Домой Жизнь татар Наталья Вәлитова: «Мин — чын татар кызы»

Наталья Вәлитова: «Мин — чын татар кызы»

0
Наталья Вәлитова: «Мин — чын татар кызы»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Наталья Вәлитова курсташы Зөһрә Шәриповага «Интертат» башлаган #минтатар сериясендә интервью бирде.

Наталья, сиңа рус исеме кушканнар…

Мин керәшен татары түгел. Карт бабама исем кушканда Барый яки Борис дип исем сайлаганнар, ахыр чиктә Борис дип кушканнар. Ә ул үзенең улына Валентин дип кушкан. Әтием дә үз чиратында балаларына рус исемнәре сайлаган. Минем апам — Инга, абыем — Артём, ә энем — Александр. Безнең гаиләдә бер әни генә татар исемле — Айсылу.
Син нинди диндә?

Мин мөселман кызы. Башкортстанда туып-үстем.

Башкорт телен беләсеңме? Кайсы телне якынрак күрәсең?

Әлбәттә, башкорт телен беләм. Мин аны биш ел дәвамында укыдым. Рус телен, бигрәк тә татар телен якын күрәм. 

ИФМКда татар теле, журналистика белгечлеге буенча укыйсың, монда уку авыр түгелме?

Рус мәктәбен тәмамладым, татар теле атнасына ике сәгать кенә керә иде. Ел башында уку кыен иде. Без, төрле төбәктән булу сәбәпле, һәркемнең үз диалекты бар, үзара аңлашу җиңел булмады. Шулай ук саф татар телендә сөйләшүгә күчү авыррак булды. Хәзер ияләндем инде.

Ни өчен бу юнәлеш буенча укырга уйладыгыз?

Балачактан укытучы яки журналист булырга хыяллана идем, гел шушы юнәлешкә омтылдым.

Төркемдәшләр белән нинди телдә аралашасың? Дуслаша алдыңмы?

Күбесенчә татар телендә, кайчак русча да аралашабыз. Барысы белән дә дуслаштым, әлбәттә.

Шушы белгечлек буенча китүеңә үкенмисеңме? Уку барышында нинди кыенлыклар туды?

Юк, үкенмим. Бу — минем әти-әнием теле. Шулай да күп кенә татар сүзләрен бөтенләй белмәгәнмен икән. Моңарчы минем сүз байлыгым бик әз булганлыгын аңладым.

Белүемчә, син әле татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның администраторы да. Ничек шулай килеп чыкты?

2018 елда Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның чыгышы турында социаль челтәр битендә язмам чыккан иде. Аны бик ошатып, татар телендә текстлар язып торучы администратор эшен тәкъдим иттеләр. Менә инде өч ел дәвамында без бергә.

Кайсы телдәге җырларны тыңлыйсың?

Татар, рус һәм инглиз телендә.

Нинди татар йолаларын үтисең?

Барлык татар халык бәйрәмнәрен: Сабантуй, Ай атышлы, Каз өмәсен көтеп алам һәм аларда катнашам. Кулъяулык чиктем әле менә.

Син үзеңне: «Мин — татар», – дип горурланып әйтә аласыңмы?

«Мин — татар», – дип горурланып әйтә алам. Татар баласы булып дөньяга килгәнмен. Үземнең туган телемне бик яратам. Телен саклап калган милләтнең генә киләчәге бар. Татар телен саклап калу һәм үстерү өчен хәлемнән килгәнне эшләячәкмен. Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде.

Зөһрә Шәрипова

intertat.tatar