Яхшылыкны начарлыктан аеручылар

0
19
минем яткяй Надыров Камиль

Камышлы театрының йөз еллыгы уңаеннан, театр оеш­тырып йөрүчеләрнең бер­се булган Камил Надиров истәлекләренең бер өлешен “Бердәмлек” укучыларына аның улы, Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте ак­сакалы Азат Надиров тәкъдим итә.

Камышлыда театр 1919 елда ук оеша башлады. Аны оештыручыларның берсе – укытучы һәм партия әгъзасы Газиз абый Гарипов иде. Камышлыда китапханә ачылгач, шул бинада репетицияләр дә үткәрә идек. Җәй көне спектакльләр ачык һавада күрсәтелде.

Бервакыт без, Камышлының үзешчән артистлары, авыл Советыннан атлар алып, Балыклы авылына спектакль куярга киттек. Кышның язга таба авышкан вакыты булгандыр, урамда салкын.  Балыклыда спектакль куярлык бина табылмады. Ташландык таш келәт кенә бар икән. Ул Камышлы ягыннан барып кергәндә мәчеттән сул яктарак кала иде. Түбәсенең бер тактасы череп төшкән, шул тишектән келәткә кар тулган.  Кар, боз каткан такталар табып, сәхнә һәм кешеләргә утырып карар өчен эскәмияләр ясадык. Ястү намазыннан чыккан чалмалы  картлар да, хатын-кызлар һәм балалар да күп килде. Боз каткан такталар шыгыр–шыгыр килә. Үзебез, өшемәс өчен, килешсә-килешмәсә, күп хәрәкәтләнәбез.

Балыклы халкы, башка авылларга караганда, төрле хорафатлар белән агуланмаган иде әле. Димәк, театр карау анда зур гөнаһка саналмаган. Чын күңелдән көлеп, елап, спектакль геройларының маҗараларына шаккатып, кул чабып карадылар. 

Балыклыдагы уңышлы гаст­рольләрдән соң Усман һәм Бакай авылларына юл тоттык. Бакайда ул вакытта ишан хәзрәтләре яши иде. Җомга көнне тирә-як авыллардан ишанның мөридләре сабак алырга җыелалар икән. Без дә театрыбыз белән җомга көненә туры килдек. Авыл Советына кереп, үзебезнең нинди максат белән килүебезне белдергән идек, тиз арада бөтен авылга да спектакль турында хәбәр таралды. Шуннан озак та үтмәгәндер, дүрт мәчет карты килеп керде дә: «Безне ишан хәзрәт җибәрде. Бакай авылыннан спектакль куймыйча гына китә алмаслар микән, ди? Әгәр дә спектакльне куймыйча гына китсәләр, күпме акча җыярга исәпләгән булсалар, шул хәтле акча түләрбез», – диделәр. Безнең иптәшебез Газиз Вәлиев (авыл халкы аңа Алама Газиз дигән кушамат такты, чөнки аның ямаулы бишмәтенән башка бернәрсәсе дә юк иде. Өстенә шул бишмәтен киеп, билбау белән буып, аягына чабата бәйләп, буреген кырын салып, горур гына йөри иде ул. Малай чагында эшчеләр арасында яшәгәнгә, русча сөйли һәм яза да белә иде) кесәсенән кәгазь, каләм алды да килгән мөридләрнең фамилияләрен сорап язарга утырды. Болар кулларын селти-селти:

– Ни бит, ни… Тукта әле иптәш… Син алай итмә инде… Кәгазьгә төшсә, зурга китүе бар. Без бит ишан хәзрәтнең үтенечен генә әйтергә килгән идек. Ни… эээ, иптәш. Сезгә спектакль куяр өчен нәрсә кирәк булыр икән?

– Алай булса тыңлагыз мин сөйләгәнне, – диде Газиз. – Сез сәхнә һәм халык уты­рыр өчен утыргычлар әзер­ләгез. Спектакль куеп акча җыярга килмәдек. Без, эшче крестьянның бәхете өчен көрәшүчеләр, начарлыктан яхшылыкны аерырга өйрәтү өчен килдек. Байлар алдында баш иеп тормасын халык, дидек.

Менә сезнең ишан хәз­рәтегез: «Аллаһы кеше­ләрне тигез яралтмаган, берәү­ләренә малны күп итеп биргән, икенчеләренә бернәрсә дә бирмәгән. Бу кешеләрнең бер ишеләре икенчеләренә хезмәт итеп торсыннар өчен кирәк, ди Аллаһы. Шулай булгач, бай белән фәкыйрь арасында каршылык булырга тиеш түгел, чөнки бу Аллаһы кушканга каршы һәм тәкъдиргә буйсынмау була», – ди. Ә минем бабай болай әйтә: «Дөньяда хезмәт кешесе баш булырга тиеш, ә эшләмәгәне – ашамасын»… Илчеләр, дәшмичә генә Газиз кушканны эшләп, сәхнә һәм утыргычлар ясап киттеләр.   

1920 елның җәендә Хисмәт хаҗи йортында да спектакль куйдык. Анда Кәшфи Сафин, Газиз Гарипов, Сәви Галиуллин, Хөмәйрә Йосыпова, Фатыйма Надирова һәм мин, Камил Надиров катнаштык.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here