Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Нәҗип Бәдретдинов: Татар дигән милләт бар икән, теле дә, университеты да булырга тиеш

Нәҗип Бәдретдинов: Татар дигән милләт бар икән, теле дә, университеты да булырга тиеш

0
Нәҗип Бәдретдинов: Татар дигән милләт бар икән, теле дә, университеты да булырга тиеш

«Мәктәп, балалар бакчасы дип күпме генә сөйләсәләр дә, телне белү ата-аналардан килә. Ата-ана татарча аралашса, балалары татар теленә битараф булмый», – ди музыкант.

Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы, мөхәррире, музыкант Нәҗип Бәдретдинов әйтүенчә, «татар» дигән милләт бар икән, аның барысы да булырга тиеш: теле дә, мәктәбе дә, университеты да.

«Милли университет турында күпме сөйләделәр… Хәзер мәктәпләр дә юк, бөтенесе сүздә генә кала. Телебезне онытмаска кирәк. Мәктәп, балалар бакчасы дип күпме генә сөйләсәләр дә, телне белү ата-аналардан килә. Ата-ана татарча аралашса, балалары татар теленә битараф булмый. Милли традицияләрне, җырларыбызны саклап калырга кирәк. Сүздә генә түгел, фәнни дәрәҗәдә булсын иде», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Нәҗип Бәдретдинов халыкның үзенең татарлыгыннан оялмавын, татарлыгы белән горурланып яшәсен иде, дигән теләген әйтте. «Башка халыклар алдында да дәрәҗәле булсын иде. Моның өчен татарның бөтен сәнгатен үстерергә кирәк: музыкасын да, рәсем сәнгатен дә, әдәбиятын да, мәдәниятен дә. Милләтнең нинди дәрәҗәдә булуы мәдәният, сәнгать өлкәсендәге дәрәҗәле шәхесләр исеме белән билгеләнә. Ә бездә аңа игътибар соңгы вакытларда кимеде. Шуның югарырак булуын теләр идем», – ди ул.