­ле язучыларның берсе. Күп кенә шагыйрьләр, искиткеч шигырьләр язып та, аларны укучыга җиткерү өчен бик борчылмый. Бу редакция яки нәшрият эше, дип уйлыйлар. Ә Мостай Кәрим үз шигырьләрен укучыга җиткерү юнәлешендә дә эшләгән. Ул мәктәп укучылары, студентлар, хезмәттәшләре, шәһәр һәм авыл халкы алдында еш чыгыш ясый иде. Шагыйрь нинди генә ва­зыйфа биләсә дә, иҗаты һәрвакыт беренче урында иде. Ә тагын ул үз тыңлаучылары белән аралашуда бик гади булды, алар белән уртак тел табып, аны тыңлаучылардан беркайчан да өстен куймады. Мостай Кәрим Татарстанга, татар язучыларына карата бик якын мөнәсәбәттә иде. Ул татар әдәбия­тын, мәдәниятен бик нык яратты. Татарстан язучылары белән тыгыз элемтәдә иҗат итте, алар белән аралашып яшәде. Бигрәк тә Хәсән ага Туфан белән дуслар иде. Казан­га еш килде, килгәч, ул Хәсән Туфан белән икәү генә калып, бик озак серләшә иделәр. Туфанның төрмәдә язган шигырьләренең нинди зур һәм көчле әсәрләр икәнлеген белгертеп соклана торган иде. Татар әдәбиятының үсешенә игътибар бирде. 60 нчы елларда әдәбиятка килгән бер төркем шагыйрьләрне «татар әдәбиятында яңа сүз әй­түчеләр» дип атап йөртә иделәр. Бу хакта Мостай Кәрим дә Мәскәүдә «Литературная газета»да без – 60 нчы елда әдәбият мәйданына килгән татар шагыйрьләре турында үзенең фикерләрен язып чыкты. Та­тар җәмәгатьчелеге дә Мостай Кәримнең әсәрләрен якын итә. Аның бик күп китаплары татар телендә чыкты, драма әсәрләре сәхнәләрдә куелды. Әле бер генә башкорт язучысының да һәйкәле Казанда ачылганы юк иде. Бу Мос­тай аганың татар халкы тарихында үз эзе бар икәнлеген аңлатып тора торган факт. Татар халкының мәдә­ни тормышында бу әдип киләчәктә дә үз урынын тотып торачак.

Әлфия Кәримова, Мостай Кәрим фонды директоры, әдипнең кызы:

– Абыем белән яшь арабыз ун елга якын. Илгиз абый 1942 елда туганда, әткәй әле фронтта иде. Ул аны 8 айлык вакытында гына күрә, ә инде улы белән якыннан танышканда, Илгиз биш яшен тутырган була. Мин дөньяга килгәндә әткәй инде аягында нык басып тора, халык мәхәббә­тен яулаган иҗатчы иде. Безнең гаиләдә беркайчан да тавыш, бер-береңне кимсетү кебек нәрсәләр чыкмады. Гаиләдәге мохит, әткәй‑әнкәй арасындагы мөгамәлә үзе үк безгә өлге, тәр­бия булды.

Әткәй сабыр, тотнаклы, шуңа да аны тирә-юньдәгеләр хөрмәт итә иде. Әнкәй белән бәхетле тормыш корып яшәде. Әткәйнең абруен әнкәй балалары алдында нык тотты. Ул кабинетын­да эшләп утырганда (андый көннәр сирәк була, чөнки әткәй күбрәк иҗат йортларына барып яза торган иде), без аяк очларына гына басып йөрибез. Әткәйгә комачау итмәскә икәнен бик яхшы беләбез. Ә инде оныклары туа башлаганда: «Сайрар кошлар һәм сунарчы кошлар була, минем балалар – сайраучы кошлар, алар белән сөйләшергә кирәк, аларга кычкырырга да, аларны җәзаларга да кирәкми. Алар белән килешергә, уртак тел табарга һәрвакыт мөмкин», – дияргә яратты. Әле дә хәтерлим, әткәй ерак сәфәрләрдән кайта, җыелып сөйләшәбез, ул безнең яңалыкларны һәрвакыт белә иде, мөгаен, әнкәй телефоннан хәбәр итеп торгандыр.

Ул – шагыйрь, дөнья ваклыгыннан ерак зат. Шул ук вакытта аягында нык басып тора иде. Тормыш итәрлек бөтен нәрсәне эшли, уңайлы яшәү шартлары тудыра белә. Бездә һәрвакыт һәр нәрсә гади иде, әткәй артыгы өчен хафаланмады. Беренче көннәремнән үк аның кызы идем инде. Аның кадәр акыллы һәм талантлы булмасам да, тышкы кыяфәтем генә түгел, башка сыйфатларым белән дә аңа охшаганмын.

Без бит – ут күршеләр, телебез, мәдәниятебез бик охшаш, тугандаш халыклар. Әткәйнең, мәсәлән, берәр драмасы Уфада куелса, бер айдан ул инде татар сәхнәсендә – Г. Камал театрын­да күрсәтелә торган иде. Китапларга килгәндә, башкорт язучыларының әсәрләре Татарстанда, параллель рәвештә инде Татарстанның каләм әһелләре Башкортостанда бастырыла. Әлеге элемтәләрне яңадан ныгытасы иде. Без татарлардан башка, татарлар башкортлардан башка яши алмыйбыз шикелле. Әткәй Минтимер Шәймиев белән очрашканда да бу турыда фикер алыша иделәр.

Казанда куелган һәйкәл безнең өчен бик кадерле. Мин әткәй белән Казан урамнарында йөргән чакларымны әле дә сагынып искә алам. Әткәй буыны һәм чоры язучылары белән Бау­ман урамындагы бинада очрашкан якты мизгел хатирәләрен күңелемдә саклыйм. Шунысы куа­нычлы: әткәйнең иҗаты киңкырлы булуы белән отышлы. Кемдер шигырен укый, кемдер драма әсәрләрен карый, ә замана яшьләре аны кинолары аша таный.

Нәзифә Кәримова, Мостай Кәримнең килене, язучы, журналист:

– Быел минем кадерле каенатам Мостай Кәримнең тууына 101 яшь булса, үлеменә сентябрь аенда нәкъ 15 ел тулды. Быел тормыш иптәшем, Мостай Кәримнең улы Илгизнең вафатына да бер ел. Еллар узган саен берни дә үзгәрми дә, онытылмый да…

Без Илгиз белән өйләнешкәндә әткәйгә бары тик 50 яшь иде. Ә инде танышу 1969 елның көзендә Мәскәүдә Язучыларның үзәк йортында, аның 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән кичәдә булды. Илгиз мине булачак кайнатам янына алып килеп таныштырды. Мине ресторанга чакыр­ды. Ләкин мин шул тикле танылган, ләкин миңа әле таныш булмаган кешеләр арасында калып, бер табында утырырга базмадым. Без рестораннан чыгып киттек. Минем менә шушы тәртибем әткәйгә ошаган да. Соңыннан Илгиз сөйләде: «Әткәй сине бик тыйнак икән, дип әйтте», – диде.

Өйләнешкәнче алар гаиләсе белән әллә ни аралашмадык. Без – Мәскәүдә, алар – Уфада. Туй 1970 елның августында Уфада узды. Туйдан өйгә кайттык. Ә менә мин Илгизнең әти-әнисен берничек тә атый алмыйм. Кем дип әйтергә? Бер тапкыр «Рауза апа» дип дәшкәч, кайнанай: «Уфалар ишетмәсен тагын, көләрләр, нигә миңа апа дип дәшәсең?» – диде. Шуннан соң әткәй мине эш бүлмәсенә чакырып алды да: «Минем синең урында калганым юк, ләкин мин сине бик яхшы аңлыйм. Ят кешеләргә «әткәй, әнкәй» диеп әйтү читендер, ләкин син дә безне Илгиз кебек «әткәй, әнкәй» дип ата инде, менә хәзер үк миңа әткәй дип әйт әле», – диде. Мин аңар «әткәй» дип әйттем дә елап җибәрдем. Ул мине иңемнән кочаклап алып, аркамнан сөеп юатты. Шул ук кичне әнкәйгә дә «әнкәй» дип дәшә башладым.

Илгиз белән 49 ел бергә яшәдек. Ике бала үстердек. Әткәйне без беркайчан да истән чыгар­мыйбыз. Вафаты көнен гадәттә якын туганнар гына искә алабыз. Әткәй әсәрен сәхнәләштергән театрга барып, спектакль карап кайту гадәте дә бар. Аллага шөкер, әткәйне язучы буларак кына түгел, ә кеше буларак та хәтерлиләр.

Мөршидә Кыямова
Фотолар Мостай Кәрим исемендәге фондтан алынды
«Татарстан» журналы

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here